|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.12.2020 Мәдәният
Кариевта премьера - «Яратып туялмадым»12 декабрь 18:00 сәгатьтә Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 сезонның дүртенче премьерасын тәкъдим итә. Татар театрына нигез салучыларның берсе булган Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская бәхете һәм бәхетсезлеге, мәхәббәте, шәхси фаҗигасе — болар барысы Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллинаның юбилее уңаеннан махсус куелган “Яратып туялмадым” спектаклендә тасвирланачак. Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның соңгы еллары Чистай психоневролгия интернатында үтүе билгеле. Әсәр тарихи чыганакларга таянып язылган. Анда героиняның интернатта үткән гыйбрәтле еллары тасвирлана. Спектакль бары тик сәхнәдә тамаша уйнаганда гына үзен бәхетле итеп хис иткән хатын-кыз ялгызлыгы, аның авырулары белән көрәшүе һәм интернатта тормышка ашкан хыялы турында. Тамашачыда мелодрама кызгану хисен тудырырмы, яки киресенчә горурлану хисенме?.. Бу сорауга җавапны спектакльне карап белерсез. Премьерага санаулы көннәр калды. Билетлар алып калырга ашыгыгыз. Кариев театры касса телефоны: 237-62-51
--- |
Иң күп укылган
|