поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.09.2010 Җәмгыять

ЯРЫЙ ӘЛЕ БЕЗ ЧЕГӘН ТҮГЕЛ

Әле бит бәләкәй чакта бераз сүз тыңламый башласам, әни мине, «чегәннәргә биреп җибәрәм» дип куркыта торган иде. Билгеле инде, тере чегәнне беркайчан да күргәнем булмаса да, әни әйткәч, шүрләтә тагы үзе.

Ә менә нигә безне өлкәннәр шулай куркытканнар? Бу турыда мин инде үсә төшкәч кенә уйлана башладым. Дөрестән дә, халыкта әлеге милләт кешеләренә карата шактый тотрыклы тискәре мөнәсәбәт яши. Һәм ул бездә генә түгел, ә бөтен дөнья буйлап. Заманында Гитлер да бит аларны, түбән сортлы халык, дип, юк итәргә тырышкан иде. Андый ук дәрәҗәдә булмаса да, чегәннәргә каршы дискриминация бүген дә юк түгел. Мәсәлән, Франциядә бу көннәрдә аларга карата тулы бер акция алып барыла. Франция Президенты Николя Саркозиның махсус күрсәтмәсе нигезендә чегәннәрне илдән күпләп сөрә башладылар. 93 кешедән торган беренче төркем 19 августта самолет белән Румыниягә озатылды. Август азагынача тагын 292 кешегә илдән куылу яный. Әлбәттә, француз чиновниклары үзләре моны чегәннәрнең үз ризалыклары белән башкарыла дип ышандырмакчы. Янәсе, депортацияләнгән һәр чегән кешесенә әле Франция казнасыннан 300 евро күләмендә акча да бирелә. Ә һәр балага исә тагын 100әр евро.

 

Бер үк вакытта хәзер Франциядә чегән бистәләрен юк итү буенча да актив эш алып барыла. Атна-ун көн эчендә генә дә инде җитмешкә якын бистә юкка чыгарылган. Тагын 250дән артык бистәне шундый язмыш көтә. Франция хөкүмәте быел барлыгы меңгә якын чегән кешесен илдән куарга җыена. Үзенең шундый адымга баруын ул җәмгыять һәм чегәннәр арасында килеп туган каршылык белән аңлата. Янәсе, чегән бистәләрендә җинаятьчелек котыра, анда наркосәүдә, фахишәлек чәчәк ата. Быел июнь аенда Франциянең көньяк өлешендә чегәннәр белән полиция арасында килеп чыккан бәрелешләрдән соң, Саркози үзенең мәгълүм карарын кабул итә дә инде.

 

Күпләр Саркозиның бу адымын «фашистик» гамәл дип саный һәм моңа көчле ризасызлык белдерә. Хәтта Ватикан да әлеге акциягә каршы тирән нәфрәт белән чыкты. Франциядән куылган чегәннәрне ул үз яклавына алмакчы. «Гомумән, Европаның күпчелек илләрендә чегәннәр гражданлык хокукына ия түгел. Алар берьюлы ике куркыныч астында. Беренчедән, гражданлыгы булмагач, хокуклардан файдалана алмыйлар. Икенчедән, дискриминация белән бәйле бүтән бик күп проблемаларга дучар ителәләр. Ә инде мигрант хәлендә калганнарга тагын да кыенгарак туры килә». Бу – Европа Советының кеше хокуклары буенча комиссары Томас Хамбаргерның бер ел элек ясаган мөрәҗәгатеннән өзек. Күпчелек илләрдә чегәннәрнең хокуклары бозылу очраклары турында бихисап күп фактлар да китерелә. Дискриминация аеруча элекке социалистик лагерьга кергән Чехия, Венгрия, Югославия һ.б. илләрдә көчле чагыла.

 

Күптән түгел генә С.Петербургта «Росбалт» агентлыгы бинасында Россия чегәннәре язмышына багышланган матбугат конференциясе булып үтте. «Мемориал» дискриминациягә каршы тору үзәге эксперты Стефания Кулаева сүзләренә караганда, чегәннәргә караш бездә дә һич ал да гөл түгел. Әлбәттә, бүтән кайбер илләрдәге кебек әлегә бездә чегән хатын-кызларын мәҗбүри стерильләштерү юк анысы. Ләкин менә чегән балаларына белем бирү өлкәсендә хилафлыклар бихисап, ди Стефания Кулаева. Мисалга ул Ленинград өлкәсен, Тула, Ярославль шәһәрләрен китерә. Аның кара исемлегендә Татарстан да бар. Әлеге төбәкләрдә чегән балаларына икенчел сорт кешеләргә булган кебек караш яши. Аларга белем алу өчен тиешле шартлар тудырылмый. Киресенчә, алар котельная, лаборатория яки хезмәт мастерское кебек урыннарда укырга мәҗбүр. Кайбер мәктәпләрдә чегән балаларын, төрле яшьтә булуларына карамастан, барысын да бер класска җыеп укыталар. Ә бу инде кешеләрне расага бүлү дигән сүз. Мондый гаделсезлекнең аеруча Тула шәһәрендә еш күзәтелүе ачыкланган.

 

Россиягә чегәннәр каян килеп эләккәннәр соң? Һәм бездә бүген күпме чегән яши?

 

Алар моннан мең ел чамасы элек Һиндстаннан чыккан дип фаразлана. Бу галимнәр тарафыннан санскритны бүтән телләр белән чагыштырып өйрәнү нәтиҗәсендә ачыкланган. Шул гомердән бирле инде чегәннәр табор булып дөнья буйлап күченеп йөриләр. Чегән атамасы исә Россиядә генә кулланыла. Һәм бу алар өчен мыскыллау буларак кабул ителә. Бүтән барлык илләрдә дә аларны рома дип атыйлар. Чегәннәр Россиягә Көнбатыштан Германия, Польша һәм Балтыйк буе илләре аша үтеп кергәннәр, дигән фараз бар. 1956 елда СССР Югары Советы тарафыннан чегәннәрне утрак рәвештә яшәргә мәҗбүр итүче Указ чыгарылганнан соң, аларның язмышы кинәт үзгәрә. Гасырлар буе күчмә тормыш итеп, кабатланмас үз традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклап килгән халык барысыннан да баш тартырга тиеш була.

 

Нәкъ менә шул елларда зур гына чегән таборы Казанга да килеп төпләнә. Алар, башлыча, Отар бистәсендә яши башлыйлар. Әлбәттә, җирле халык белән алар арасында низаглар да чыккалый. Шундый бер вакыйгадан соң, 80 нче еллар башында җирле криминал авторитетлар аларга ачыктан-ачык яный башлагач, күп кенә чегәннәр, йорт-җирләрен ташлап, Казаннан китәләр.

 

Шулай да бүген бездә күпме чегән кешесе яши? Бу сорауга әлегә, мөгаен, беркем дә төгәл җавап бирә алмый торгандыр. Бәлкем, моңа быел узачак җан исәбен алу берникадәр ачыклык кертер. 1970 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Советлар Союзында алар 175 меңнән артык булган. Ә бүген исә мәгълүм тарихи үзгәрешләр нәтиҗәсендә шактый кечерәйгән Россия биләмәсендә якынча 180 мең тирәсе чегән яши дип фаразлана. Кайбер мәгълүматлар буенча, бу сан хәтта 1 миллионнан да артып китәргә мөмкин.

 

Әлбәттә, бездә чегәннәргә карата гел тискәре караш кына дип уйларга ярамый. Мәсәлән, 2000 елда Татарстанда «Нава Рома» дигән профессиональ чегән эстрада ансамбле оеша. Аның җитәкчесе – Татарстанның атказанган артисты Татьяна Петрова. Әлбәттә, бу – иң беренче чиратта, гаилә ансамбле. Күпчелек артистлар бер гаиләдән. Гаҗәеп моңлы скрипка, гитара тавышы, үзенчәлекле чегән җырлары, ялкынлы биюләр бик күпләрне үзенә җәлеп итә. Ансамбль төрле тантаналарда, туй мәҗлесләрендә чыгышлар ясый.

 

Тик шулай да чегәннәр тормышында мондый күренешләр бик сирәк. Башлыча, аларга караклар, алдакчылар, әрәмтамаклар дип кенә карау яшәп килә. Һәм ул халык миенә нык сеңгән. «Мемориал» үзәге директоры Ольга Абраменко фикеренчә, без, мондый хәлдән чыгу өчен, иң беренче чиратта балаларда кечкенәдән үк толерантлык хисен тәрбияләргә тиеш. Ә бүген чегәннәргә булган караш исә антисемитизм, ксенофобия, расизм белән янәшә тора. Һәм моның ни икәнлеге, мөгаен, барыгызга да мәгълүмдер?!


Илгизәр ХӘЙРУЛЛИН
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»