поиск новостей
Көн мәзәге
  • Сторисларыңны кем караган дип тикшереп утырасыңмы? Ә кайчан бәби табарга уйлыйсың?

Бүген кемнәр туган
  • 19 Август
  • Сәгыйть Гыйбашев - җырчы
  • Рубин Абдуллин - мәдәният хезмәткәре
  • Солтан Рахманколый (1889-1916) - язучы
  • Харис Мусин - урман хуҗалыгы хезмәткәре
  • Иделбикә - язучы
  • Сафа Сабиров (1915-2004) - язучы
  • Ищу сиделку или помощницу для мамы в Казани, Приволжский р-н. Диагнозы:Деменция+Паркинсон ходячая. 89179154187
  • Жк Весна да 2 булмәле квартира арендага бирелә. Туры хуҗадан, риэлторларсыз. 89534965602
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
Архив
 
13.09.2010 Җәмгыять

ТЫНЫЧЛЫК КӨНЕНДӘ ШАРТЛАУ БУЛА АЛМЫЙ

Ураза бәйрәме көнендә, ягъни 9 сентябрь көнне (бу көнне Чечня, Согуд Гарәбстаны, Мисыр һәм Якын Көнчыгышның кайбер дәүләтләре изге Рамазан аеның 30 нчы көне дип исәпләгән иде әле) Владикавказ базарын тетрәткән шартлау дөньяда нинди генә милләт, дин вәкиле булмасын – берсен дә игътибардан читтә калдырмады.

“Таякның юан башы” тагын мөселманнарга тия язды. Гайдел-фитр бәйрәменең бар яме, мәгънәсе, эчтәлеге югала күзгә күренмәс була иде. Әгәр дә Россия Премьер-министры Владимир Путин гает уңаеннан Мәскәү Җәмигъ мәчетенә килергә, Мөфтиләр Шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин белән очрашу ясарга ниятләмәгән булса! (Яки ниятләп тә, шушы шартлау аркасында кичектерелсә.) Бәйрәм көнендә Аллаһы Тәгаләнең мөселманнарга рәхим-шәфкате дә мул булды. Традицион ислам тарафдарлары турында төрледән-төрле вәсвәсәләр тууга барлык юллар да ябылды: моңа В. Путин белән булган очрашу көне-сәгатендә үк нокта куйды. Төбәкләрдәге бүтән мөфтиләр дә вакыйгага карата үз мөнәсәбәтләрен вакытында җиткерде.

 

  Ләкин барлык мәгълүмати каналларда шушы шартлау турында төрледән-төрле фаразлар ясарга маташулар мөселманнарны тиз генә тынычландырмаячак. Әйтик, “Комсомолка”ның 11 сентябрь саны, “после пожара”дан соң, каравылчыга мәдхия дә укырга тотынды. Ул “Волга” машинасын базарга кертмәгән, аның башка иптәшләрен дә бүтән ишектән кермәсен өчен хәбәр иткән, шикле машинаны карасыннар өчен милиция чакыртырга җыенган, әмма өлгерми калган: шунда ук бик көчле шартлау булган (террорга каршы көрәш комитеты шартлау 30 килограмм тротил куәтендә булган, дип белдерде). “КП” газетасы, шушы машина да базар эченә кереп шартлаган булса, үлүчеләр дә, зыян күрүчеләр дә бермә-бер күп булыр иде, дип фаразлый. (Бәйрәм булу сәбәпле, халыкның бу көнне болай да базарда күп булуын искәртә.)  Безгә билгеле соңгы саннар буенча, фаҗига 18 кешене дөньядан алып та китте инде. Медицина ярдәменә барысы 150 дән артык кеше мөрәҗәгать итте.

 

  Әмма Аслан Плиев исемле каравылчы теге “Волга”да кавказ кыяфәтле кеше утырганын күреп, исендә калдырган...

 

  “Төньяк Кавказда булган мондый фаҗигаләр безнең ил гражданнарын дошманлаштыруга юнәлдерелгән. Без моңа юл куярга тиеш түгелбез, – дип белдерде В. Путин Равил Гайнетдин белән очрашу вакытында. – Без шуңа исәп тотабыз ки, Россия мөселманнары экстремистлар белән көрәштә үзләреннән зур өлеш кертер. Мин мөселманнарның мондый экстремистларга булган мөнәсәбәтен беләм. Без мөселманнарның ярдәмен аеруча Төньяк Кавказ регионында күрәбез һәм моның өчен без рәхмәтле. Бергә эшләгәндә без барлык кыенлыкларны хәл итәрбез, авырлыкларны җиңәрбез дип уйлыйм”.

 

  Равил хәзрәт хакимият башлыгын исә террорчы һәм экстремистларга каршы көрәштә мөселманнар көрәшергә әзер, дип белдерде. “Сезгә шуны ышанып әйтәм, без барыбыз да – мөселман руханилары, Аллаһы коллары – Россиянең дөньяда хөрмәткә лаеклы, бердәм, бөтен, көчле булуын телибез. – диде ул. – Шушы бәйрәм көндә бары тик кыргыйлар, кеше белән аралашмаучылар гына шундый ахмаклык ясый ала”.  

 

  Татарстан мөфтие шулай ук Владикавказдагы фаҗигаләргә карата үз мөнәсәбәтен белдерде. “... Бу хәл Ислам дошманнары һәм кыргыйлар тарафыннан башкарылган, мин мондый кешелексезлекне күралмыйм”, – дип белдерде ул ТР Диния нәзарәтенең рәсми сайтында. 

Нияз САБИРҖАНОВ
Тatar-islam.ru
№ |
Тatar-islam.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы