поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.09.2010 Җәмгыять

«БУЛМАСА»ЛАР БУЛМАСА…

Их, җәмәгать, гаҗәп кешеләр без! Гаҗәпләнә белүебез белән дә, башкаларга гаҗәп тоелган әйберләргә гадәти каравыбыз белән дә дөньядагы башка бер генә илдәге халык белән дә охшашмаганбыз. Сабакны без үзебезнең хаталардан гына алырга өйрәнгән. Хәер, үзебезнең хата да сабак бирми.

Юкса Русиянең үзәк өлешендә янгыннар бетте дигәндә генә, Волгоград өлкәсе дөрләп янып ятар иде микән? Юк, моңа безнең илдәгедәй ваемсызлык һәм җавапсызлык кына юл куя ала. Ә ул бездә зур. Миллиардларча долларга төшкән янгыннар өчен җавап бирүче дә табылмады. Әйе, ниндидер губернатор урынбасарлары, район җитәкчеләре урыннарыннан “очты”. Ләкин кулга тотып селкерлек исем юк. Әле сишәмбедә Думада янгыннар мәсьәләсе буенча депутатлар гәпләшеп утырды. Коммунистлар ут чыгуда “Бердәм Русия”не гаепләде. “Бердәм Русия” вәкилләре коммунистлар чорында, 70нче еллар азагында КПСС карары белән торф ятмаларын корытуны, шул сәбәпле ул чорда да “кызыл әтәч” афәтеннән интегүләрен искә төшерде. Әгәр бу янгыннар булмаса, без урман януның да олы бер сәясәт икәнлеген дә аңламый яшәр идек. Авылларга ут капмаса, премьер-министр Владимир Путинның оста пилот икәнлеген дә белмәс идек.

 

Хәер, Владимир Путин булмаса, тулы бер ил халкы “Лада Калина”ны иң шәп машина дип уйлап та бирмәс иде. Ә ул сары “Калина” белән ярты илне әйләнеп чыкты. Дөрес, юл читендә аны күреп калучы гади халык булмаса... Путин кортежының видеоязмасы хәзер бөтен интернетка тулды. Очраклы рәвештә бер акыллы башы төшереп алган аны. Әлбәттә, алдан өч-дүрт джип бара, аннан соң әлеге дә баягы сары “Калина”. Аннан тагын джиплар, автобуслар, ике-өч “Ашыгыч ярдәм” машинасы. Алар артыннан исә нәкъ Путинныкы төсле... тагын бер сап-сары “Калина” җилдерә. Иң арттан тагын бер шундый ук “Калина”ны эвакуаторга төяп илтәләр. Иң шәп машина ватыла-нитә калса дип, тагын икене запаска алганнар, димәк. Менә шулай, кемдер багажникта запас көпчәк йөртә, ә кемдер – запас машина. Икене, унны да йөртер иде дә бит, шул гади халык булмаса...

 

Әгәр корылык булмаса, Русия җитәкчелеге авыл хезмәтчәннәре барлыгын белмәс иде. Ипи, карабодай, сөт, ит кебек товарның чынында күпме торуын белми яшәр иде хакимнәребез. Хәер, болай да белмиләр инде. Чөнки алар кибеткә керер алдыннан эленә торган махсус бәяләр бар бит. Нигә кыйммәтле товар белән Президент яисә премьер-министрның кәефен кырырга? Казанда балык кибетен ачканда Татарстан премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов сәвит чоры хатирәсен сөйләде. Ул вакытта райпо кибетләренә комиссия килгәндә сатуда, һичшиксез, каз булырга тиеш булган икән. Кибет директоры аны өеннән алып килә. Берне һәм бер көнгә генә, комиссиягә күрсәтер өчен.

 

– Әгәр берәр гади кеше казны алырга теләсә, директор үзе үк йөгереп килеп: “Ала күрмәгез, озак ятып катып беткән инде ул”, – дип әйтә иде, – ди Равил Моратов.

 

Әлеге чорлардан әле дә ерак китмәдек.

 

Корылык булмаса, нефтьнең ашарга яраксыз булуын да белмәс, Белоруссиянең тугандаш дәүләт икәнлеген дә искә төшермәс идек. Ә искә төшерергә туры килде. Бар өмет шул Белоруссия бәрәңгесенә. Чөнки Русиянең үзендә “икенче икмәк” орлыкка салырлык та юк. Хайваннарның кешеләр төсле үк ашыйсы килүен дә белми яшәр идек. Корылык моны да күрсәтте. Ә безнең илдә хайваннар күп. Барысын да ашатып бетерергә кирәк. Сатирик язучы Жваенцкий әйтмешли, тик, нигәдер, кайбер хайваннар гына, тамаклары туйгач, чит илгә качу ягын карый...

 

Түрәләр булмаса, ришвәтчелекнең ни икәнлеген белмәс идек. Ә ришвәтчелек булмаса, аның белән көрәшергә тиешле күпме кеше эшсез калыр иде, коррупцияне бетерү өчен тәгаенләнгән акчаны кая куяр идек?!

 

“Килешмәүчеләр маршы” булмаса, Русия ОМОНы нишләр иде икән? Аларга да эш калмас иде! Чөнки хәзер пенсионерлар митингларга чыкмый. Бәрәңге, карабодай, пенсия, субсидия һәм тагын әллә нәрсәләргә чират торудан арына алмый алар. Сәяси көчләрдән мәйданга чыгучы шул “килешмәүчеләр” генә калды. Нәкъ график буенча һәр айның 31ендә урамга агылалар. ОМОНга эш бар дигән сүз. Мөгаен, ай бу юлы утызыннан гына килә икән дип, кәефләре дә кырыладыр әле.

 

Их, ул “булмасалар”! Әрмәннәр булмаса, кем безгә кишер-суган китереп сатар? Үзбәкләр булмаса, кем шаурмасы белән ачлыктан саклап калыр? Таҗиклар булмаса, кем безгә универсиадага юллар, яңа корылмалар салып бирер? “Булмасалар” күп. Шулар арасында адашып беткәч, аларның барысы урынына да бераз гына акыл булса иде дип куясың...


Сәйдулла КУТУШЕВ
Безнең гәҗит
№ | 08.09.2010
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»