|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.12.2020 Җәмгыять
60 ел борынында әфлисун орлыгы белән яшәгән
Йоркширда яшәүче 68 яшьлек Бетти Макфэйл борынындагы әфлисун орлыгы белән 60 елга якын яшәгән. Бу хакта Daily Star хәбәр итә. Аның игезәк энесе Тоня, туганыннан бу хәбәр турында ишеткәч, аңа балачакларындагы бер вакыйганы исенә төшергән.
Бетти бала чагында әфлисун ашаганда туганы белән әрләшә башлый. Тоня кызны этеп җибәрә һәм ул борыны белән әфлисунга төртелә. Бу 1960 еллар башында була, игезәкләргә ул вакытта якынча ун яшь булган.
Бу вакыйга турында онытылган. Арытаба Беттиның сулышы кысыла башлый һәм ул авызы аша суларга мәҗбүр була. Моннан тыш, аның танавы белән дә проблемалары була, әмма аны дәвалый алмыйлар.
- Мин болай рәхәт итеп сулыш алып булганын белми дә идем, - ди хатын.
Фото: fotobg.ru
--- |
Иң күп укылган
|