|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.12.2020 Фаҗига
11 кеше янып үлгән хәл турында: "Бу объект турында мәгълүмат юк иде" диләрБашкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында Мәрхәмәтлелек йорты белән бәйле хәлне шәрехләделәр. «Мондый төр хезмәтләр күрсәтү буенча интернат йортларының эшчәнлеге лицензияләнми. Әлеге интернат министрлык алып бара торган социаль хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр реестрына кертелмәгән. Агымдагы елның ноябрендә, мондый төрдәге учреждениеләрне ачыклау максатыннан, министрлык барлык район һәм шәһәр хакимиятләреннән мәгълүмат соратып алды. Бу объект хакында мәгълүмат юк иде", — диде министрлык вәкиле Сергей Елисеев.
Ул шулай ук башка муниципалитетлардагы объектлар турында мәгълүматлар күзәтчелек эшчәнлеге үткәрү өчен республика Прокуратурасына тапшырылуын да өстәде.
Әбҗәлил районындагы фаҗига турында Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев та аңлатма бирде. Аның сүзләренә караганда, бина кешеләр тәүлек буе яшәү өчен, бигрәк тә өлкәннәр өчен яраклаштырылмаган.
"Рөхсәт документлары турында сөйлисе дә түгел, — диде республика парламенты спикеры. — Күптән түгел «Минем гаиләм» картлар өчен шәхси пансионат тирәсендәге җәнҗалдан соң, республика парламенты Русиядә картлар шәхси йортларын лицензияләүне кертергә тәкъдим итте. Федераль законга тиешле төзәтмәләр Федераль җыелыш каршындагы Закон чыгаручылар советына җибәрелде. Хәзерге вакытта өлкәннәр өчен күпчелек пансионат "күләгәдә" эшли . Социаль хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр реестрына ирекле рәвештә кергән оешмалар гына контрольдә тотыла, әмма алар бик аз. Аларның эшчәнлеге турында бары тик янгыннар, бәхетсезлек очраклары булганда гына билгеле була. Лицензияләүне кертү мондый оешмаларның эшен тәртипкә салырга, тиешле контрольне җайга салырга һәм гражданнарның хокукларын якларга мөмкинлек бирәчәк. Законнарга мөмкин кадәр тизрәк үзгәрешләр кертергә кирәк. Дәүләт ситуацияне контрольгә алырга тиеш".
Фото: Башинформ
--- |
Иң күп укылган
|