поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
11.09.2010 Ир белән хатын

ИРЛӘРНЕ КҮРӘ АЛМЫЙМ

Без мәхәббәт турында күп сөйлибез, тотрыклы гаиләләр турында матбугатта язмалар еш күренә. Әмма мондыйрак та хәлләр була.

... Бу дөньяда ярты гасыр яшәсәм дә, ир-атларны күрә алмадым. Аларны күңелдән мәңгегә чыгарып ташладым. Ә нигә дисезме? Бәлки әнием шулай тәрбияләгәндер. Ни генә булмасын, ир-атны кеше рәтенә кертә алмыйм. Күз алдында алар көннән-көн начарайды.

 

Безнең әти гомер буе эчте. Әнине кыйнады. Аңа бер рәхәт күрсәтмәде. Әни әйтә иде:

 

– Менә, кызым, күр әтиеңне, нинди начар кеше ул. Кияүгә чыкканнан бирле изелеп яшим. Кияүгә чыкма, ир-ат хайван белән бер ул. Үзен генә ярата, хатны-кызга хөрмәт юк.

 

Әни сүзләре күңелгә кереп сеңде, ахры. 10 яшемдә үк үземнән кечкенә малайларны тотып кыйный идем. Малайлар мәктәптә уйнашканда кызлар белән дә шаяра. Шундый уенның берсендә классташ кызның бармагын сындырдылар. Бик озак төзәлмәде, сызлады ул аның. Аннан кәкре булып калды. Шуларны күргәч, ничек аларга хөрмәт белән карыйсың?!

 

Югары сыйныфта укыганда шулай бервакыт клубтан авылдашым озата кайтты. Үбәргә теләп, кулымны, башымны борып бетерде. “Үптер”, – дип, теңкәгә тиде. “Юк”, – дидем мин. Төртеп җибәрдем. Менә нинди бит алар. Синең әйткәнне ишетмиләр дә. Җитмәсә, аны батырлык дип саныйлар. Кыз баланы үсеп утыра торган чәчәккә тиңләп, дорфа кыланырга түгел дә бит... Юк шул, юк чын ир-егетләр. Кыз чагымда ук егетләргә йөрәгем катты. Тагын берсе шулай озатты. Анысы чишендерә үк башлады. Бирдем кирәген. Гомергә онытылмаслык иттем. Мин үзем дә төшеп калганнардан түгел. Үз-үзләрен тота белмәүчеләрнең арт сабакларын тиз укыта идем. Әле егетләрнең күбесе биш итәк артыннан чабучы “коллекционер” да. Күп кызлар шуларның матур сүзләренә ышанып, ятьмәләренә эләгә. Кыскасы, хатын-кызларның түбән тәгәрәвенә ир-атлар гаепле.

 

Апам кияүгә чыкты. Кемгә дисәгез, һаман да шул исереккә. Рәхәт күрдеме? Юк, шул. Ир дигәне хуҗалыкта бер кадак какмады, балаларны карашмады. Аларга гомердә бер бүләк тә алып кайтмады. Апа ике җирдә эшләп, ирне асрап ятты. Әле ярый дөмекте. Алла сакласын, мин аны ир дип тотаммы? Үз-үзен дә карый алмаган ир нигә кирәк? “Аерыл”, – дидем апага. Юк, яшь гомерен шул исерек белән уздырды.

 

Шуларны күреп торгач, ир-егетләргә булган нәфрәтем тагын да артты гына.

 

Хәзер ирләр аракы кисмәгендә йөзә. Әгәр нәфис затлар кайгы килгән саен эчсә, бу дөньяда бер генә айнык хатын-кыз да калмас иде. Ирләргә чүт кайгы килсә, алар аракыга ябыша.

 

Күралмыйм мин аларны. Карт кыз булып калсам калдым, кияүгә чыкмадым. Бәхетсез дә булмадым. Кайда теләсәм, шунда ял иттем. Киясе килгәнне кидем, ашыйсын ашадым. Кияүгә чыгып, кул-аягыңны гына түгел, җаныңны да богаулап куйганчы, ялгыз яшәвең мең өлеш артык. Ир кирәк була калса, бер генә күз кысасың, хәзер синеке булалар. Бергә үскән иптәш кызларымның ирләренә карыйм да кызганып куям үзләрен.

 

Иң якын дус хатыныма кунакка барган идем. Ире эчә, әле чит хатыннар янына да йөргәли икән. Яшьрәк чакта бар ирләр дә хыянәт итә дигәнгә ышанып бетми идем. Өйләрендә алма шикелле хатыннары. Белмим, ни җитми! Юк, хәзерге ирләр азган.

 

Бу хатын акылга җиңелрәкме әллә, дип уйлый күрмәгез. Таныш-белеш, туганнар минем турыда яхшы фикердә. “Бөтен яктан килгән сөйкемле туташ”, – диләр иде. Кызыгып йөрүче ир-егетләр дә булмады түгел. Бары тик чын ир-егет очрата алмадым. Ә мәми авызлар миңа кирәк түгел. Чын ир-егет холкы сыгылмалы-бөгелмәле булырга тиеш түгел. Хәзер андыйлар юк диярлек. Хатын-кызны ихтирам итмәгәннәр буа буарлык.


Рафаэль САЛЬМУШЕВ
Безнең гәҗит
№ | 08.09.2010
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»