поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
17.12.2020 Ана теле

“Яшьләр сөйләме”нә - фәнни караш. Уңай һәм тискәре бәяләр гаделме? (ДӘВАМЫ)

Соңгы язмаларда “яшьләр сөйләме”нең лингвистик мәсьәләсенә, анда да лексико-грамматик үзенчәлекләренә өстенлек бирдек шикелле. Җитмәсә әле тискәре, караңгырак төсмерләргә. Моңардан бу категориягә тулаем тискәре фикер калырга тиеш түгел. Мәгълүм ки, сөйләм төшенчәсенең хәсияте бит саф тел чараларыннан гына тормый, анда мантыйкый, психологик, фәлсәфи, шулай ук пара-экстралингвистик факторлар да шактый әһәмиятле урын тота.

Менә шул хакта уйланып, моннан ун ел элек дөнья күреп, бүген дә актуальлеге кимемәгән бер язмамны хәтердә яңарттым әле (“ Яшьләр сүз тәмен тоямы?”, (“Татар социолингвистикасы хәрәкәттә”, КФУ нәшрияте, 2011):
   
“Татарстан язучыларының быелгы (2010 ел) иҗади йомгак җыелышы, аталуы белән үк, башка елларныкыннан бүтәнчәрәк булды –“Яшьләр иҗатына багышланган фәнни-гамәли конференция”. Берьюлы ике үзгәреш: үзәккә, аерып алып, яшь язучылар иҗаты куелган; сөйләшүгә фәнни-конференция рәвеше тәкъдим ителгән.
   
Ике яңалык та бүген дә яңа дип, вакытлы, заман таләпләренә тәңгәл килә дип кабул ителә. Әгәр бүгенге катлаулы шартларда да ана телебезне саклап калу, аңа таянып барлыкка килгән әдәбиятебезне, мәдәниятебезне үстерү ниятеннән сүрелмибез икән, моны  яшьләргә таянып кына чын итә алабыз. Инде килеп, мондый эчтәлекле сөйләшү өчен аның форма-рәвешенең дә үзгәрәк булырга тиешлеген оештыручылар дөрес тоемлаган – элекке алымнар чыннан да калыпланды-каешланды – гомуми сүз боламыгы, мәгънәсез бәхәс-тартышлар гадәткә кереп бара иде югыйсә. Яшьләр иҗатын анализлау, бәяләү темасы яңача, заманча чараларны да таләп итә. Әйтик, чын мәгънәсендә сабак-тәҗрибә бирердәй остазлык дәресләреме, фәнни нигезгә корылган диалог, полилог, “түгәрәк өстәл”, дискуссия-бәхәсме...
   
Дөрес анысы,  еллык хисап шәкеле елдагыча калса да  әдәби иҗат барышына күзәтү ясап, аның төрле тарафларына системалы фәнни анализ үткәрү мөмкинлеге булды. Шөкер, мондый җаваплы эшкә алынырлык, сәләтле яшь галимнәребез бар икән. Конференциянең төп өлешендәге һәм секцияләрдәге утырышларында, чыннан да, докладчыларның яшьләр булуы, аларның чыгышларының атамаларында да ук “яшьләр” сүзенең өстенлек итүе игътибарга алынырлык иде. Телмәрчеләрне тыңлаганда да, әсәрләре анализланган яшь авторларны күзәткәндә, азактан алар белән сөйләшкәндә дә янә бер “ачыш” ясадым:  бүгенге язучылык эшчәнлеге, бер яктан, матбугат-журналистлык иҗаты белән, икенче яктан, фәнни-нәзәри шөгыль белән тыгыз бәйләнештә икән (20 докладчының унысы фән кандидаты яисә аспирант иде). Бу элек-электән шулай килә, татар әдәбиятенең уңай традицияләреннән. Язучы буласы шәхеснең – иҗатның иң нечкә, җан-күңел-хис хәсияте белән бәйле үтә дә катлаулы сәнгати һөнәргә сәләтле, сирәк талантка ия шәхеснең халыкның төрле катламнарыннан, төрле белгечләре арасыннан бик нечкә җиз иләктән иләнеп сайлап алынуы хупланырга тиештер.  
   
Аталуы ук фәнни-нәзәри “конференция” булган  җитди фәнни форумның максаты, безнеңчә, нәкъ менә төп мәсьәләне – яшь язучының осталык хәсиятен тәшкил иткән ана телен ни дәрәҗәдә сәнгатьчә куллана белү мәсьәләсен бөтен җитдилегенә кую булырга тиеш иде. Яшь язучының бүген төрле жанрлы әсәрләрне иҗат иткәндә ана теленең бөтен тәэсир нечкәлекләрен тоемлап, фәнни нигезләрен, куллану үзенчәлекләрен белеп, әсәр күзәнәгендә телнең һәр берәмлеген хәрәкәттә тоеп, сөйләмнең төрле рәвештәге хәлен (әйтмә, язма, күрсәтмә сөйләм хәлендә, редакцияләү, тәрҗемә барышында) корал буларак  бөтен көч-кодрәтен эшкә җигү юл-алымнарын ничек куллануын  тирәнтен  анализлау сорала иде; яшьләрнең осталыкка ирешү алым-юлларын, тәҗрибәсен мәктәптә, югары уку йортларында, иҗади, фәнни оешмаларда  ничек гамәлгә ашырылуын күзәтеп, анализлау да бик кирәк иде. Бу юнәлештә нәкъ менә конференция кысаларында хәл итәсе темалар өлгереп җиткән, алар хакында җәмәгатьчелек инде күптән борчылып килә иде.
   
Тик хисап тоту,  “өметлеләрне” тәфсилле санау шаукымы бу конференциядә дә өстенлек итте.  Гомумилектән хосусыйлыкка төшү мәслихәт буласы иде, моңардан җыелышның фәннилеге дә, рәсмилеге дә кимемәс иде, киресенчә, гамәлилеге, бу очракта конкретлыгы артыр гына иде.
   
Яшь язучының иң төп максаты ул, җанын талкыган бик конкрет “чи төен” ул – осталык. Язучыга халык бирә торган иң дәрәҗәле бәя – ул “оста язучы”. Менә шушы “оста” гыйбарәсенә ул барысын да сыйдыра: тормышчан, халыкчан булуы да, әсәрнең сюжеты-корылышы, тарту көче, образлар системасы, бөтен сәнгати хәсияте дә. Инде җентеклерәк бәяләргә кирәк булса, ул, беренче чиратта,  “халыкчан яза“, ди, ягьни осталык билгесе-критерие итеп үзәккә тел куллануны куя.
   
Дөресе дә шул – әсәр уй-фикер төене, ә язучының төп уйлау коралы-чарасы – ул ана теле. Шуңа күрә дә матур әдәбият сүз сәнгате дип атала да. Әсәрнең эчтәлеге дә, формасы-төзелеше дә тел чаралары белән барлыкка килә. Димәк ки, әсәрнең бөтен барлыгы – эчтәлеге дә, форма-асылы да халыкка үз-якын булсын өчен аның нәкъ менә халыкның үз теле, үз сәнгати чаралары белән тасвирланырга, үрелергә-чигелергә тиеш. Чит-ят алым, чаралар булса, халык аларны кабул итми, оста язылган дип әйтми дә әйтми инде.
   
Кабатлыйбыз: осталыкның нигезе – ана теле, авторның аны үтә нечкә тоемлавы, төшенеп куллана белүе. Бу – теләсә кемгә бирелми, бу – ана сөте белән генә насыйп була торган талант дигән газиз нәрсә. Аның кадерен белү, булганын ничек тә күрү, үстерү зарур. Өлкән әдипләр оештыра торган әлеге чараларның әһәмияте менә шушында да. Яшь язучының киләчәге, аңа өмет кебек төшенчәләр нәкъ менә шушыннан башланырга тиештер дә.
   
Нигә соң бүген шушы хакыйкый кагыйдәне көндәлек ихтыяҗга, гамәлгә кертеп җибәрә алмыйбыз?  Иң башта, әлеге дә баягы, иҗатчы яшьләр аңында мәктәптән үк төп төшенчәләр рәтендә “тел” беренче урында берекмичә, икенче, өченче... нәүбәттәге төшенчәләр рәтенә төшеп кала. “Әдәби осталык” гыйбарәсендә теләсә кайсы төшенчә-термин (тема, сюжет, образ һ.б.) тәүге урынга куелып та, гәрчә аларның нигезе, хәсияте тел төшенчәсеннән башланса да, гамәли яшәештә ул нисбәт сакланмый. “Тел һәм әдәбият укытучысы”, “Тел, әдәбият һәм сәнгать институты” кебек рәсми төшенчәләрдә табигый нисбәт сакланса да, әдәби процессны, ягъни иҗат хәсиятен аңлатканда, мәктәптә, югары уку йортында укытканда, гамәли эшчәнлектә, фәнни анализ барышында иҗатчы аңында бу табигый закончалык санга сугылмый, бозыла: укыту сәгатьләре мәктәп тә дә, югары уку йортларында да ихтыяҗга туры килми, тел фәне башка фәннәр, беренче чиратта, әдәбият фәне, анда да әдәбият тарихы исәбенә кыерсытыла.
   
Аңлашылса кирәк, бу конференциядә дә яшьләрнең тел осталыгы мәсьәләсе үзәккә куелмады. Нибары бер чыгыш “Яшьләр иҗатының тел, стиль үзенчәлекләре” дип аталган иде. “Тел, стиль” икеле-микелелеге үк инде сүзнең төп максаттан читләшүен күрсәтәдер. Чынында да, нотыкчыбыз -- булачак галимә шигърияттә тел сәнгатенең асылын чын иҗатчылар мисалында ачып бирә алмады. Хәер, ул андый максатны куймаган да иде.
   
Кыскасы, әдәби иҗатта ана теленең сәнгати чара буларак әһәмиятен үзәккә куеп, яшьләргә осталык дәресләре бирү мөмкинлеге булып та, ул эшкә җигелмәде. Нигә?
   
Моннан нәкъ ун ел элек булган аяныч хәлләр бүген дә кабатлана. Моны тану берәүгә дә җиңелдән түгелдер. Өлкәнрәкләргә ул тагын да авыррак. Ни сәбәптәнме? Әлеге язманы азагынача укып бетерик. “Конференциядә катнашучыларга бик җитди бер чыганак-документ таратылган иде: “ХХ1 гасыр татар әдәбияты, татар әдәби теленең сакланышы һәм үсеш тенденцияләре (Татарстан республикасы Язучылар берлегенең 75 еллыгы уңаеннан үткәрелгән фәнни-гамәли конференция материаллары. Казан. 2009, 2 ноябрь) дигән җыентык.
   
Татарстан язучыларының 75 еллык иҗади эшчәнлегенә хисап биргән, уңышлары һәм уңышсызлыклары анализланган, нәтиҗәләр ясалган бу тарихи мәҗлестән хисап бәян ителгән тупланма, гомумән дә, язучыларның киләчәк гамәли эшчәнлегенә  мәсләк-программа дип кабул ителергә хаклыдыр. Анда җитди рәсми документ – конференциянең резолюциясе дә бәян ителгән. Уйлап куйдым: язучыларның һәр хисап җыелышы нәкъ  менә шушы чара тәэсирендә, аның рухында, резолюция-карарына ярашлы кыйблада үтелергә тиеш түгел мени?!.
   
Язучы иҗатының төп асылы –  сүз сәнгате, тел осталыгы мәсьәләсе анда да резолюциянең беренче пунктында теркәлгән: “...Мәктәпләрне оптимизацияләү, уку-укыту программаларыннан милли-төбәк компонентын юкка чыгару шартларында “ТРның дәүләт телләре һәм ТРда башка телләр турында ТР Законын һәм “2003–2013 елларга ТР дәүләт телләрен Һәм ТРда башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР дәүләт программасы”н гамәлгә ашыруны көчәйтү”.
   
Бу нигезләмәнең беренче булып язылуы – бик әһәмиятле. Гамәлгә дә шулай куелсын иде. Татар әдәбияте, сәнгате, мәдәнияте, фәне яшәсен, үссен өчен аның нигезе – ана теленең яшәве, үсүе шарт. Болар турында, аларның киләчәге, язмышы турында  алып барылган теләсә нинди фикер, тәкъдим, сөйләшү, карарлар, дәресләр, рәсми чаралар ана телендә генә, ана теленә нигезләнеп кенә була ала.
   
Бик аңлаешлы, ачык әйтелгән дә бит, тик сүзебезнең гамәлгә ашуы ул без теләгәнчә генә килеп чыкмый. Хәлбүки юбилей конференциясендә дә  алга барырга булышырлык шактый уңай үрнәкләр теркәлгән. Авторларның күпчелеге – үзләре үк ана телен нечкә тоемлап иҗат итүче әдипләр булу белән бергә, алар әле авторлар белән, аларның әсәрләре белән, яшь авторларны осталыкка өйрәтү – укыту белән, аларның әсәрләрен фәнни анализлау, бәяләү белән даими шөгыльләнүче мөхәррирләр, мөгаллим, галимнәр, җитәкчеләр дә. Күпчелеге – бүген дә исән-сау, шул җаваплы вазыйфада. Монысы аеруча әһәмиятле. Бу – әдәбиятебез язмышы, аның киләчәге  телебез язмышыннан, аерылгысыз, аны оста куллану серләре әдәбиятнең сыйфатына турыдан-туры бәйле дигән хакыйкать, гомуми шигарь генә булып калмас, ә гамәлгә аша барыр дип өметләнә алабыз. Шунсыз әдәбиятнең киләчәген ачык күзаллау мөмкин түгел, бүген борчыган кимчелекләрдән арыну мөмкин түгел, яшьләрне чын осталар итеп тәрбияләү мөмкин түгел. Шул фикер шагыйрь Зиннур Мансуров гыйбарәсендә ап-ачык төенләнгән: “Санап үтелгән әлеге җитешсезлекләрнең барысы да, минемчә, бер асыл башлангычка кайтып кала: бу – каләм әһеленең иң беренче чиратта телгә бәйле булуы. Телгә бәйлелек дәрәҗәсе турыдан-туры аның әдиплек дәрәҗәсен билгели. Әгәр без  язучылык сәнгате стиль белән билгеләнә, дибез икән, стиль үзе барыннан да элек телгә бәйле рәвештә күзаллана. Менә шушы хакыйкатьне тирәнтен аңлап иҗат иткәндә, иманым камил, безнең әсәрләребезнең сәнгатьчә дәрәҗәсе һәрвакыт югары булачак... (74 бит).
   
Татар язучыларының тарихи юбилей уңаеннан үткәрелгән конференция материаллары җыентыгында икрар ителгән менә шушындый кануный нигезләмәләрне һәр яшь язучы төшенергә, кабул итәргә тиештер. Шуңа күрә аларны, бәян ителүләренә ун ел үтелүгә карамастан, бүген дә кабатлау, язучыларның, беренче чиратта яшь язучыларның хәтеренә төшерү зыянга түгелдер.
                                              Илдар Низамов,
                                  филология фәннәре докторы

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 17.12.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»