поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
11.12.2020 Ир белән хатын

"Ирем җенесен алмаштырып, кияүгә чыкты"

"Кызыл таң" сайтында дөнья күргән бер язмага кайтаваз килеп ирешкәч, шок кичердек дисәк, аз булыр. Чөнки бу сүзләрне күптәнге танышыбыз язган иде. Хатны үзгәртмичә бирәбез.

"Исәнме, Резида сеңелем. Хатын-кыз язмышлары турындагы язмаларыңа күптән кайтаваз язасым килеп йөри иде. Минем язмыш үзе бер китап язарлык. Әмма аның кайсыбер битләрен кабат ачып карыйсы килми шул. Ә бүген бер язмаңа кушылмыйча булдыра алмадым. "Җенесен үзгәртеп, кредиттан котылмакчы булган" дигәненә...
 
Без ирем белән бер авылда туып үстек, мин аны яшьтән яраттым. Яратмаслык түгел иде шул, серле, сөрмәле күзләр, һинд киноларындагы артистларныкы кебек куе кашлар, чия иреннәр... Өстәвенә бик матур җырлый да иде әле. Өйләнештек, ата-аналарыбыз матур туйлар уздырды. Безгә сокланмаган кеше юк иде. Шул бәхеттән башым әйләнеп, мин иремнең моңа кадәр күзгә ташланып бармаган якларына игътибар итмәгәнмен икән шул...
 
Туйдан соң ул үзен генә яратучы нәркис, килеп туган мәсьәләләрне башкалар иңенә салырга яратучы көчсез зат итеп күрсәтте. Ир-хатын мөнәсәбәтләрендә дә салкынлык сизелә иде. Әйтик, ул минем белән мунча керүне өнәмәде, еш кына аерым йоклый идек. Шулай да ике балабыз булды, минем түземлегем аркасында яхшы гына яши идек кебек.
 
Ә бер көнне аяз көнне яшен суккан кебек хәбәр алдым, ирем юлда каты авырып киткән, аны Уфага дәваханәгә алып барганнар, ә аннан Ленинградка озатканнар. Шунысы аптыратты, бу хәбәрне миңа моңа кадәр бер дә таныш булмаган Вартан исемле ир җиткерде.
 
Анда сугылдык, монда бәргәләндек, иремне каян эзләп табарга да белмәдек. Соңрак аңардан хат килеп төште. Ирем анда үзен күптән хатын-кыз итеп тоюын, башкача ир кыяфәтендә яши алмавын, җенесен алмаштырып, башка илгә китәчәген һәм Вартанга кияүгә чыгачагын әйткән иде.
Үлеп-терелдем, дисәм, аз булыр... Кыскача шуны әйтә алам - балаларны үстердем, инде дәү әни дә булдым, туруннарымны да күрдем. Ирем шул китүеннән кайтмады, башка хәбәр дә бирмәде. Исәнме икән, белмим дә...
 
Хәзер килеп хатын-кыз бәхете күрми заяга узган көннәремне кызганам. Яшь хатыннарга әйттер сүзем шул, бер тапкыр авыз пеште дип, гомер буена өреп кабарга кирәкми. Һәрбер кеше бәхеткә лаеклы. Ир-ат белән кушылудан түгел, ялгыз яшәүдән куркырга кирәк".
 
Күңел сандыгына бикләп саклаган сере белән уртаклашкан укучыбызга зур рәхмәт. Әлегә башка сүз әйтеп булмый, телсез калдык...
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 11.12.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»