поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Сезнең компаниядә ничә кеше эшли?
    – Яртысы.
Бүген кемнәр туган
  • 21 Июль
  • Фирдәвес Әхтәмова (1939-2012) - актриса
  • Әлфия Ганиева - журналист
  • Радик Миңнәхмәтов - эшмәкәр
  • Кирам Сатиев - баянчы
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
Архив
 
09.12.2020 Фаҗига

Кайбыч фаҗигасы: «Бөтен район шок хәлендә»

«Бу – коточкыч. Бу – һич башка сыймый торган үкенечле хәл! Бөтен район шок хәлендә”. Дүшәмбе көнне Кайбыч районының Колаңгы авылында булган зур фаҗига турында район халкы менә шулай ди.

Авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗанов Диләрә исемле хатын-кызны ялгыш төлке дип белеп, атып үтергән. Без районга шалтыратканда, мәрхүмәгә җеназа намазы укыйлар иде. Аны әнисенең туган авылына, татар зиратына җирләячәкләрен әйттеләр. 38 яшьлек хатынның ике баласы ятим калган.
 
Район вәкиле әйтүенчә, Фидаил Нигъмәтҗанов авыл җирлеге башлыгы булып 2002 елдан бирле эшли. Профессионал ук булмаса да, законлы рәвештә корал тоткан булган. Ауга да йөргәләгән. Бу турыда авыл халкына да мәгълүм булган. Төлкеләр әледән-әле килеп җәфалагач, Диләрә ханым ире белән авыл җирлеге башлыгына беренче тапкыр 29 ноябрьдә мөрәҗәгать итә. “Фидаил абый, кил инде, бөтен кош-кортларны үтереп бетерә бит инде. Тавыкларны теплица да урнаштырып карадык, көн саен берничәне тотып алып чыга бит”, – дип әйткәннәр. Гаилә дүшәмбе кич белән тагын мөрәҗәгать итә.
 
– Кич 6 тулып узгач, Диләрә ханым Фидаилгә елап шалтырата. “Ярар, тавык, куяннарны ташып бетерер дә, ләкин минем бит өйдә балам бар. Аның өчен куркам. Төлке кыргый булып, аңа ташланса, шуннан куркам, – ди.
Шуннан соң гына Фидаил Нигъмәтҗанов сейфтан мылтыгын алып, әлеге хуҗалыкка бара. Ир белән хатын аны бергә каршы ала. Билгеле инде, ул килгәндә генә төлкене очратмыйлар. Авыл җирлеге башлыгы кайтып китәргә җыена. Хуҗабикә өйгә кереп китә. Җирлек башлыгы хатынның ире белән сөйләшеп, урамда калалар. Бервакыт ире, Фидаил Нигъмәтҗановка: “Кара әле!”- дип, ниндидер яктылыкка төртеп күрсәтә.
 
– Агачлыклар арасында, ташландык бер урында нидер шәйләнә. Шунысы һич аңлашылмый, бу бит бакча ягында да булмый. Бөтенләй кире, һич уйламаган якта була. Яктылыкны бөтен җирдә башка кия торган фонарь булган дип язалар. Әйе, анысы да булган, тик ул гына булмаска да мөмкин. Ире инде чыннан да, ниндидер күзләр уйнады, дип бара. Шуннан соң ир “Китә бит инде, ат!” дип берничә мәртәбә кабатлый. Фидаил шул якка төбәп, фонарь яктыртып карый. Шуннан соң атып җибәрә. Ире кабат: “Китә бит инде. Тагын бер ат!” – дигәч, икенче тапкыр ата. Бер тавыш та ишетелми. Шулвакыт хатын 40 метр араны узып, ирләр янына килеп чыга да “Фидаил абый” дип җиргә егыла… Ир-атлар хатынны хастаханәгә алып китсә дә, кызганыч, табиблар коткарып кала алмый, – диделәр районнан.
 
Атна-ун көн элек кенә олы уллары армия сафларына киткән булган икән. Шушы көннәрдә Ерак Көнчыгышка барып урнашкан гына булырга тиеш, диләр. Телефоны үзе белән булмагач, аңа әлегә хәбәр дә итә алмаганнар. Җитмәсә, карантинда да икән. Улларыннан тыш, 14 яшьлек кызлары бар.
– Безнең район кечкенә булгач, бар халык берләште. Дуслар, күрше-күлән, туган-тумача, беркем беркемне гаепләмичә, соңгы юлга озатабыз менә… Фидаил да шушында. Диләрәнең әнисе белән кочаклашып тордылар… Ул да бик кызганыч. Халык өчен тырышып йөри торган, бик күп яхшы эшләр эшләүче кеше югыйсә. Төрле милләт кешеләрен тигез күреп эшләде. Ул бу очракта да, төлкене кеше сүзен тыңлап атарга килгән бит югыйсә. Быел җәй йортын да яндырдылар аның. Хәсрәт өстенә хәсрәт. Каян килеп чыккан Диләрә ул ташландык җиргә? Ник өйдән чыгып, шул якка киткән ул? Һич аңламыйбыз. Шаккаткыч хәлләр. Кызы да әнисенең өйгә кереп чыгуын әйтә. Күрәчәк күз йомдыра, диләр. Улын армиягә озатканда да, бик озак кочаклап елады, диләр. Заправкада эшли иде. Бик ачык ханым иде мәрхүмә.
 
Әлеге вакытта тикшерү эшләре бара. Чыннан да бик кызганыч, үкенечле хәл. Мәрхүмәнең гаиләсе өчен дә, авыл җирлеге башлыгы өчен дә әйтеп бетермәслек зур хәсрәт. Ике гаиләгә дә зур сынауларны узып чыгардай сабырлык, Диләрәнең авыр туфрагы җиңел булсын, дип телибез.
Фото бизәү өчен бирелде: wallhere.com

Зөһрә САДЫЙКОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 09.12.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы