|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.12.2020 Могҗиза
Сөйләшә белә торган нарасый туган дигән хәбәр дөресме?Норильскида сөйләшә белә торган бала туган дигән сенсацион хәбәр барлык мәгълүмат чараларында диярлек чыкты. Дөньяга килгәч тә ул үзенең тәүге сүзен әйткән! Әмма кайсыбер басмалар бу хәбәр белән җентекләбрәк кызыксынган. Ахырда менә нәрсә ачыкланган. – Мин бу вакыйгага карата комментарий биреп арыдым инде, – дип авыр сулый Норильск шәһәренең 1 санлы бәби тудыру йортының баш табибы Татьяна Ласточкина. – Бу сабый туганда сөйләшмәде – берничә аваз әйтте, ә баланың әти-әнисе моны артык эмоцияләргә биреп кабул итте – бу авазлар аларга сүзләр булып ишетелгән. Әмма белгечләр моны расламый. Малай башка сабыйлардан берни белән дә аерылмый.
Ә шау-шу ничек купкан соң? Бак тисәң, малайлары туган бәхетле ата-ананың танышлары шушы өлкәдә эшли икән. Шуңа да инде әлеге вакыйгага охшаш “сенсация”ләргә һушлары китүчеләр бу яңалыкка ышанган.
Халык беркатлы да инде бездә! Шәхсән үзем моңа һич ышанмадым. Интернет тулы видеоларны да карамадым...
Чыганак: krsk.kp.ru
Фото: everything.kz
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|