поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
09.12.2020 Язмыш

17 ел улын көткән ана: “Йөрәгемнән кан тама”

Дания апа – очраклы танышым. Мондый танышуларны “узып барышлый” диләр. Кечкенә генә гәүдәле, йөзен әйтеп аңлата алмаслык сагыш баскан, әмма карап торышка йомшак күңелле кешегә охшаган бу ханымны почтада очраттым.

Чират озын, көтеп утыра торгач, сөйләшеп киттек. Почтадан чыккач та, тиз генә аерылыша алмадык. Шушы берничә минут эчендә Дания  апа белән туганнарга әйләндек тә куйдык. Ә язмышы аның, чынлап та, авыр һәм үзенчәлекле. Каян киләдер аңа шулкадәр көч һәм сабырлык...
 
– Миңа күтәрә алмаслык сынау килде, – дип сөйли башлады танышым. – Менә 17 елдан бирле инде, алты айга гына дип еракка – Төмән якларына эшкә чыгып киткән улымны көтәм. 17 елдан бирле йөрәгемнән кан тама, бер дә туктамый тама, күзгә генә күренми. Җыеп барсаң, ничә чиләк булыр иде икән? Газиз баламны кичә генә озатып калдым кебек, ә уйласаң, ничә еллар узган бит инде. Ә ул кайтмады, югалды, сугышлардагы кебек хәбәрсез югалды.
 
Үзем Арча якларында – авылда туып-үскән, баш-аягым белән авыл кызы. Кичләрен гармун тавышлары ярты төнгә кадәр тынмый, чөнки авыл клубы тулы яшьләр, төне буе биеп җырласалар да, арып туктыйсылары юк. Әтисез үскәнлектән, авыл тормышының бөтен михнәтләрен күреп үссәм дә, авылым йөрәгемә бик якын иде. 70нче елларда урта мәктәпне тәмамлагач, кая да булса кереп укып, һөнәргә ия булу теләге барыбызда да көчле иде. Мин дә, әниемнең бер бөртек ялгыз кызы булсам да, авылымны өзелеп яратсам да, читкә чыгып киттем. Медицина училищесын тәмамлагач, ике елга Фирганә өлкәсенә практикага юллама бирделәр. Ул елларда хөррият, дөнья күреп эшләп кайту бер дә куркытмады мине. Тик кире кайтулар гына насыйп булмады. Язмыштан узып булмады. Канаты киселгән коштай очып китә алмый калдым.
 
– Ни өчен туган ягыгызга кайта алмадыгыз? – дип бүлдерәм Дания апаны.
 
– Эшкә җибәрелгән хастаханәнең баш табибы хатын-кыз иде, – дип ул сүзне бераз ерактанрак башлады. – Китәр көннәрем җиткәч, инде өйләнергә әзер булган, 23 яше тулган малаена алып калды. “Акыллы гына татар кызы туры килсә, шәп булыр иде”, – дип йөргән татар гаиләсе бу. Каенанам буласы хатынны сугыштан соң Фирганәгә эшкә җибәргәннәр икән. Ул, югары белемле табиб, укытучы булып эшләүче Уфа татарына кияүгә чыккан. Озак яши алмаганнар, Уфаның чибәр егете бала тугач: “Елак бала белән читен”, – дип чыгып киткән дә, бүтән күренмәгән. Каенанам өчәр смена эшләп, баласын үзе генә үстергән, укыткан. Агроном иде булачак ирем. Бу хатын гел мине үзләренә алып кайтып йөри башлады. Әле, “күзикмәк пешереп бир”, ди, әле “теге эшкә булыш”, ди. Урман кисеп үскән авыл баласына авыр эшләр түгел бит. Булышам, ник булышмаска?! Күңелем саф, аны-моны уйламыйм. Өлгергән җимешләрне дә җыешам, варенье-компотлар ясарга да булышам. Беркөнне: “Кал, балам, бездә, чык минем улыма кияүгә”, – ди бу. Улы да яна-көя бугай, алларымда ак тастымал булып җәелеп ятарга да риза. Ул арада авылдан телеграмма килеп төште: “Я согласна. Мама”, – дигән. Әни җибәргән, бәгырь кисәгем. Мин аптыраган үрдәккә болай дип төшендерделәр. Бик ансат кына уйлашып: “Телеграмма сугып карыйк әле, әнисе нәрсә дияр икән, алайса гел әни янына кайтам дип тора”, – дигәннәр. Рәхәт тормышта, җылы җирдә, тәмле җимешләр ашап яшәгән бу кешеләр нәрсә аңлый соң? “Ник алай эшләдегез инде?” – дип елавыма: “Менә, әниең риза бит, юкка елыйсың”, – диделәр. Янган йөрәгемне авыл кызы булып, татар тәрбиясе алган табигатем басты. Авылга кияүдән кайткан кыз кебек кайтыммы? Телеграмманы: “Ваша дочь хочет остаться. Ренат”, – дип егетнең исеме белән биргәннәр бит. Янып үлсәң үл, кешедән оят, көлә генә күрмәсеннәр. Болай да әтисез үстем, инде анда кайтып, кияүгә дә чыга алмыйча калыйммы?
 
Туй ясарга риза булмадым. ЗАГСтан да өйгә килеп язылыштырдылар. Баш табибның һәркайда сүзе үтә иде. Ир хатыны булдым. Каккан-суккан кеше юк, эштә хөрмәт итәләр, яшәргә кирәк. Ләкин март аеннан ук хуш ис таратып, гөрләп чәчәк аткан җимеш агачлары да, әллә нинди сагышлы итеп гөрләгән күгәрченнәре дә, гел кояшлы көннәре дә эчемне пошыра. Күз яшьләрем ага да ага. Күз яшьләремне туган ягымның, газиз авылымның йомшак искән салкынча таң җилләре дә юар иде. Кыскасы, мине сагыну сагышы басты. Җәннәт кебек илләренең матурлыгы күземә дә күренми. Башыннан үткән кеше беләдер.
 
...Чүп өстенә чүмәлә дигән кебек Дания апаның ире дә авыру булып чыга. Моны ул вакыт узгач кына белеп ала.
 
– Ир дигәнем зыянсыз, мыштым гына бер кеше, – дип дәвам итте Дания апа. – Ул эпилепсия авырулы булып чыкты. Ярты ел торгач кына миннән яшергәннәрен белдем. Учетта торган табибына кердем, нинди чир, ни өчен – беләсе килә бит. “Балачактан бездә учетта тора, көчле дарулар эчә, бала тапма, “дебил” булыр”, – диде олы гына яһүд табибы. Аңкы-миңге булып яныннан чыгып киттем, чөнки карынымда – ике айлык балам. Ходаемнан таза-сау бала тусын дип ялвардым.  Ир бала туды, акыллы, сау-сәламәт булып үсте. Ләкин мин аңа гомер теләмәгәнмен. Күз кырыем белән карап, чынлап та, сау микән бу бала, дип уйлап куйган чакларым да булды. Гөнаһка батып, шулай уйлаганмын икән. Улым мине Әфганстанга җибәрүдән алып калды. 80нче елда алдынгы-белемлерәк медикларны шунда җибәрергә туплый башладылар. Китәселәр китеп торды, алты ай эшләргә кирәк иде шунда. Исемлектә мин дә бар. Йөрәгем ярылам-ярылам дип йөри, качып та калып булмый. Ә минем сакчым-фәрештәм бар икән, карынымда әле беркемгә дә әйтмәгән өч айлык балам. Әйтүем булды, котылуым булды. Исән-сау туып, матур гына булып үсеп килә, минем дә күңел урынына төште бераз.
 
...Бер генә бала аз дип уйлап, шул ук вакытта теге яһүд табибының “дебил” дигән сүзләре искә төшеп тынгы бирми йөргән көннәрдә Әфган ягыннан алар яшгән урамдагы кунакханәгә 30лап бала китерәләр. Алар сугыш барганда, әти-әнисез калган, элек шушы Азия якларыннан Әфганстанга күчеп киткән таҗик гаиләләренең балалары булып чыга.
 
– Балаларны жәлләп, тегесен-монысын күтәреп, яннарына көненә өчәр кереп чыгам, – ди танышым. – Бик күп кеше килә, мин генә түгел. Яңа туганнан алып 5 яшькә кадәр булган балалар арасында ике яшьлек Дилбәр исемле гаҗәп матур, бөтерчек кебек кыз бала бар иде. Шуны үземә балалыкка алырга хыяллана башладым, чөнки гаиләләргә балаларны алырга рөхсәт бар иде. Документлар гына җыярга кирәк. Документлар әзер. Каенанам ярдәме белән мондагы җитәкчелек белән килешенде. Миңа канатлар үскән кебек, очып йөрим. Документларны обкомга тапшырырга киттек, ә анда бер бюрократ хатын кулына эләктек. Ирем 2нче төркем инвалид булгач, безгә бала бирергә ярамый икән. Канатларым каерылып кайтып киттем, булмады, күз яшьләренә тагын юл ачылды. Ярый, монысы да үтеп китте. Насыйп булмагач, нишлисең? Яшәргә кирәк.
 
90нчы еллар башында Фирганәдә чуалыш-сугышлар башланды. Урамнарга танклар кереп тулды. Безнең ише хастаханә эшчеләре төнлә дә дежур торды. Аксыл чәчле, зәңгәр күзле 10 яшьлек улыма урамга чыгарга да куркыныч. Фетнәчеләр күзенә күренсә, урыс дип кыйнап ташларга да күп сорамыйлар, чөнки берничә урыс-татар балалары белән шундый очраклар булды. Ә минем кулымда – Ходайдан сорап алган, үзем тапкан 1 яшьлек кызым, бәгырь җимешем. Ләкин аның әтисе башка иде. Ирем белсә дә, бик яратып үстереште. Кешеләр күченеп китә башлады. Минем дә кайтыр урыным, авылым, әнием бар дидем дә, өч бүлмәле фатирыбыздан бер шырпы да алмыйча, бары кием-салымны гына эләктереп, ишекләрен ачык калдырып, барыбыз бергә авылга күчеп кайттык. Тырышып-тырмашып яңабаштан яшәп киттек. Туган якта кеше үлә димени?! Яши, билгеле.
 
– Улыгыз белән ни булды соң? – дип сак кына сүз катам...
 
– 23 яше тулып киткән, урта белемле, сварщик, кранчы һөнәрләренә ия булып эшләп йөргән улым бер көнне: “Акча эшләргә китәм мин, әни, юк-бар хезмәт хакына яшәп булмый, акча эшләп кайтам, машина алыр идем”, – диде. Машина алгач, тормышы рәтләнер кебек тоелгандыр инде. Ул вакытта хезмәт хаклары күпме эшләсәң дә, аякка басып китәрлек түгел иде шул. Эшли генә башлаган кешегә бигрәк тә. “Төмән өлкәсенә эшкә чакыралар, шунда китәбез”, – дип кайчандыр бергә укыган, район егете белән чыгып киттеләр. Китмәскә үгетләп, ялынып ялваруларымның файдасы булса икән! Бергә киткән иптәше кайткан, аны барып күрдем. Ул миңа: “Без анда аерым җирләрдә эшләдек, аны эшкә киткән җиреннән кайтмады диделәр, бүтән күрмәдем, кайтып киттем”, – диде. Күршеләребездә өй телефоны бар иде. Ул Төмәндә чакта апрель аеннан алып октябрь ае башына кадәр өч тапкыр сөйләштек. Соңгы шалтыратуымда: “Әни, эш бетте, кайтырга җыенам”, – диде. Һаман да җыена микәнни соң балакаем? Барлыгына сөенеп, шөкер итмичә, карынымда чакта ук: “Сау булыр микән бу бала?” – дип шикләнебрәк йөргән улым миңа рәнҗеп, тәкъдиремә язылганын күрим дип, Ходай кушуы буенча мине утка салып китеп югалдымы? Кайларда тилмереп йөрде икән, кемнәр кулына төшеп вәйраннар булды икән, хәерсез Төмән якларының кайсы җирләрендә ята икән? Сорауларыма җавап юк. Балам суларга төшкәндәй югалды. Озын буйлы, чибәр, җырлы-моңлы, гитарасын кулыннан төшермичә, матур итеп татарча җырлап, дусларын янына җыя торган бер татар малае урыс якларының рәхимсез кешеләре арасында юкка чыкты, әрәм булды.
 
...Бүген кызы белән киявенең игелекле гаиләсендә балаларын, оныкларын карашып, Ходайдан сабырлык һәм үзен кичерүен сорап, әйбәт кенә яшәп ята Дания апа. Ире 50 яшендә үк үлеп киткән.
 
– Балаларыбызга туган җирләреннән китәргә язмасын иде, үз авыл-шәһәрләрендә эшләрдәй эшләре, ашардай ашлары булсын иде. Газиз аналарга да улларын рәнҗетмичә, кимсетмичә-шикләнмичә бәхетле балалары белән кайгы-хәсрәтсез яшәргә язсын иде, – ди кайгы кичергән ана.
 
...Ул 17 ел буе улын көтә... Инде бармаган, сорамаган кешесе калмаган. Хәтта бүген дә ул хат кочаклап почтага килгән. Ананың чираттагы хаты кабат Төмәнгә очты. Тик ул хатлар җавапсыз... Йа, Аллам, сорауларына җавап табарга ярдәм ит син аңа, газаплама ана йөрәген...
 
Фото: pixabay.com
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 09.12.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»