поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
11.12.2020 Киңәш-табыш

“Короновируска бәйле рәвештә, 2020 елның 6 ае өчен гражданнар 33 000 мең сум күләмендә бер мәртәбә бирелүче акчалата ярдәм алырга хокуклы” имеш

Беркөнне иртә таңнан якын дустым Гөлия чылтыратты. “Мари-Элдагы якын туганыбыз бүген төнлә короновирустан үлеп киткән, ватсабыма хәбәр иттеләр, — диде ул. — Җиңгәбезнең Тәти абыйны күмәргә акчасы юк икән. Банктагы счет номерын күрсәтеп, тиз арада берничә мең сум булса да акча күчерүемне үтенеп сораган.

Апаларымның, сеңеллә­ремнең телефонына да шундый хәбәр килгән икән. Җиңги кызганыч, әмма ярдәм итәргә чамам юк бит. Үзем дә очын-очка көч-хәлгә ялап барам. Утыз мең сум акчамның ай саен 25 меңен ипотекага түләгәнемне беләсең бит”. Шулай диде дә Гөлия, елап җибәрде. Аннан: “Дускаем, зинһар өчен хәлемә керә күр инде яме. Миңа 5 мең сум акча биреп тора алмассыңмы? Акча алгач, әҗәтемне ничек булса да кайтарырга тырышырмын. Берьюлы булдыра алмасам, ике айга бүлеп түләрмен. Төшкә чаклы дәрестә булам әле мин. Ике хезмәттәшем дә авырый, мине алыштырырга кеше табып булмый. Эштән кайтканда сезгә кереп чыгармын”, — диде. Сәгать бер тулды, ике, өч... Гөлиям күренмәде. Әллә туганнарын җирләргә кайтып киттеләрме икән дип аптырап, чылтыратып карыйсы иттем. “Хәмидәкәем, Аллага мең шөкер, Тәти абыебыз исән! Ватсапта, безнең башны бутап, җиңгәбезне кызгандырган булып, акчабызны талар өчен, аферистлар тараткан ялган хәбәр булган икән бит ул! Аларның кармагына туганнарымның берничәсе капкан, акча күчерергә өлгергәннәр икән инде”, — диде дустым.
 
Иң гаҗәбе шул: Гөлиянең телефон номерын да, туганнарыныкын да, җиң­гәсенекен дә мошенниклар төгәл белеп эш иткән. “Аларга бу мәгъ­лүматны кем җиткергән?” — дигән сорау туа.
 
Кырыкалдарлар гади кешеләрнең банк карталары турындагы мәгълүматны төрле юллар белән үзләштереп, пандемия чорында халыкны кычкыртып талау өчен YouTube каналыннан бик оста файдалана икән. Русиядә кибернетик җинаятьләрне ачыклау һәм алдан кисәтү белән шөгыльләнүче Group-IB компаниясенең рәсми сайтларындагы кайбер мәгълүматлары белән танышкач, алдаркүселәрнең уйлап табучанлыгына хәйран калдым. Әйтик, бер фейк видеороликларында Русия хөкүмәте утырышыннан кадрлар күрсәтелә. Анда илебезнең хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков чыгыш ясый. “Короновируска бәйле рәвештә, 2020 елның 6 ае өчен гражданнар 33 000 мең сум күләмендә бер мәртәбә бирелүче акчалата ярдәм алырга хокуклы” дип “сөйли” ул. Министр кадәр министрның үзен күреп торгач, “аның авызыннан чыккан” бу татлы сүзләргә ничек ышанмыйсың? Чынбарлыкта бу текстны намуссыз кырыкалдар үзе укый дип, башыңа да килмәскә мөмкин. Министр “чыгышы” тәмамлануга, әлеге акчаларны кайдан, кайчан, ничек алып булуы турында тәфсилләп сөйләп аңлаталар. Гади кешедән бары тик үзенең банктагы исәп-хисап счеты номерын, шәхси реквизитларын алар күрсәткән сайт адресына язып җибәрү генә сорала, янәсе. Хәтта бу акчаларны түләү белән шөгыльләнүче оешманың сайтына сылтама да күрсәтелә, әмма алданучылар бу хәбәрнең чеп-чи ялган икәнлеген бер-берсенә җиткереп, ялганчы карак­ларны фаш итмәсеннәр өчен, комментарийлар бирү мөмкинлеге юкка чыгарылган. “Ялганчы караклар чынбарлыкта булмаган акчаны алуның тәртибен шундый ягымлы тавыш белән, ышандырып, тәфсилләп аңлатып, мисаллар китереп сөйлиләр ки, тыңлап торучы үзенең оятсыз җинаятьчеләр кармагына килеп кабуын сизми дә кала. Караклык механизмы түбәндәгечә корылган. Әлеге сайтка ке­рүчегә әүвәле банк картасының соңгы дүрт, алты яки сигез санын язып, үзенә тиешле компенсация суммасын санап чыгарырга тәкъдим итәләр. Шуннан соң “страховка түләүләре юристы” сораулары һәм анкета килеп чыга, ә анда исем-фамилияңне, телефон номерыңны күрсәтергә тиеш буласың. “Юридик хезмәт өчен” акча күчерәсең, ә моның өчен сайтка банк картаңның номерын, аның кем исемендә һәм кайчанга чаклы гамәлдә булуын, CVV-кодыңны язып җибәрәсең. Нәтиҗәдә, капкынга эләгүченең исәп-хисап счетыннан беркадәр “кертем” салдырып алына. Анысы бер хәл, алдаркүселәр тозагына кабучының банк картасы мәгълүматлары тулысы белән интерет җинаятьчеләре кулына килеп керә. Шуннан соң счетыңдагы барлык акчаларыңнан җилләр исә”, — дип кисәтә бер компания җитәкчесе урынбасары.
 
РФ Үзәк банкының куркынычсызлыкны тәэмин итү департаменты директоры урынбасары Артем Сычев бер мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында болай дип сөйли: “Коронавирус инфекциясе пандемиясе чорында Русиядә явыз ниятле кешеләрдән банк клиентларына килгән чылтыратулар саны 200 процентка артты. Алар счетыгызга куркыныч яный, банкка салган акчаларыгыздан колак кага күрмәге, тизрәк акчаларыгызны без хәбәр иткән яңа счетка күчереп өлгерик, дигән хәйлә бе­лән, башкаларны көпә-көндез кычкыртып талыйлар. 2020 елның беренче алты аенда гына мошенникларның безнең банк клиентларының исәп-хисап счетларыннан 4 миллиард сум акча урлавы ачыкланды. Аферистлар кулына күчкән акчаларның нибары 485 миллионын гына юллап алып, клиент­ларга кайтарып булды”.
 
Мошенниклар бүтән банкларның клиентларын да аямый. Әйтик, берсенең рәсми мәгълүматларына караганда, явыз ниятле кешеләр корбаннарын кармакка бик җиңел генә каптыра. 42 процент очракта алар үзләре чылтыраткан кешенең исемен, фамилиясен, әтисе исемен дөрес әйтеп, ягымлы итеп, бәлагә таручының хәленә кергән, кайгырткан сыман итеп сөйләшә, Ә банк карталары турындагы шәхси мәгълүматны кулга төшерүгә, клиентның акчасын урлап, элем­тәдән юкка чыга.
 
“Росфинмониторинг” җитәкчесе Юрий Чиханчин үзе эшләгән ведомоствоның сайтында: “Пандемия афәте килеп чыкканнан соң, “ковидка каршы көрәш, гади гражданнарга һәм эшкуарларга ярдәм күрсәтү” битлеге астында, җинаятьчеләрнең бер төркеме салымнан качуның һәм хөкүмәттән бүлеп бирелгән акчаларны үзләштерергә маташуның күләгәдәге яңа схемаларын куллана башлады”, — дип хәбәр итә. Бу җәйдә Русия Пенсия фондының Красноярски өлкәсендәге төбәк органына көн саен йөзләгән пенсионер чылтырата башлаган. Аферистлар: коронавирус чире таралу сәбәпле, һәр пенсионерга 1000 мең сум пособие түләнәчәк, моның өчен паспортны, пенсия кенәгәсен, СНИЛСны күрсәтү дә җитә дип, ялган хәбәр таратып, олы яшьтәгеләрнең шәхси мәгълүматларын үзләштерергә керешкәннәр. Бәхеткә, аларның койрыкларына тиз басканнар. Хабаровскидагы мошенниклар, үзләрен төбәк хакимияте вәкилләре итеп күрсәтеп, “инфекция белән көрәшү өчен” дигән сылтау белән, үзләре ачкан бер компания счетына халыктан акча җыярга тотынганнар. Коронавируска каршы препаратлар эшләп чыгару белән шөгыльләнүче “Avast” компаниясенең Русиядәге вәкиллеге җитәкчесе Алексей Федоров белдергәнчә, әлеге чир таралганнан бирле коронавируска бәйле ялган хәбәр таратучы сайтлар, маскалар, дарулар сатучы интернет кибетләр саны бермә-бер арткан.
 
Берәүләр авыр чирдән интегеп, сырхауханәләрдә тилмереп, сызланып, ята; табиблар ял-йокы күрмичә, үз гомерләрен куркыныч астына куя-куя, айлар буе пациентларның гомерен саклап калу өчен көрәшә, ә намуссыз аферистлар кешеләрнең хәсрәтле, борчулы, хафага төшкән чагыннан бик оста файдаланып, оятсызларча аларның кесәләрен чистарта. Нәрсә инде бу, Ахырызаман галәмәтеме?
 
 

Хәмидә ГАРИПОВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 11.12.2020
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»