|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.12.2020 Шоу-бизнес
Зөфәр Хәйретдинов "теща"сы турында: "Сез шулай булдыра аласызмы?"Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов 86 яшьлек “теща”сының гаҗәеп һөнәрен күрсәтте. “Әби-тещага 87нче яшь! Әле һаман да тик тормый. Күпме йон эрләп атты. Ә сез шулай булдыра аласызмы?” - дип йон эрләүче әбинең фотосын урнаштырган Зөфәр Хәйретдинов Инстаграм сәхифәсендә. Фото астындагы фикерләр: “Без аны Галина Вильдановна буларак беләбез. 20нче мәктәптә кызымның озыйнатылган көн төркемендә тәрбияче иде. Кызым аны үзенең дәү әнисенә охшата иде – сабыр, салмак, мөлаем ханым. Балалар аны яраталар иде”, “Афәрин, әби! Без йон эрли дә белмибез”, “Орчык биеткән кулларына сокланам”, “рәхмәт тещага, зато аякларыгыз туңмый инде”, “Йомгаклары тигез, җебе тигез. Күз тимәсен”.
--- |
Иң күп укылган
|