|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.12.2020 Хәвеф-хәтәр
Казанда өч бала сөрем газы белән агуланганКазанда өч бала сөрем газы белән агуланган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Татар-информ» язуынча, Годовиков урамындагы 14нче номерлы йортның бер фатирында балалар сөрем газы белән агуланган, дигән хәбәр килде.
Чакыру буенча килгән ашыгыч ярдәм медиклары 6, 12 һәм 16 яшьлек кыз балаларны республика клиник хастаханәсенә алып килә. Балаларга «җиңел авырлыктагы угар газы белән агулану» диагнозы куелды.
Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
--- |
Иң күп укылган
|