|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.12.2020 Криминал
Татарстанда фаҗига: бер ир танышын 19 мәртәбә пычак кадап үтергәнТатарстанда яшәүче ир-ат фермада танышын 19 мәртәбә пычак кадап үтергән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий әйтте. Агентлык язуынча, Алексеевск районындагы фермада дүрт эшче эчеп утырган. Шунда ике ир-ат арасында ызгыш чыккан, нәтиҗәдә бер ир-ат икенчесенә 19 мәртәбә пычак кадаган.
Һәлак булган ир-атның мәетен 21 декабрь төнендә табалар. Озакламый үтерүдә шикләнелгән кешене кулга алалар, ул элек хөкем ителгән 42 яшьлек ир-ат була. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачыла.
Якын арада гаепләнүчене сак астына җибәрәчәкләр. Хәзерге вакытта бу хәлнең сәбәпләре ачыклана, эшне тикшерү дәвам итә.
--- |
Иң күп укылган
|