|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.12.2020 Шоу-бизнес
Олег Газманов: Джинсым тишелгәнче кия алам, “ых” та итмимСоңгы вакытта акчасызлыкка, эшсезлеккә зарланучылар күп инде ул. Әмма Русия эстрадасы артистлары барысын да уздырып җибәрде. Әле берсе хөкүмәттән ярдәм соры, әле икенчесе матди ярдәм таләп итә. “Без үзебез генә түгел бит. Безгә эшләүчеләр күп. Аларны урамга чыгарып җибәрергә мәҗбүрбез”, – диләр. Ә менә Олег Газманов пандемия чорында үзенең персоналын һәм музыкантларын кыскартырга җыенмый. Киресенчә, үзе билен кысыбрак буарга әзер, әмма үзенә хезмәт итүчеләрне авыр хәлдә калдырмаячак ди.
“Персоналга һәм хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләр өчен аена 350 мең сум акча тотам. Иҗат дәверендә мин җитәрлек акча эшли алдым. Шуңа күрә штатны кыскартмый да бу кыенлыкларны үтә алам. Мин джинсым тишелгәнче кия алам, “ых” та итмим. Әле менә хатын яңа пуховик алырга кыстый. Ә миңа искесе ошый. Алмыйк дим” – дип сөйләгән ул “Звезды сошлись” тапшыруында.
Чыганак: 7days.ru
Фото: ачык чыганак
Эльмира ИБРАГИМОВА |
Иң күп укылган
|