|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.12.2020 Хәвеф-хәтәр
Төлке дип хатын-кызны атып үтергән авыл җирлеге башлыгына каршы җинаять эше кузгаттыларТатарстанның Кайбыч районында Колаңгы авылы җирлеге башлыгы бер хатын-кызны атып үтергән. Башына фонарь куйган хатынны ир-ат төлке белән бутаган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына әлеге хәл белән таныш чыганак хәбәр итте. Авылда яшәүче бер хатын-кыз үз хуҗалыгында төлкеләр еш йөрүгә зарлана. Хатын-кыз иртәнге якта карда җәнлек эзләрен һәм кош каурыйлары күреп ала. Ул бу проблема белән җирле башкарма комитетка мөрәҗәгать итә.
Авыл җирлеге башлыгы әлеге хатынның ире белән бергә караңгы вакытта бакчада качып, кыргый хайванга ау оештырырга була. Ул арада хуҗа хатын, маңгайга киелә торган фонарь куеп, сарайга барырга җыена. Фонарьның корылмасы аз булу сәбәпле, аның уты сүрән була һәм җирлек башлыгы аны төлке күзенең ялтыравы дип уйлый.
Ир-ат хатын-кыз ягына таба төзәп, ике тапкыр аткан. Ир-атлар хатынга атуларын аңлагач, ире аны хастаханәгә илтә, тик табиблар хатын-кызны коткарып кала алмый.
Авыл җирлеге башлыгы законлы рәвештә корал тоткан, һәлакәт вакытында исерек булмаган, элек хөкем ителмәгән. Әлеге фаҗига буенча тикшерү үткәрелә.
Татар-информ агентлыгы соңрак хәбәр иткәнчә, Тикшерү комитеты әлеге факт буенча җинаять эше кузгаткан. Эш РФ Җинаять кодексының 109 маддәсенең 1 өлеше буенча кузгатылган ("Саксызлык аркасында үлемгә китерү"). Аның буенча иң зур җәза - 2 ел иректән мәхрүм итү.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|