|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.12.2020 Җәмгыять
Бер елда өченче сабыен бәбиләгәнКама балалар медицина үзәгендә Яр Чаллыда яшәүче хатын-кыз 2020 ел дәвамында өч бала тапкан. Бу хакта Instagram сәхифәсендә медицина учреждениесенең матбугат хезмәте хәбәр иткән. Игезәкләр Сафия һәм Кәбир белән аларның энеләре Сәид арасындагы аерма нәкъ 11 ай тәшкил иткән. Хатынның беренче нарасыйлары 20 гыйнварда туган, өченчесе 20 декабрьдә дөньяга килгән.
Гинекология бүлеге баш табибы Алексей Эстрин сүзләренчә, безнең заманда мондый очраклар сирәк түгел, һәм хәтта балалар 9 ай аерма белән дә туа икән. Табибны әлеге хатынның бер календарь ел эчендә күп балалы ана булуы шаккаттырган.
«Хәзерге вакытта әни кеше һәм бала үзләрен яхшы хис итә», дигән табиб.
--- |
Иң күп укылган
|