|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.12.2020 Җәмгыять
“Кыш бабай урысча белми бит ул, нигә алай яздыгыз” (БАЛАЧАК ХАТИРӘСЕ)Яңа еллар якынлашкан саен балачактагы чыршы бәйрәмнәре ешрак искә төшә. Хәзерге кебек үк бик купшы булмаса да, кәгазь капчыкка салынган бүләкләре дә күпкә гадирәк булса да, көтеп ала идек без аны. Безнең авылда чыршы бәйрәмнәре бик оешкан төстә уза иде. Барлык укучылар да берсеннән-берсе матур яңа ел костюмнары киеп киләләр, күбесен үзләре ясыйлар. Мин әле укырга кергәнче үк бу бәйрәм мәктәп спортзалында үтә иде. Менә бүген мин дә башлангыч класста укучы Камил абыйга ияреп чыршы бәйрәменә килдем. Ул бүген бабай булып киенәчәк. Каяндыр кара эшләпә, кара күзлек тапкан, сыңары гына калган чаңгы таягын кыскартып, кулына шуны тоткан. Камил абый классташлары белән чыршы тирәли әйләнеп бастылар, ә мин үз иркемдә алан-йолан каранып, спортзал буйлап йөрим. Менә миннән дә кечкенәрәк ике малай утыралар, сөйләшүләре бик җитди боларның. “Ә син үскәч елкада кем булып киенәчәксең?” — дип сорый берсе. Икенчесе, Айдар исемлесе: “Тәрәзә булып киенәм”, — дип җавап бирә. Вәйт фантазия ичмасам бу малайда, мондый костюм белән тучны беренче урынны алачаксың икән.
Түргәрәк, сәхнә янына барып утырыйм дисәм, мондагы урыннарны ерак урамнардан килгән әбиләр күптән алганнар икән инде. Шул әбиләрнең берсенең алдына утырган бер кыз калган әбиләргә концерт куя: “Ул мине дә үстергән, апамны да пәп иткән” дип җырлый. Шунда тыңлап утырган әбиләр: “И-и, бәхетләрең булгыры!” — дип куанышып кул чабалар, кемдер кесәсеннән кәнфит тә чыгарып тоттыра. Танымыйм мин бу әбиләрне дә, җырлаучы кызны да, безнең очлар түгел болар. Ә минем кырыйда утырган Илсур исемле малайны таныйм, танымаска, Мансурның энесе бит ул. Әле тырыша-тырыша шигырь дә ятлап килгән, шуны сөйләргә тиеш дигән иде абыйсы. Бәйрәм матур гына бара, Кыш бабайлар, Кар кызлары барысы да тиешенчә. Балалар алар янына килеп шигырьләрен сөйлиләр дә, бүләкләрен алалар. Илсурга да: “Бар инде, шигыреңне сөйлә”, — дигән идем, “Эчтән генә сөйләдем инде мин”, — дип, уртага чыгып йөрмәде, оялгандыр инде күрәсең, ярар, болай да чутланды димәк. Чыршы бәйрәме беткәндәрәк безне Айратның әнисе — күрше Ильмира апа эзләп тапты да, үзләренә елкага чакырды.
Пәлтәнең биек якасы астына колакларны яшереп, бураннан качып, бездән бер өй аркылы яшәүче Ильмира апаларга барам. Юлда күрше Фаварис та очрады, аны да чакырганнар икән. Ул миннән ике яшькә олырак, инде икенче класста укый. Ярар, киттек әйдә, бер тирәдәрәк утырырбыз шунда. Өй эченә кереп өс киемнәрен салдык та, түр өйгә бик матур итеп бизәлгән чыршы янына үттек. Мондагы бала-чагаларның санына чыгарлык түгел, безнең гел малайлардан торган диярлек түбән очта каян шулкадәр кызлар җыелгандыр, аңламассың. Монысы Сәлимә инде — Айратның апасы, ә менә монысы да таныш булып чыга — мәктәп елкасында әбисе алдына утырып җырлаган кыз бит бу. Төрле кызыклы уеннар башланды. Без Фаварис белән башта “карарга гына килдек” дип кыстатып утырсак та, уеннарга катнашмыйча булмады. Җиңсәң дә, җиңмәсәң дә шоколадлы конфетлар бирәләр, ничек катнашмыйсың ди. Шулай бик күңелле булып истә калды бу бәйрәм. Теге “җырчы” кызның да исемен белдем, Зәния исемле икән, минем белән бер класста укыячак.
Менә беренче класста укыйбыз. Быел без үзебез дә беренче тапкыр чыршы бәйрәмендә катнашачакбыз. Әни фермадан кайткач, өйдәге эшләрне карап бетерә дә, абыйларга иске чаршаулардан клоун күлмәге тегәргә утыра. Гомумән, ни дисәң дә, малайлар клоун булып киенергә яраталар. Чөнки аларга түгәрәккә басып йөрмәсәләр дә ярый, шунда ук төрле хулиганлык эшләп, кешеләрне көлдерәсең, үзеңә дә кызык. Тик быелга миңа клоун булырга чират та, иске чаршау да җитәргә охшамаган, димәк башка төрле костюм кирәк. Укытучы Земфира ападан аю маскасы сорап алдым, көрән төстәге аслы-өсле бумази киемне Илшат бирде. Шуларны кидем дә, чып-чын аю булып куйдым. Классташлар барысы да бик матур итеп киенеп килгәннәр, ә Ирек барысыннан да арттырган — “Йолдыз малай” булып киенгән. Башында мамыктан эшләнгән шикарный эшләпә, өстендә актан тегелгән күлмәк-ыштан, аларның барысына да ялтыравыклы йолдызчыклар ябыштырылган. Әлбәттә инде, моны әнисе ясаган һәм бик матур костюм килеп чыккан. Чыршы бәйрәменең азагындарак барыбыз да берәм-берәм уртага чыгып шигырьләр сөйлибез дә, безгә бүләкләр бирәләр. Мин тырыша-тырыша яңа елга дип ятлаган шигырьне сөйләдем һәм миңа, олы иттереп, биш тиенлек рәсем дәфтәре тоттырдылар. Ирек мәктәптә генә ятлаган ниндидер “Әтиемә булышам” дигән, яңа елга һич кенә дә туры килми торган шигырь сөйләсә дә, аңа 1 сум да 20 тиенлек пластмасс курай бүләк иттеләр. Их, мин дә шул шигырьне сөйлисе калган икән дип уйлап куйдым шул вакытта бер Ирекнең кураена, бер үземнең биш тиенлек дәфтәргә карап. Бу бүләкләрне киемнәргә карап биргәннәре башка да килеп карамаган әлбәттә.
Икенче класста укыганда монтажга шигырьләр өләшкәндә миңа почтальон сүзләре туры килде: “Ерак түгел якыннан, биек таулар артыннан Кыш бабабыз телеграмма җибәргән...” Ничек итеп киенергә белгән юк, клоун күлмәге киеп тә йөри алмыйм бит инде. Авылыбыз почтальоны Хөмәйрә апа булып киенеп, олы шәл дә ябынып чыга алмыйм. Елка бәйрәме көнне, клубта костюм-чалбардан ялт итеп басып торам, кыскасы. Класс җитәкчесе Розалия апа гына мине бүтән костюмнан көткән күрәсең, нигәдер бик шатланмады бугай минем мондый көндәлек кыяфәткә. Бер кәгазь алды да, шуңа “С Новым годом!” дип язып, миңа тоттырды. “Менә шушыны болгап килеп керерсең дә, шуны тотып сөйләрсең”, — диде. Шунда ук басып торган укытучы Венера апа гына: “Кыш бабай урысча белми бит ул, ни гә алай яздыгыз”, — дип шаяртып калды. Ярар, бик оста сөйләдем мин, хәтта бүләккә “Сабантуй” дигән бик матур, төсле китап та бирделәр, 40 тиенлек, беләсегез килсә.
Өченче класста елкага киемне ныклап әзерләргә уйладым. Алдан ук төрле журналларны актара торгач, таптым бит үземә кирәклене. “Ялкын” журналында күрсәтелгән костюмнар арасында “доктор Айболит” киеме бигрәк тә ошады миңа. Алай яңа киемнәр тегеп бик тырышасы да юк, мәктәптә кия торган ак күлмәкнең артын алга киясең дә, шуның түшенә кесә тегеп куясың. Шул кесәгә катыргыдан кисеп ясалган градусник һәм колакка куеп тыңлый торган, бүрәнкәгә охшаган әйбер тыгасың. Ак чүпрәктән баш киемен генә тегәсе була, аңа кызыл хаҗ ябыштырырга кирәк, сакал-мыеклар мамыктан булачак. Менә шундый киемнәр, ясарга бер авырлыгы да юк, бүгеннән үк тотынырга кирәк. Сездә дә шулай микән, елкада кем булып киенәчәгеңне алдан ук беркемгә дә әйтү яки күрсәтү юк, бер кызыгы да калмый алайса. Тик көн дә диярлек мәктәптән кайтышлый безгә керә торган классташым Таһирга күрсәтмичә булдыра алмадым мин боларны. Ничек күрсәтмисең ди инде, тегә башлаган киемнәр дә, “Ялкын” журналы да шунда өстәлдә күренеп яткач.
Мәктәп безнең очта урнашкан, шуңа дәресләр бетү белән барлык классташлар сул якка борылып кайтып китсәләр, без Таһир белән икәү сумкаларны сөйрәп үзебезнең якка кузгалабыз. Мәктәп безнең өйдән берничә адымда гына булса да, Таһир мәктәпкә барышлый да безгә кермичә калмый. Кирәк бит инде укуны шулкадәр яратырга, таң тишеге белән килеп керә бу безгә, күбесенчә әле мин йокыдан да тормаган булам. Минем ашыкмый гына йокыдан торып, юынып-киенеп, ашап-эчеп мәктәпкә җыенганны сабыр гына көтеп утыра да бу, аннан соң мәктәпкә кадәрле берничә адымны бергә атлыйбыз. Икенче, өченче классларны обедтан соң укыйбыз, кыш көннәрендә дәресләр караңгы төшкәч кенә бетә. Менә шунда минем чират җитә инде Таһирны өйләренә озатып куярга. Ник дигәндә, ул өйләренә хәтле берүзе кайтырга курка, югыйсә һич тә куркырга тиеш булмаган икән дә бит, ләкин күршедәге Әнис абыйсы төнлә мунчада җеннәр була дип сөйләгән, шунда икән бөтен хикмәт. Ә миңа ул турыда сөйләгән кеше булмады, шуңа күрә уйлап та бирмим, Таһирны өйләренә озатам да, кире үзебезгә берүзем кайтам.
Менә шундый якын дус булганга гына күрсәттем инде Таһирга елкада киясе киемнәрне. Әле алай гына да түгел, ничек итеп әзерлисен дә бәйнә-бәйнә сөйләп тә бирдем һәм соңыннан моңа нык кына үкендем. Чын күңелдән тырышып, бөтен нечкәлекләре белән шартын китереп әзерләгән “доктор Айболит” киемнәрен күтәреп елка булачак җиргә — клубка килдем. Каршыга иң беренче йөгереп килгән кеше дустым Таһир булды. Әмма аның кыяфәтен күргәч, ни әйтергә дә белмичә аптырап калдым. Бу да минемчә киенергә уйлаган булса кирәк, тик ул нишләптер “доктор Айболит”ка пародия гына булып чыккан. Хуш, күлмәген алдын артка кигән бу, башында яшел обойдан гына ясаган галәмәт озын башлык, аңа карандаш белән генә хаҗ ясарга маташканлыгы күренеп тора. Сакал-мыеклар булмавы турында сүз дә юк. Болай да карарак тәнле, йөз-кыяфәте белән дә кавказ якларына тартым классташым, “доктор Айболит”тан бигрәк, базарда лаваш сатучы әрмәнгә күбрәк охшаган. Бәйрәм азагында икебезгә дә өченче урыннар бирделәр һәм “Туган як” дигән бер төрле китаплар белән бүләкләделәр. Шулай икән ул, хәтта дустыңа да бөтен серләрне сөйләп, капчык төбен кагып бетерергә ярамый, сабак булыр моннан соң.
Әле мәктәпне тәмамлаганчы бик күп булды ул чыршы бәйрәмнәре. Авылда шулай ук зурлар өчен уздырылган бал-маскарад бәйрәмнәре дә үзләре бер тарих. Тик алар никадәр кызыклы булса да, яза башласаң бик озынга китә, әлегә менә шулар гына.
Марат ИСХАКОВ. Азнакай районы, Әсәй авылы
--- |
Иң күп укылган
|