|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.12.2020 Сәясәт
Путинга сорау биргән ханымның проблемасы санаулы минутлар эчендә хәл ителгәнВладимир Путинга мөрәҗәгать иткән Күмертау кызы Әлгизә Туктарованың түләүләр белән бәйле мәсьәләсе хәл ителгән. Хөкүмәт Вице-премьеры - БРның хезмәт, гаилә һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова: "Радий Хәбиров кушуы буенча, без шунда ук Әлгизә Туктарова түләүләре белән бәйле проблемаларны ачыклый башладык. Башкортстан буенча Пенсия фонды хәбәр итүенчә, Күмертаудан Әлгизә Туктарова аңа тиешле барлык түләүләрне вакытында алган. Хатынның сүзләренә караганда, ул интернетта балалар өчен өстәмә түләүләр булачагы турында укыган. Бу хакта ул үзе дә сорашты. Кабатлап әйтәм, ул барлык түләүләрне дә үз вакытында һәм тулы күләмдә ала килгән. Безнең яктан мәсьәлә хәл ителде", — дип билгеләп үткән Ленара Иванова. Моңа кадәр, Владимир Путинның ел саен үткәрелә торган традицион матбугат конференциясендә бүген Күмертауда яшәүче Илгизә Туктарова соравы яңгырады. Ул дәүләт башлыгына ноябрь һәм декабрь айларында тугыз айлык баласына акча түләнмәве турында зарланды һәм 2021 елда мондый түләүләр булырмы икән, дип кызыксынды. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республикадагы социаль түләүләр системасын, шул исәптән коронавирус пандемиясе чорында халыкка ярдәм итү өчен билгеләнгәннәрен тиз арада хәл итәргә кушты.
Ләйсән КАСПРАНОВА |
Иң күп укылган
|