поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
11.12.2020 Фаҗига

Кайбычтагы фаҗига: "Кызы әнисенең үлгәненә ышанасы килми..."

Әлеге вакыйга бөтен республиканы шаулатты. Чыннан да бик катлаулы, кызганыч, ике гаиләне дә кара кайгыга салган каза булды бу. Җәнлек-җанварларның авылларга ияләшүе, үзләрен кешеләрнең ихаталарында хуҗаларча тотуы, кешеләрнең малларын аулавы турында без күп тапкырлар язып чыктык. Әлеге фаҗига нигезендә дә нәкь менә шул ята.

— Хәзер авыл җирлегендә бүре яки төлке йорт хайваннарына һөҗүм итә икән, аларны бары тик Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яки полиция хезмәткәре генә атып үтерә ала. Аучы моны эшләргә хокуклы түгел. Хәзер аучылык законнарын шуның чаклы үзгәрттеләр ки, мин хәтта карганы да атарга тиеш түгелмен. Минем моңа хокукым юк, - ди аучы Мансур ага, Кайбычтагы хәлләргә бәя биреп. Менә шуңа күрә ерткыч хайваннар шәхси йортларга ияләште. 
 
***
Тикшерү материалларына күз салсаң, менә шулар билгеле. Кабат-кабат төлке һөҗүменнән гарык булган Вәлиуллиннар да, ничарадан бичара дигәндәй Колангы авыл җирлеге башлыгы Фидәил Нигьмәтҗәновка мөрәҗәгать итәргә булганнар. Үзен хуҗаларча тоткан төлкене ничәмә-ничә тапкыр күргән мәрхүмә Диләрәнең тәмам теңкәсенә тигән бу җанвар, күрәсең. Берничә тапкыр борчулы шалтыратудан соң Фидәил әфәнде Диләрә һәм Ринат Вәлиуллиннар белән алдан ук сөйләшеп төлкене ауларга булалар. Авыл җирлеге башлыгының мылтыгы (махсус рөхсәт кәгазе бар) да була. 
 
Фаҗига 7 декабрь кичендә килеп чыга. Бер яктан, беркем дә яшәмәгән биләмә, икенче яктан, Вәлиуллиннарның өе һәм теплицалары, биредә алар кышкы чорда кош-кортларын асраганнар. Нәкь менә шулар янына ияләшкән дә инде төлке. 
 
Баштан өчәү ауда торганнар, әмма берникадәр вакыттан соң Диләрә ирләр яныннан китеп бара. Шулчак караңгылыкта ялтыраган күзләргә охшаган яктылык күреп ала Фидәил белән Ринат. Авыл җирлеге башлыгы ике тапкыр шул якка атып җибәрә. Нидер гөрселдәп аугач кына ирләр моның кеше икәнлеген абайлап алалар, килсәләр, яраланган Диләрә ята. Баксаң, ул башына фонарь киеп сарайга чыккан икән. Ире аны тиз арада хастаханәгә китерә, ләкин Диләрә күп кан югалтудан вафат булган.
 
Диләрәнең ире әлеге хәл турында берничек тә сөйли алмады, ул бу фаҗигадән әле дә айный алмый. 
—  Чакырдык, килде, шулай булыр дип, кем уйлаган соң аны, - диде ул.
 ТР Кайбыч районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев исә Фидәил Вәлиуллин белән очрашып сөйләшүен белдерде.
— Бик авыр кайгы, сүз дә юк. Фидәил дә нык кайгыра. Ринат белән Фидәил төлке күзенә оүшаган яктылык күргәч, баштан фонарь белән яктыртып караганнар, шул да кебек, юк та кебек, янә яктыргач, ир атарга булган, - дип сөйләде ул. 
 
Тикшерү комитеты "Саксызлык аркасында үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Бу ике елга кадәр иректән мәхрүм итүне аңлата.
—  Шикләнелүче, сарай артында йөри дип уйлап, «төлке»гә ике тапкыр аткан, пуля Диләрә Вәлиуллинаның күкрәк читлеген яралый. Хатын-кызны хастаханәгә алып китәләр, әмма юлда ул вафат була, - дип аңлата  Россия тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
 
Диләрә белән Ринат Вәлиуллиннар әле бер ай элек кенә олы улларын армия сафларына озатканнар. Ә кече кызлары сигезенче сыйныфта белем ала. 
 
Мәрхүмәне җирләргә бөтен авыл халкы җыелган. Ерак Көнчыгышта хезмәт иткәнлектән, әнисен улы җирләргә кайта алмаган. Кызының да аны исән килеш истә тотасым килә дип, газизкәенең үле гәүдәсенә карамаган.
Бу җинаять эше нәрсә белән тәмамланмасын — әлеге вакыйга ике гаилә өчен зур фаҗига. Шулай ук республика өчен җитди проблема да ачыкланды - төлкеләр авылларга һөҗүм итә һәм халык мөстәкыйль рәвештә аларны җиңә алмый.
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 10.12.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»