поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
21.12.2020 Милләт

"Кеше көлдермә, урысчаңда гына сөйләш!"

“Туган телкәем”, “татар телебез” дип сөйләргә, аңа мәдхия укырга яратучылар бик күп. Аңа багышлап шигырьләр язалар, киләчәге өчен борчылып “ут йоталар”. Әмма саклап калу өчен тотып кына эшләгән бер эшкәйләре дә юк. Ә ул эшли.

Сүзем башкалада бердәнбер “Татар телен яратучылар клубы”н оештыручы, Уфа “Нур” татар дәүләт театрының реклама һәм мәгълүмат бүлеге белгече Гөлшат Сафина турында. Илеш районы Иштирәк авылында туып үскән гади авыл кызы бүген читтән торып чит ил татарларына да туган тел серләрен ача. 
 
–Гөлшат, кечкенәдән “ Мин укытучы булам!" дип үстеңме?
 
–Укытучы булу хыялым бөтенләй юк иде. Мин укуны тәмамлар алдыннан гына БДУда журналистика факультеты ачылган иде. Шунда керергә теләгем көчле иде. Әмма анда конкурс нык зур, бер урынга 10 кеше тирәсе иде ялгышмасам. Ә минем маңгай белән ишекләр ачып йөргән чак, арттан этүче юк.  БДПУның филология факультетына бер урынга 4 кеше иде. Мөмкинлек зуррак бит инде. Җитмәсә, әнкәй көчле мотивация биреп куйды: “Ярар, балакаем, һич борчылма, савымчылар гел кирәк. Кайтырсың да сыер саварсың” , – диде. Ә мин сыер сава белмим! Авыл баласы булсам да, сыер астына утырырга курыктым.
 
–Студент елларында актив студент идеңме?
 
–Әйе, студент елларым актив үтте. Минем өчен кызыклы фәннәр кергәнгәме, көчле генә укып киттем. Кызыл дипломга тәмамламадым. 3-4 “дүртле”м артык калды. Нык кына тырышсам, аларын да бетерә ала идем. Әмма төп максатым кызыл диплом булмады. Кафедра җитәкчесе Сәгыйдулла Хафизов аспирантурага чакырды. Анда керергә дә дәртләнеп куйган идем. Беләсеңме ни өчен? Савымчы баласы булсам да, булдырам дип күрсәтергә теләдем. Шул уй белән уку йортын яхшы гына тәмамлагач, тынычлап кына аспирантура эшен башлап җибәрергә дип авиация университетының китапханәсенә эшкә урнаштым. Әмма ярты елдан соң китаплар арасында утыра торган кеше түгеллегемне аңладым. Шулай да бер урында торган булмады. Бүгенге көндә квалификация арттыру курслары, блогерлар мәктәбе кебек вак-төякләрен санамаганда, өч дипломым бар.
 
­­–Уфага килгәндә “татар җанлы” идеңме? Әллә күпләр кебек башкалада гына әлеге төшенчәнең асылына төшендеңме?
 
–Мин үземне балачактан татар дип кабул итә идем. Өйдә башкорт китаплар күп иде. Яныбай Хамматовны, Зәйнәп Биишеваны башкорт телендә укый идем, рәхәтләнеп башкортча сөйләшә ала идем. Әмма һәрвакыт үземнең татар булуымны белә идем. Уфага килгәч, кинәт кенә татарга әйләнеп киттем дип әйтә алмыйм. Ә татарлык хисе урыс мохитенә кереп, бизнес өлкәсендә эшли башлагач кабынды.
 
Кабинетта өч кыз утыра идек. Ул кызларның берсе татар, әмма урыслашкан. Икенчесе чын урыс. Минем генә компьютерда колонкалар бар, шуннан музыка тыңлыйбыз. Бервакыт көйләнгән килеш калган да, кушып җибәргәч, татар җыры яңгырады. Теге кызларның берсе күзләрен шар итеп: “Ужас! Что это такое?!” дигәнрәк җөмлә әйтте. Мин татар көен кушып җибәргәнгә оялдым. Аннан үземнең оялуымнан оялдым. Татар булгач, татар җыры тыңлауның нәрсәсе начар соң? Озак та үтмәде мине  “Татар кызы” бәйгесен карарга чакырдылар. Ә мин ул вакытта татар дөньясыннан, татарлар белән аралашудан бөтенләй читләшкән идем. Шул чарадан кайтканда мин үземнең бөтенләй ниндидер икенче юлдан китеп баруымны аңладым. Татарлыгым уянып, кабынып китте. Эштән киттем. Кайдадыр конкрет урынга түгел, урам буена чыгып киттем. Эшсез калгач, тоттым да татар телен яратучылар клубы ачтым. Кайчандыр алган татар теле укытучысы дипломының “катлы-катлы тузаннарын сөрттем”. Белем башыңа салынган икән, аны кабат искә төшерү авыр эш түгел бит инде. 5-6 кешене булса да татар теленә өйрәтеп карыйм әле дип фейсбукка игълан яздым. Өйрәнергә теләк белдереп язарга тотынмасыннармы!? Фейсбуктан “Башинформ” күреп калып язды, аннан ТНВдан мәрхүм Фәнис Фәтхи шалтыратты. “Беренче дәресеңә киләбез”,– ди. Мин укытучы кеше түгел бит. Практикам юк. Тәүдә куркып калдым. Үз өстемә зур бурыч йөклим була. Шулай да тәвәкәлләдем. 15 кешелек төркем җыйдым да башлап җибәрдек. Теләүчеләр күп булгач, яңа елдан соң параллель рәвештә икенче төркем дә башларга туры килде. Рәхмәт инде гаиләмә. “Эшлә!” дип канатландырып, ярдәмләшеп тормасалар, эшләр идең әнә... Шл ук вакытта Гөлшат бушка яраткан эшен эшләп, укытып йөри башлаган да, иренең җилкәсенә менеп утырган икән, дияргә ашыкмагыз. Параллель рәвештә Ходай тәгалә миңа юлларын ачты. Ике-өч җирдә өйдән торып компьютер аша эшли башладым.

– “Нур”га ничек килеп эләктең? Синең андагы төп эшчәнлегең нәрсәдән гыйбарәт?
 
–Татар тормышына кереп китүем “Нур”га килүемә дә юллар ачты. Татар клубын оештырып, укытып йөри башлагач, мине татар оешмалары күреп калдылар. Төрле чараларга чакыра башладылар. Шуларның берсендә – “Ике аккош” чарасына Ләйсән Сираева белән таныштым. Ул мине “Нур”ның яңа ачылган пиар бүлегенә эшкә чакырды. Шулай итеп мин бүген “Нур”да эшләп йөрим.
 
– Татар телен өйрәнергә кемнәр килә? Кемнәр бүген моңа мохтаҗ?
 
–Төрле даирәдән киләләр. Депутатлар, чиновниклар, журналистлар, блогерлар, профессорлар да булды. Барысы да телнең кадерен, кирәген белеп килә. Мин алар белән алдан сөйләшәм. Нигә кирәк аларга бүген татар теле? Нинди мотивация? Үземнең бәһамны арттырыр өчен түгел. Ә бу кешегә нәрсә бирә алачакмын һәм ул аны кабул итәргә әзерме – шуны белергә тиеш мин. Югары уку йортыннан 56 яшьлек укытучы мөрәҗәгать итте. “Сезгә татар теле нәрсәгә кирәк?” – дим. “Минем әтием-әнием исән. Минем алар белән утырып, рәхәтләнеп татарча сөйләш-сөйләшә, чәй эчәсем килә”,– ди. Иң көчле мотивацияләрнең берсе түгелме? Көн кебек ачык: ул укыячак. Әлбәттә, андыйлар белән эшләүнең үз авырлыклары бар. Теләсә нәрсә сөйләп кенә чыгып китә алмыйсың. Алар дәресне көтеп алырга тиеш, җибәргән өй эшеңне рәхәтләнеп эшләргә тиеш. Татар теленә укытканда шуны искә алдым: кешеләрдә комплекслар күп. Кемгәдер авылга кайткач, вата-җимерә булса да татарча берничә сүз әйтергә тырышканда әбисе: “Кит, кеше көлдереп йөрмә, урысчаңда гына сөйләш”,– дигән. Кемгәдер икенче берәү шундый ук киңәш биргән. Кеше дәрескә килгән икән, ул сиңа ышанып килгән. Бүгенге көндә татар теле аның ипие була алмый, ул аңа бөтенләй икенче әйбер өчен кирәк. Алар өчен югары материя кебек ул татар теле. Аларның ышаныр-ышанмас халәтен бозмас өчен бик сакчыл карарга кирәк. Яратып кына, аларның татарча әйткән һәр сүзенә шатланып кына... “Татар теле яратучылар клубы” кешеләр күңеленә ялкын салу урыны. Ялкын салдың, бу алар өчен зур плюс. Соңыннан, әлбәттә, мин алар белән очраштыргалап тора идем. Берәр чара уйлап табам да, шунда очраштыра идем. Салган теге ялкын сүрелмәсен өчен вакыт-вакыт ут өстәп торырга кирәк. Чит илдән берәр кызыклы татар шәхесе кайтса, аның белән очрашу оештыра идек. Иң кызыгы: минем чит ил укучылары да күп. Онлайн укытам мин аларны. Фәлән чакрымнар ераклыктагы кешенең күңелендә ялкын кабызыр өчен мин уйланырга, эзләнергә тиеш. Бу минем үземне дә үстерә.
 
–Балаларны шәһәрдә татар җанлы, татар телле итеп үстерүнең авыр булуы берәүгә дә сер түгел. Синең балаларың саф татарча сөйләшәме?
 
–Алдап булмый, чынлап авыр. Барысы да гаиләдән, әти-әнидән тора диләр дә ул... Улым татарча матур сөйләшә, кызымның татарчасы белән мактана алмыйм, кызганычка каршы... Ә бит өйдә икесе белән дә бертигез татарча сөйләшәм. Мин дә татарча сөйләшмәсәм, алар белән татарча кем сөйләшер? Әмма кызым авыррак сөйләшә. Мин татарча әйтәм, ул урысча җавап бирә. “Кызым, миңа кыен бит син татарча әйтмәгәч” дим, “ә ярый”, дип татарчага күчеп ике җөмлә әйтә дә тагын урысчага күчә. Әнкәйгә алдан әйтеп куйдым: “Син урысча белмисең!” – дидем. Анда татарча сөйләшәләр. Проблема нәрсәдә? Уфада гына түгел, авылда да балалар урысча сөйләшеп йөри бит хәзер. “Мама” “папа” диләр. Авылда урысча сөйләшкәннәрен ишетсәм, чыгам да:  “Әй, урыслар!” – дип кычкырам. Көләләр аннары үзләре. Татарча сөйләшсәгез, кәнфит бирәм, дим.
 
– Тормыш иптәшең Уфа егете. Татарча белә идеме? Син өйрәттеңме?
 
– Илгиз татарча сөйләшә иде. Нуриман районы Тәңкәш авылына картәниләренә кайтып йөргән кеше. Анда татарча сөйләшкән. Гаиләдә дә алар татарча аралашканнар. Әмма урыс мохитендә яши, эшли башлагач, аның да татарчасы саеккан иде. Бергәләп тирәнәйттек. “Хәләл җефет” дигәнне өч ай ятлаттым үзенә. Әлбәттә, практика кирәк. Татарча сөйләшкәндә генә татар булып була.
 
– Телебезнең киләчәген ничек күрәсең?
 
– Татар тормышына битараф булмаган кеше буларак иң зур теләгем: татар теле югалмасын. Аның киләчәге өчен бик борчылам. Барлык телләрнең дә, татар гына түгел, башкортның да, чуашның да, марыйның да – һәммәсенең бер проблема бит. Шуның чишелеше табылсын иде. Халыклар телләрен, аның аша гореф-гадәтләрен саклап калсыннар һәм үзара дус булып яшәсеннәр иде.
 
 

Әңгәмәдәш – Эльмира ИБРАҺИМОВА
Өмет
№ --- | 21.12.2020
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»