поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.12.2020 Җәмгыять

Бу атнага ЙОЛДЫЗНАМӘ

21–27 декабрь көннәренә астрологлар ни фаразлый? Укып белегез:

Кучкар (21.03–20.04) Ниһаять, уңай үзгәрешләр чоры! Әйбәт кенә түгел, ә күп итеп акча эшләү мөмкинлеге ачылыр. Шәхси тормышка килсәк, барысы да ахыргача ачыкланмаган, бөтен проблемалар да әле хәл ителмәгән, әмма инде тоннельнең теге башында бик көчле яктылык күренә… Атнаның икенче яртысында кызыклы кешеләр белән очрашып күрешү күңелегездә шатлыклы хисләр уятыр.
 
Үгезбозау (21.04–20.05) Яңа ел алды атнасы әкияттәгедәй башланып китәчәк. Бу чорда барлык теләкләрегез шылт иткәнче тормышка ашып куячак. Күңелдә теге яки бу теләк уянуга ук!   Дөрес, бер нәрсә дә үзеннән-үзе генә килеп чыкмас анысы. Мөмкинлекләр шәп булачак. Алар көтелмәгән әллә кайсы урыннардан килеп чыгачак. Әлбәттә инде, шулар барысын да хәл итеп куячак.
 
Игезәкләр (21.05–21.06) Тормышка, кешеләргә карашны берникадәр үзгәртеп куярдай хәлләр булып алыр. Шул рәвешле, әйтик, берәүгә карата тикмәгә ачу саклап йөрүегез аңлашылыр. Эштә килеп чыккан катлаулы бер мәсьәләнең чишелешен табып, хезмәттәшләрегезне сокландырырсыз. Ә өйдә хәләлегезнең шатлыклы хәбәрләреннән мәмнүн калырсыз.
 
Кысла (22.06–22.07) Кредит алу өчен (кирәк булса, әлбәттә) шәп кенә шартлар барлыкка килер. Кемнәрнеңдер булдыклылыгыгызга карата  әйткән сүзләре үзегезгә зур тәэсир ясар. Ул гына да түгел, яңа эшләр башлап җибәрергә этәргеч тә бирер. Атнаның икенче яртысында акчага, муллыкка бәйле күңелле яңалыклар булыр.
 
Арыслан (23.07–23.08) Эштә көчле рухлы булуыгызны раслардай хәлләр килеп чыгар. Бу хезмәттәшләрегез алдында дәрәҗәгезне күтәреп җибәрер. Дөрес, аларның берсе, сездән көнләшеп, аяк чалырга маташыр. Әмма аның мәкерле планы челпәрәмә килер, ә үзе хурлыкка калыр. Гаиләгездә аз гына тынгысызланып алганнан соң әйбәт мөнәсәбәтләр урнашыр.
 
Кыз (24.08–22.09) Сәламәтлек бераз гына үзен сиздереп алыр. Үзегезне дә кайгыртырга вакыт җиткән, ахры…  «Больничный»га чыгу турында сүз бармый, барысы да шул кәеф китүгә генә килеп тоташыр.  Ә менә атнаның икенче яртысы шәп кенә яңалыклар алып килер. Көтмәгәндә генә берәү бик шәп бүләк белән дә куандырыр.
 
Үлчәү (23.09–23.10) Атна башы романтик кәефкә корып җибәрер. Сәбәбеме? Мөлаем гына бер яңа хезмәттәшегез пәйда булу. Җиңелчә генә гыйшык хисләре рухи күтәрелешкә китереп, эчке дөньягызны яктыртып җибәрер, эшкә дәрт уятыр. Ә атна ахырында үзара файдалы шартларда хезмәттәшлек итәргә теләүчеләр дә табылыр. Шулай итеп, әйбәт кенә керемгә дә өмет-ышанычлар барлыкка килер.
 
Чаян (24.10–22.11) Кирәкмәгән вәгъдәләр биреп, үзегезгә «баш авырту» алырга мөмкинсез. Шуңа күрә хисләнеп китүләрдән сак булыгыз. Аннан килеп, юктан гына алдану куркынычы да юк түгел. Әйтик, ташламалы бәядән алынган товарның брак булып чыгуы бар. Шуңа күрә бу атнада, беренчедән, авызыгызны белеп ачыгыз, икенчедән, кибеттән кибеткә чабулап йөрмәгез.
 
Укчы (23.11–21.12) Күңелле генә аралашулардан үзегез өчен файдалы нәтиҗә алырсыз. Акча мәсьәләсенең хәл ителәчәген белеп куанырсыз. Юкса соңгы вакытларда шуның аркасында байтак кына  нерв күзәнәкләрегез ашалды ич. Гомумән, финанс өлкәсе вакытлыча гына түгел, озак вакытка яхшырырга тора. Сәбәпләре күп. Иң мөһиме – хезмәт хакы арту.
 
 Кәҗәмөгез (22.12–20.01) Атнаның беренче яртысы акчага бәйле теләсә кайсы эштә зур уңышлар китерер. Акча «исен» тою сәләте барлыкка килеп, шул үтә дә дөрес карарларга килү, кирәк вакытта бик кирәкле урынга барып чыгу мөмкинлеге бирер. Берәр әйбер сатып алу өчен дә уңайлы чор. Яңа ел алды ташламалары белән бик шәп товарлар хәстәрен күреп куярсыз бугай.
 
Сукояр (21.01–19.02) Эчке сиземләвегез көчәер. Бу гаҗәеп тә матур планнар коруга китерер. Атна ахырында эштә буталчыграк хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Кемнәрнеңдер сүзенә колак салып, ялгыш карарга килә күрмәгез, бары тик үз акылыгызга гына таянып эш итегез. Ялгызларга килгәндә,  санаулы гына вакыт эчендә тормышларын баштанаяк үзгәртердәй  вакыйгалар көтелә.
 
Балык  (20.02–20.03) Күптәннән башлап ташлаган эшегезне бик әйбәтләп кенә төгәлләп куюга форсат чыгар. Үткәндәгеләрне искә төшереп алу күңел халәтен яхшыртыр. Дус-ишләрегез ирештергән сәеррәк хәбәрләр үзегездә кызык кына фикерләр уятыр. Кызык кына түгел, файдалы да: алар сезгә эшегез өчен кирәкле ниндидер бер сергә төшенү мөмкинлеге бирер. Атна ахыры бик тә акчалы булыр.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 21.12.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»