|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.12.2020 Мәдәният
Сиксән яшен кем бирер?11 декабрьдә Казанның Камал театры артисткасы Наилә Гәрәеваның юбилей кичәсе узды. Кичә Наилә Гәрәева уйнаган спектакльләрне искә алудан башланды. Алар арасында Рәхилә (“Беренче мәхәббәт”), Рәмзия (“Күк капусы ачылса”), Зөбәйдә (“Зөбәйдә – адәм баласы”), Әни (“Әни килде”) һәм башкалар. Наилә ханымны тамашачы басып алкышлады. Котлау сүзләре белән мәдәният министры Ирада Әюпова чыгыш ясады һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән “Дуслык” ордены тапшырды. Шулай ук Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев Казан шәһәре мэры Илсур Метшинның рәхмәт сүзләрен, бүләкләрен җиткерде.
Наилә ханымны котларга Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Качалов исемендәге академия театры исеменнән Светлана Романова һәм укучылары сәхнәгә чыкты.
Наилә Гәрәевага 80 яшен кем бирер? Ул ару-талуны белми, кызлар кебек йөгереп йөри. Наиләбезне котларга туп-тулы зал халык җыелган. Ул чәчәкләр, ул бүләкләр, ул матур сүзләр! Ләкин аны кочып, күзенә карап сөйләшергә мөмкин булмады, бөтен җирдә тән сакчылары, данлыклы актристкабызны коронавирустан саклыйлар, - дип яза “Бердәмлек” газетасына Мәскәүнең татар театры җи-тәкчесе Диләфрүз Дежурова. - Мәскәүнең “Диләфрүз” татар халык театрының 30 еллык юбилеен да Казанда үткәрергә насыйп булган иде. Татарстан президенты моның өчен искиткеч матур “Әкият” театрын бирде. Шул вакытта безне зурлап котларга Камал театрыннан Наилә Гәрәева да килеп, үзешчән артистларыбызның күңеленә ятышлы ягымлы, гүзәл сүзләр әйтте.
Бу көнне “Диләфрүз” театры артистлары да минем аша хөрмәтле Наиләбезне котлап, исәнлек, озын гомер теләп, мактау сүзләре язып җибәрделәр. Мең яшә, Наиләбез!
Котлау сүзләреннән соң, кичәнең икенче өлешендә камаллылар “Бабайлар чуагы”н күрсәттеләр. Наилә Гәрәева Хәлимә ролен башкарды. Биек үкчәле туфлидән, берничә асыл күлмәк алыштырган актриса сәхнәне тутырып уйнады. Ахырда ул шушы матур кичә өчен улы Фәрит Бикчәнтәевка олы рәхмәтләрен һәм сөюен җиткерде”.
Эльвира РӘФЫЙКОВА |
Иң күп укылган
|