|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.12.2020 Мәдәният
Мөхәммәт Мәһдиевнең "Без 41 нче ел балалары" әсәре буенча фильм төшереләчәкБүген "Татаркино" мәдәният оешмасының ел йомгакларына багышланган матбугат очрашуы узды. Оешма җитәкчесе Миләүшә Айтуганова журналистларга яхшы хәбәр җиткерде: Мөхәммәт Мәһдиевнең "Без 41 нче ел балалары" әсәрен экраннардан фильм буларак күрә алачакбыз. Чарада "Матбугат.ру" хәбәрчесе дә бар иде. Миләүшә Ләбибовна сүзләренчә, әлеге китапны ул бик авырлык белән генә тапкан. Әлеге әсәрне экранлаштыру аның күптәнге хыялы булган. Ул, гомумән, классик әдәби әсәрләргә битараф түгел. Тагын бер моңарчы сер итеп кенә сакланган яңалык: ел ахырында финанслау мәсьәләсе хәл ителгән һәм фильм төшерү буенча эшләр киләсе елда ук башланачак.
--- |
Иң күп укылган
|