|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.12.2020 Медицина
Реанимациядә шәфкать туташлары эчеп исергән?
Ростов өлкәсендә яшәүчеләр дәваханәдә эш урынында эчеп исергән шәфкать туташларын видеога төшергән. Видеоязманы LifeShot Телеграм-каналы бастырып чыгарган. Кадрларда аякларында чак басып торган ике шәфкатҗ туташын күрергә була. Аларның берсе коронавируслы авырулар белән эшләгәндә кия торган махсус костюмда. Шәфкать туташлары кабинет ишеген ябарга тырыша, әмма ролик авторлары ишекне яптырмый, “медработница”лардан перегар исе килә, ди. Кадр артындагы ханым, ачуы килеп, бу шәфкать туташларының төнге сменада эшләүләрен әйтә. Автор сүзләренчә, дәваханәгә авыр хәлдә аның әнисен китергәннәр, һәм ул исерек шәфкать туташларыннан әниемне нишләтерсез дип сорый.
Кайсыдыр моментта шәфкать туташларының берсеннән туп-туры атлап узуын сорыйлар. Ул башта стенага тотынып берничә адым атлый, аннары өч тапкыр үз күчәре тирәсендә әйләнә. видео авторлары полиция чакыртырга җыенуларын әйтә.
LifeShot язуынча, шәфкать туташларын Миллер районының Үзәк район дәваханәсенең реанимация бүлегендә төшергәннәр. Баш табибка шелтә белдергәннәр, ә реанимациянең дежур табибына – кисәтү.
Чыганак: Lenta.ru
Фото: donnews.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|