|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.12.2020 Хәвеф-хәтәр
Бүген Казанда автобус янган (ФОТО)Бүген иртән Казанда автобус янган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Татар-информ» язуынча, бүген иртәнге җидедә янгын сүндерү хезмәте чакыру өчен 101 бердәм номерына Мамадыш трактындагы 10 нчы йорт каршында, «Макдональдс» янында автобус януын хәбәр итәләр.
Янгын сүндерүчеләр 10 минут эчендә утны сүндергән. Нәтиҗәдә, ут автобусны тулысынча юкка чыгарган — янгын мәйданы 12 квадрат метрны тәшкил иткән.
Фаҗигадә зыян күрүчеләр булмаган. Янгынның сәбәпләре ачыклана.
--- |
Иң күп укылган
|