поиск новостей
  • 10.02 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.02 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.02 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 13.02 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Февраль
  • Фәнис Яруллин (1938-2011) - язучы
  • Гөлинә Гыймадова - журналист
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
Архив
 
10.09.2010 Мәдәният

VI ХАЛЫКАРА МӨСЕЛМАН КИНОСЫ ФЕСТИВАЛЕ ПРОГРАММАСЫ

Казанда үткәреләчәк VI Халыкара мөселман киносы фестивалендә күрсәтеләчәк фильмнарның программасы төзелде. “Родина” мәдәни-күңел ачу үзәге кинофорумны уздыруның төп урыны санала, быел да фильмнарны күрсәтү шунда оештырылачак. Фестивальдә катнашучы фильмнарны “Родина” кинотеатрында бушлай карап булачак.

“Родина” кинотеатрының өч залында биш көн дәвамында фестивальдә конкурс һәм конкурстан тыш программада катнашкан фильмнар күрсәтеләчәк. Шулай итеп, 15-19 сентябрьдә Иран, Мисыр, Гонконг, Франция, Төркмәнстан, Алжир, Бөекбритания, АКШ, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Сирия, Бәһрәйн Патшалыгы, Иордания, Азәрбайҗан, Норвегия, Бангладеш, Армения, Тунис, Согуд Әмирлеге, Марокко, Судан, Казахстан, Германия, Россия, Һиндстан, Филиппин Республикасы, Катар, Әфганстан, Сенегал, Палестина, Италия һәм Төркия кинематографистлары төшергән 51 конкурста, 13 конкурстан тыш программага кергән фильмнарны тамаша кылырга мөмкин.

 

Бары тик “Родина” кинотеатрында, Казанда үткәреләчәк VI Халыкара мөселман киносы фестиваленең бүләк сыннары өчен ярышучы фильмнарны күрерсез. Алар 10 номинациядә тәкъдим ителә:

 

– иң яхшы тулы метражлы фильм  өчен (продюсерга тапшырыла);

– иң яхшы анимацион фильм (продюсерга тапшырыла);

– тулы метражлы фильмда иң яхшы режиссура өчен (режисссерга тапшырыла);

– тулы метражлы фильмда иң яхшы сценарий өчен (сценарий авторына тапшырыла);

– тулы метражлы фильмда иң яхшы операторлык эше өчен ( операторга тапшырыла);

– тулы метражлы фильмда иң яхшы ир-ат роле өчен;

– тулы метражлы фильмда иң яхшы хатын-кыз роле өчен;

– иң яхшы кыска метражлы  фильм өчен ( режиссерга тапшырыла);

– иң яхшы тулы метражлы документаль фильм өчен (режиссерга тапшырыла);

– иң яхшы кыска метражлы документаль фильм өчен (режиссерга тапшырыла).

 

Төп номинацияләрдән тыш, конкурс программасының иң яхшы фильмнары фестивальнең аерым бүләгенә – “Кино сәнгатендә гуманизм өчен” дип исемләнгән Татарстан республикасы Президентының махсус призына – ия булачак. Ул гуманизм идеяләрен барлык тулылыгы белән чагылдыра дип табылган иң яхшы кинолентага тапшырылачак. Шулай ук төрек дөньясы халыкларының мәдәниятын һәм традицияләрен күрсәтә алган кинокартина өчен Халыкара төрек мәдәнияты оешмасы “ТЮРКСОЙ”ның махсус призы әзерләнгән.

 

“Родина” мәдәни-күңел ачу үзәгендә шулай ук конкурстан тыш программада тәкъдим ителгән Шахрияра Бахраниның “Царство Соломона”, Тарана Дэвисның “Дороги в Мекку”, Овидио Салазарның “Посещение дома Бога” кинокартиналарын күрергә була. Фильмнарны аларның режиссерлары үзләре халык хозурына тәкъдим итә.

 

“Родина” мәдәни-күңел ачу үзәгендә фильмнар 10.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр барачак.  Фестивальдә катнашучы фильмнарны карарга керү ирекле. Фестивальнең программасы белән www.kazan-mfmk.com сайтына кереп танышырга яисә “Родина” кинотеатрыннан сорашырга була.

 

Исегезгә төшерәбез, Казанда үткәреләчәк VI Халыкара мөселман киносы фестивалендә АКШ, Франөия, Алжир, Мисыр, Иран, Иордания, Норвегия, Палестина, Италия, Бөекбританиядә төшерелгән 29 дөньякүләм һәм Россия премьералары тәкъдим ителә. Конкурска 29 илдән барлыгы 50 кинокартина сайлап алынган, шуларның 13е тулы метражлы, 17се документаль, 10сы кыска метражлы һәм 10сы анимацион картиналар.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы