поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
15.12.2020 Җәмгыять

Казанда авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итү өчен ике яңа үзәк ачылды (ФОТО)

Казанда ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм "Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге" коммерцияле булмаган автоном оешмасы инициативасы белән авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итү өчен тагын ике яңа үзәк ачылды.

"Мохтаҗларга бушлай ярдәм" комплексы белән берлектә оештырылган, авыр тормыш хәлендә калган кешеләрне кайнар аш һәм кием-салым белән тәэмин итү буенча пунктлар Симонов, урамы, 3 нче йорт адресы буенча “Рәхмәтулла” мәчете территориясендә һәм Авангардная урамы, 58 нче йорт адресы буенча урнашкан йорт каршында булачак мәчет урынында эшли башлады. Киләчәктә Дәрвишләр бистәсендә дә шундый пункт ачу көтелә.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең ярдәм күрсәтү пунктларын оештыру инициативасын Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте тормышка ашыра. Авангардная һәм Симонов урамнарындагы яңа пунктларда көн саен мохтаҗларга якынча 100 шәр порция кайнар ризык һәм ел фасылына туры килгән кием-салым тарату мөмкинлеге бар. Авангарднаядагы комплекска кайнар төшке ашны - Казанның «Азу» һәм «Ханума» кафелары, Симонов урамындагысына “Мәдинә” кафесы көн саен иртәнге сәгать унбер тирәсендә (11.00) китерә. Ашлар бер тапкыр кулланыла торган савыт-сабага салып бирелә һәм аннан соң караучысыз калган өлкәннәргә, инвалидларга, авыр хәлдә калган азкеремле һәм күпбалалы гаиләләргә, йортсыз-җирсезләргә таратыла.

Кадерле дин кардәшләребез! Мөхтәрәм казанлылар һәм татарстанлылар! Әгәр сезнең йорт-җирсез калган кешеләргә ярдәм итәргә теләгегез булса, моны берничә юл белән башкара аласыз:

- Акчаны Саклык банкы картасына 5336690319506152 (комплекс бухгалтеры -Алинә Илдар кызы Г.) күчерергә.

- Әгәр сез хәләл кафе-ресторан тотасыз икән, приютны хәләл ризык белән тәэмин итә аласыз – моның өчен Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин белән элемтәгә керү сорала, телефоны: +7 (937) 290-05-61.

Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды шулай ук янәдән мохтаҗлар өчен ачык һавада хәйрия ашлары уздыруны башлап җибәрде. Бушлай кайнар ризык порцияләре һәр изге җомга көнендә 10.30-да гадәттәгечә Казанның Борһан Шаһиди урамындагы скверда (Борһан Шаһиди урамы, 26) таратыла. Мохтаҗларга салат, кайнар беренче һәм икенче аш, ипи, чәй тәкъдим ителә. «Зәкят» хәйрия фонды шулай ук волонтёрларны әлеге акцияне оештыруда ярдәм итәргә чакыра. Теләге булган һәркем бу изге эштә катнаша ала. Моның өчен 225-33-22 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Мохтаҗларга бушлай ярдәм» комплексы белән хезмәттәшлеге 2014 елдан бирле «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» автономияле коммерцияле булмаган оешма белән арасында төзелгән килешү нигезендә алып барыла. «Мохтаҗларга бушлай ярдәм» комплексы эшчәнлеге танылган җәмәгать эшлеклесе Азат Гайнетдинов җитәкләгән Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла. Хәзерге вакытта

«Мохтаҗларга бушлай ярдәм» комплексының Борһан Шаһиди урамы, 26 йорт адресы буенча урнашкан пунктта көн саен йорт-җирсез калган кешеләргә тәүлек дәвамында 300 порция кайнар ризык таратыла.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте, әлеге комплексны үз канаты астына алып, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин йөкләмәсе һәм Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин тырышлыгы белән, җирле халык һәм башкаларны азык-төлек белән тәэмин итүне оештыра. Мисал өчен, Рамазан аенда нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды ярдәме белән VIII Республикакүләм ифтар кысаларында әлеге үзәккә көн саен 400-гә кадәр ифтар җыелмалары тапшырылды. Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте үзе өстәмә рәвештә көн саен 400 порция күләмендә кайнар ифтар ризыгы таратуны оештырды.

«Мохтаҗларга бушлай ярдәм» комплексының Б.Шаһиди урамы, 26 нчы йорт адресы буенча урнашкан пунктында яшәр урыннары булмаганнар өчен йокы урыннары, душ һәм мунча, өс киеме һәм аяк киеме кабул итә торган урыннар ясалды. Рамазан аенда Диния нәзарәте мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин инициативасы белән сукбай, йорт-җирсез калган кешеләр өчен юыну, мунча оештыру максатыннан өстәмә павильоннар бүләк итте. Бирегә, милләтенә һәм диненә карамастан, авыр тормыш хәлендә калган төрле кеше килә ала! Приютта авыр тормыш хәлендә калган 40-лап кеше яши.

Мохтаҗларга азык-төлек ярдәме күрсәтү ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең өстенлекле эш юнәлешләреннән санала. Шулай итеп, быел Рамазан аенда республика мөфтияте һәм мөхтәсибәтләр тарафыннан 180 мең мохтаҗ кешегә зур күләмдә азык-төлек ярдәме күрсәтелде (VIII Республика ифтары, мәчетләр башлангычлары һәм “Ярдәм” хәйрия фондының “Тормыш юлы” акциясе кысаларында). Моннан тыш, Корбан бәйрәмен билгеләп үткән көннәрдә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкәт” хәйрия фонды 3 тонна корбан ите таратты. Хәзерге вакытта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкәт” хәйрия фонды һәр атнаны иллегә якын мохтаҗны азык-төлек җыелмалары белән тәэмин итә. Азык-төлек җыелмасы оннан, ярмадан, көнбагыш маеннан, консервадан, тәм-томнан, шикәр комыннан, токмачтан һәм чәйдән тора. Шулай ук “Зәкәт” хәйрия фондында бушлай кием-салым да таратыла.


▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»