поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.12.2020 Фаҗига

Ут телләре кеше гомерен өзгән: криминалмы, юкмы?

Кичә кичке җидедә Балык Бистәсе районының Биектау авылында көчле янгын чыккан. Ут телләре өйгә һәм абзарга зур зыян салган. Ни кызганыч, янгынны сүндергәч, кисәүләрне аралаган вакытта, үле гәүдә табыла.

- Бер хуҗалык эчендә апалы -сеңелле Фирдәвес апа белән Фирдания апа яшәде, - дип сөйләде безгә Биектау авыл җирлеге башлыгы Ильмир Камалиев, - Аларның һәркайсының үз йорты иде. 63 яшьлек Фирдәвес апа кечерәк өйдә яшәде, ул чирләде, соңгы арада урын өстендә булды. Сеңлесе Фирдания апаның үз йорты, гаиләсе, апасын гел карап, булышып яшәде. Кичен авылда төзелүче балалар бакчасы һәм мәктәп биләмәләрен карарга чыккан идем, шунда кешеләр йөгерүен күреп алдым, Фирдәвес апаның йорты яна диделәр. Җирлекнең үз янгын машинасы бар, ул Яңавылда гаражда тора иде, аны тизрәк китерттек, шул арада күрше Котлы Бөкәштән дә ут сүндерү машинасы килде ярдәмгә. Ут телләре абзарга күчкән иде инде. Авылда торак йортлар бер-берсенә якын тора, утның башка өйләргә дә күчү ихтималы зур. Шуңа район үзәгеннән КаМАЗ янгын сүндерү машинасы да килде. Шулай итеп, өч машина эшләде янгын сүндерүдә. Кичке тугызда янгын бетерелде. 
 
Ут сүндерүчеләр торак йортны тикшергән вакытта үле гәүдәгә тап булалар, Фирдәвес апа була бу. Шул арада полициянең участок уполномоченные Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең Балык Бистәсе районара тикшерү бүлеге тикшерүчеләрен чакырган.
 
- Фирдәвес апаның гәүдәсен криминаль үлем түгелме-юкмы икәнен белү өчен судмедэкспертиза үткәрергә алып киттеләр. Янгында тончыгып үлгән диелгән иде алар биргән кәгазьдә, бүген мәрхүмәне җирләдек, - диде Камалиев. Беренчел фаразлар буенча, ут электр чыбыкларының төзексезлеге аркасында килеп чыккан. Тикшерү бара. 
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 18.12.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»