|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.12.2020 Мәдәният
Фәрит Хатыйпов операциягә әзерләнәТатарстанның халык артистлары, иҗадый гаилә — җырчы Рәбига Сибгатуллина һәм композитор, баянчы Фәрит Хатыйповның соңгы елларда күп вакыты Арчада уза. — Авылда иҗат итү җиңелрәк. Җырчылар югалтмый үземне. Һәрчак элемтәдә торалар. Җырларны сорыйлар, язып тапшыра барам, — дип елмая Фәрит абый. — Яз-җәй-көз Арчада булабыз. Авылны электән яратам. Тыныч кына үз көебезгә яшибез. Җәй буе бакча карыйбыз. Тегесен-монысын төзекләндерәм. Шәхси йортта ремонт эше беркайчан бетми. Әле Казанга килдек кенә. Ара ерак түгел, электричка да, улым да машина белән йөртеп тора.
— Үзегез машина йөртү таныклыгын алырга уйламадыгыз?
— Гомердә рульгә утырганым булмады. Бөтен йөргән техникам — велосипед белән мотоцикл. Элек вакыт юк иде. Гел гастрольдә йөрдек. Соңрак вакыт та булды, тик бу хакта уйламадым. Гомер буе йөртеп, бүген руль артыннан төшсәң, машинасыз булуның кыенлыгы сизелер иде. Ә мин бер дә йөртмәгәч, зарлана алмыйм.
— Операциягә әзерләнәсез икән...
— Бер клиника белән күзгә операция ясатырга сөйләштем. Шуңа бераз кәефсезрәк чак. Уңышлы узар дип өметләнәм. Җәен катарактага ясаткан идем. Тагын операция кирәк булды...
— Рәбига апа, сезнең хәлегез ничек?
— Ярый, Аллага шөкер, дип торам. Ай саен күзләремә укол кадатам. Шикәр диабеты булгач, ул күз клетчаткаларын бетерә икән. Бу укол вакытлыча ярдәм итә, шуңа даими ясатырга туры килә.
— Элекке гастрольләр сагындырамы?
— Ел әйләнәсе гастрольдә идек. Әллә кайларга һәм бик озак вакытка концертлар белән чыгып китә идек. Салкын поездларда, авылларда трактор арбаларында йөрүләр... Ул чакта кышын бик еш күз ачкысыз бураннар була иде. Әмма яратып хезмәт ителгән. Чынлап та, сагындыра... Эш дип, бер бала белән генә калдык. Мәктәпкә кергәнче, Илнур да безгә ияреп йөрде. Ә уку башлангач, калдырып китәргә мәҗбүр идек. Әти-әниле килеш интернатта торгач, үпкәләгән инде... Балачакта моны күп тапкыр кабатлаганы булды. Үскәч, барысын да аңлады.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|