поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.12.2020 Мәдәният

«Таң алдыннан чут-чут сайрый»

14 декабрьдә Самараның опера һәм балет академия театрында Идел буе рус халык хоры һәм Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең берләштерелгән зур концерты узды.

Халык җырларының һәм биюләренең матурлыгын һәм бөеклеген күрсәтү өчен Идел буеның иң танылган ике коллективы бер концерт программасында берләште.
 
Идел буе рус халык хоры тамашачыларга туган ягыбыз турында легендалар, җырлар һәм биюләр күрсәтте. Һәрбер номер Идел буе халкының тормышы, гореф-гадәтләре, мәхәббәте һәм бөеклеге, күңелләргә үтеп керерлек лирикасы турында сөйләде. Татар мәдәни тарихының һәм аның күренекле вәкилләренең тере таныклыгы булып саналган Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары да та-машачыларга коллективның алтын фондында калган иң яхшы номерларын тәкъдим иттеләр.
 
Бу концерт башта 26 октябрьгә билгеләнгән иде. Ләкин, коронавирус пандемиясе сәбәпле, аны 14 декабрьгә күчерергә туры килде. Пандемия чигенмәде, ләкин әлеге вакыйганы түземсезлек белән көткән якташларыбыз, “Яктылык” татар мәктәбенең “Йолдыз” бию театрының кечкенә артистлары һәм аларның әти-әниләре, явыз чирдән маскалар белән араланып, концерттан калмаска булдылар. Мәктәп хореографы Алия Сурина концерттан алган тәэсирләре белән уртаклашып:
 
- Урыннарыбыз амфитеатрда иде. Сәхнәдәге күренеш уч төбендәге кебек күренә. Ата-аналарның күбесе «Волжский» рус халык хоры чыгышын беренче тапкыр күрде булса кирәк, бик ошатып, алкышлар белән каршы алдылар. Ә инде сәхнәгә Казан артистлары чыккач, без барыбыз да аларга кушылып, “Ай былбылым”ны да җырладык, “Ярмәк вагын” да тыпырдап утырдык. Кечкенә “Йолдызчыкларыбыз” профессиональ артистларның күз явын алырлык матур костюмнарына карап сокландылар. Концерттан соң без Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары белән истәлекле фотога төштек. “Йолдыз” артистларының шатлыгы чиксез иде. Балалар күңелендә әлеге концерт якты эмоцияләр булып озак сакланыр әле, дип уйлыйм. Әлбәттә, мондый дә-рәҗәдәге артистлар белән очрашу нәни артистларга яңа үрләргә омтылу өчен этәргеч булып торачак. Шундый зур профессионаллар белән бер сәхнәдә басып торырга, хәтта аралашырга да мөмкинлек биргәннәре өчен концертны оештыручыларга бик зур рәхмәт әйтәсем килә, - диде.
 
Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы Шәкүров та: “Әлеге концертны көтеп алдым, бик теләп бардым, - ди. - Концерт башланыр алдыннан мин артистларны Самара татар җәмәгатьчелеге исеменнән сәламләдем һәм зурлап килгәннәре өчен рәхмәт әйттем. Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең концерт номерлары тамашачылар кү-ңелендә ике борынгы һәм бөек милләт образын уеп калдыручы мәдәни бәйрәмгә әверелде. Әмма башта күңелемдә берникадәр канә-гатьсезлек хисләре туды. Чөнки Казан артистларының чыгышы башланыр алдыннан тамашачылар белән татар телендә исәнләшү, сәламләшү дигән нәрсә булмады, конферансье бөтен номерларны да рус телендә игълан итеп торды, гомумән, концерт программасы татар халкы өчен түгел, ә башка милләт халкы өчен әзерләнгән сыман булып тоелды. Аннан, безнең “Ярмәк вагы”н никтер үзгәртеп “Себерчә” дип атаганнар. Моңа да кәефем төште. Ләкин, тулаем алганда, концерт уңай тәэсир калдырды. Зал шыгрым тулы, тамашачылар арасында милләттәшләребез бик күп иде. Концерт тәмамлангач, Казан артистлары, минем уйларымны сизенгәндәй, тамашачыларга саф татар телендә рәхмәтләрен әйтеп, киләсе очрашуларга кадәр саубуллаштылар”, - дип фикере белән бүлеште.
 
Самараның «Ялкынлы яшьлек» ансамбле артисты, өлкә татар “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе урынбасары Айсылу Әбдиева да, Самара һәм Казан артистлары чыгышын югары бәяләп, коллективларның профессиональлеген һәм һәр номерның сәнгати сыйфатын бил-геләде:
 
- Оркестр һәм ансамбль хоры тамашачыларны моңлы татар халык көйләре һәм җырлары белән таныштырдылар, дәртле, комедия эпизодлары белән баетылган татар биюләре күңелемне җилкендерде...
 
Мондый концертлар Самара сәхнәләрендә кабатланыр дип, көтеп калабыз.
 
 

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА
Бердәмлек
№ --- | 22.12.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»