поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
13.12.2020 Дин

Бурычка акча алып, хаҗга барырга ярыймы?

Бурычка әйбер сорау – рухи яктан иң кыен гамәлләрнең берсе. Әмма тормыш булгач, ансыз да мөмкин түгел. Арабызда алган бурычын вакытында кайтаручылар да, әҗәткә кермичә, булганын гына җиткереп яшәүчеләр дә җитәрлек. Алган бурычын кайтару турында уйлап карамаучылар да юк түгел. Бурычлы тормышка динебез нинди мөнәсәбәттә?

Бу хакта Казанның 1000 еллыгы исемендәге мәчетнең имам—хатыйбы Мөхәммәд хәзрәт Мифтаховның фикерләрен җиткерәбез.
 
* Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримнең «Әлхәҗ» сурәсендә (77 аять) әйтә: «Игелек кылыгыз, бәлки отарсыз», – ди. Отарсыз дигәндә, бу дөньяда гына түгел, ахирәттә дә рәхмәткә ирешү турында сүз бара. Тагын бер хәдистә: «Аллаһы Тәгалә иң яраткан кешеләр – башка кешеләргә иң файдалы булган кешеләр ул. Аллаһы Тәгалә алдында иң яраткан гамәлләр – мөселман кардәшеңә йә шатлыкта, йә авырлыкта, хәсрәттә ярдәм итү, аның өчен әҗәт түләү, яисә аны ашату», – диелә. Әҗәткә бирү – ислам дине өчен ят күренеш түгел. Бурычка биргән кешегә моның өчен савабы да бар. «Әгәр бер кардәш икенче бер кардәшнең кайгысында ярдәм итешсә, Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә ул кешене берәр кайгыдан саклар», – диелә бер хәдистә. Сәдака бирү генә түгел, әҗәткә бирү дә әҗер-саваплы эш санала.
 
* Бурыч вәгъдә ителгән көндә кайтарылырга тиеш. Вәгъдә биргәч үтәмәү монафыйкларның бер сыйфаты булып санала. Бурычны фәлән көнне кайтарам дип вәгъдә биргәнсең икән, аны шул көннән дә соңармыйча кайтарырга тиешсең. Алганда да бурычны кайтарам дигән ният белән алырга кирәк. Әгәр кеше әҗәтне кайтармыйм дигән ният белән алса, Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә каршына карак булып барып басар.
 
* Әгәр кеше малы, мөмкинлеге була торып та, бурычын кайтармаса, әлбәттә, бу гөнаһ саналачак. Ул вәгъдәне бозган була. Әгәр кеше тәүбә итеп, кешедән гафу сорамаса, Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә вәгъдәләр өчен сорар. Кешенең бурычын кайтарырга мөмкинлеге, акчасы юк икән, әҗәткә биреп торган кеше сабыр итсә, аңа тагын да күбрәк әҗер-савап булачак.
 
* Хәләл эш-гамәлләр өчен кирәк булса, бурычка алуның да, бирүнең дә бер гаебе юк. Әмма моның икенче ягы да бар. Бурычка әйбер алып, кайтармасаң, үлеп китсәң, синең өчен бу бурычны кайтаручы булмаса, яисә әҗәткә биргән кеше бу бурычны гафу итмәсә, Кыямәт көнендә шушы кайтармаган әҗәт өчен җавап бирергә туры киләчәк. Бу хакта да онытмаска кирәк. Кайчак кеше хаҗга барам дип бурычка акча ала. Бу – кирәксез гамәл. Акчаны алуын алырсың да, әгәр дә шуннан кайтмасаң, вафат булсаң? Шуңа күрә акчаң юк икән, ниятлә, тырыш, эзлә, әмма хаҗга дигән акчаны әҗәткә алма.
 
* Бүген күпләр кирәк әйберен кредитка, йә булмаса өлешләп түләп (рассрочка) ала. Кредит та, өлешләп түләү мөмкинлеге дә банк тарафыннан бирелә. Килешүне игътибар белән укысаң, анда шулай ук пеня, штрафлар барлыгы күрсәтелгән. Алар шулай ук риба санала. Шуңа күрә мондый килешүне төзергә, имзаларга ярамый. Әмма тормышта төрле хәлләр була. Кеше бик авыр хәлдә калырга, чарасызлыктан интегергә мөмкин. Андый вакытта ул, мөфтигә яки казыйга барып, үз хәлен аңлатып, фәтва алырга тиеш. Ул сиңа: «Алырга ярый», – дип фәтва бирсә, кредитка яки өлешләп түләү шарты белән әйбер алырга мөмкин. Әмма асылда, әйткәнемчә, бу тыелган гамәл санала.
 
* Үлгән кешенең бурычын кем түләсә дә ярый. Күп очракта бу эшне балалары, туганнары, дуслары башкара. Аңа әҗәткә биреп торган кеше бу бурычны кичерсә дә, сорауга нокта куела. Иң мөһиме – үлгән кешенең әҗәте түләнергә тиеш. Бурычыңны кешегә үзе исән чакта кайтарырга өлгермәгәнсең икән, аны әти-әнисенә, тормыш иптәшенә, балаларына тапшырырга мөмкин.
 
* Бурычны кайтарырга мөмкинлегең булмаса, ничек тә җаен табарга кирәк. Иң элек әҗәткә алган кеше белән сөйләшеп, хәлеңне аңлатып, килешеп карау зарур. Өлешләп түлисеңме син аны, бергә җыеп кайтарасыңмы – иң мөһиме син бу ниятеннән кайтырга тиеш түгел. Бурычка биргән кешегә исә сабыр итәргә, булдыра алса, бурычны кичерергә кирәк. Ул биреп торган кешенең ризыгы барыбер аңа киләчәк. Аның өчен бу үзенә күрә бер имтихан булачак. Бурычын кайтарырга мөмкинлеге булмаган кеше берәрсеннән, йә булмаса «Зәкәт» фондына барып, ярдәм сораса да, ярдәм кулы сузмый калмаслар. Бүген мохтаҗлар бик күп бит. Иң мөһиме – Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорарга онытмагыз. Андый чакта, гыйбарәләрне үтәп, гөнаһлардан ерак торып, истихара, тәһәҗҗүд намазлары укырга киңәш ителә.
 
Бурычлардан котылуны сорап укый торган дога:
 
«Әллаһуммә әкфини би хәләликә ган хәрәмик вә әгънини бифадликә гаммән сивәк».
 
Мәгънәсе: әй, Аллаһым, Син биргән хәләл ризыклар Син биргән хәрам ризыклардан мине ерагайтсыннар иде. Әй, Раббым, кешегә мохтаҗ булмыйча, кешедән ярдәм сорамыйча, синнән генә ярдәм сорасам иде.
 
 

Динә ГЫЙЛАҖИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 11.12.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»