поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.12.2020 Милләт

Сызранның «Туган тел» мәдәният үзәгенә – 30 ел тулды

2019 - 2020 еллар Самара татарлары өчен юбилейларга бай булды. Узган елда гөрләтеп өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгын бәйрәм иткән булсак, быел яше буенча аны өлкә “Бердәмлек” газетасы куып җитте. Сызран “Туган тел” татар мәдәни үзәге дә басмабызның яшьтәше икән, шушы көннәрдә 30 яшен тутырды. Юбилярны бәйрәм белән котлаганда, бүгенге эшчәнлеге белән кызыксынмыйча кала алмадык. Бу турыда безгә оешманың хәзерге җитәкчесе Наил Йосыпов сөйләде.

- Наил әфәнде, юбилей алдыннан оешманың тарихын барлап үтмичә булмас. Аның ничек оешып киткәне, эшчәнлеге турында сөйләп үтсәгез иде.
 
- Оешма өчен сызранлылар отставкадагы авиация полковнигы, хәрби очучы, мөгаллим Галиулла ага Габдрәшитовка бурычлы. Милли җанлы, актив кеше буларак, ул Сызран татарларында милли үзаң уяту, берләштерү теләге белән го-мере буе янып яши һәм, 1990 елларда андый мөмкинлек күренгәч тә, ярдәм сорап үзенең җитәкчесенә – генерал-майор Алексей Федорович Базаровка мөрәҗәгать итә. Һәм ул ярдәм кулы суза. “Без тиз арада җыелышка чакыру билетларын ясап тараттык. Билгеләнгән көнне ике йөздән артык татар җыелды. Бер ел элек кенә оешкан “Туган тел” өлкә татар милли-мәдәни җәмгыятеннән Рәшит Абдуллов һәм Шамил Баһаутдинов та килделәр”, - дип искә ала Галиулла абый.
 
Җыелышта катнашучылар Сызран татарларының беренче иҗтимагый оешмасын – “Туган тел” татар мәдәнияте үзәген булдыралар һәм рәисе итеп Галиулла Габдрәшитовны сайлыйлар.
 
- Оешма Сызран татарларын берләштерә алдымы?
 
- Әлбәттә! Ял кичәләренә, төрле кызыклы очрашуларга, татар концертларына халык күп йөри. Галиулла абый оештырган курсларда татар телен һәм гарәп графикасын өйрәнүчеләр дә шактый була. Дүрт ел дәвамында җирле КТВ-Луч телеканалында татар телендә “Ислам һәм мөселманнар” тапшыруы күрсәтелеп килә. Анда Галиулла абый үзе һәм аның фикердәшләре Сызран татарлары тормышы, ислам дине белән таныштырып торалар. 1992 елда “Туган тел” татар мәдәнияте үзәге Сызранда беренче Сабан туен уздыра.
 
- Наил әфәнде, сызранлылар сезне актив кеше буларак белә. Волонтерлык белән дә шөгыльләнәсез, Сызранның иҗтимагый тормышында да кайныйсыз. Сез - “Сәлам” иҗтимагый хәрәкәте активисты да. Ә үзегез кайсы яклардан? Милли оешмага ничек килеп кердегез?
 
- Мин Сызранда, гади эшчеләр гаиләсендә туып-үстем. Бүген “Самаранефтепродукт” компаниясендә эшлим. Сама-раның техник университетын тәмамлаганнан соң, Сызран “Яшьләр үзәге”нең мәгълүмат бүлегендә эшли башлаган идем. 2017 елда актив татар яшьләре, Сызран татар конгрессы оештырып, мине аның җитәкчесе итеп сайлап куйдылар. 2018 елда “Туган тел” оешмасы утырышларының берсендә бу ике оешманы берләштерергә карар кылдык. Галиулла Габдулла улы актив, милли җанлы булуымны күрептер инде, “Туган тел” оешмасы җитәкчесе вазифаларын миңа тапшырды. Аңа да, кандидатурымны хуплаган оешма әгъзаларына да рәхмәтлемен, аларның ышанычларын акларга тырышып эшлим.
 
 
- Сезнең җитәкчелектә нинди эшләр башкарыла?

- Остазларыбызның эшен дәвам итеп, Сызранда татар телен һәм мәдәниятебезне саклап калу һәм үстерү юнә-лешендә эшчәнлек алып барабыз. Милләтебезнең киләчәге яшьләр кулында булуын истә тотып, үсеп килүче буын белән эшләүгә зур әһәмият бирелә. Мәсәлән, 2018 елда Сызранда “Татар яшьләре лидеры мәктәбе” дип аталган чара уздырдык. Җирле “Туган тел” татар мәдәнияте үзәге һәм Татарстанның “Идел” яшьләр үзәге оештырган чарада 13 яшьтән 25 яшькәчә егетләр һәм кызлар катнашты. Аның төп максаты — үсеп килүче буын кешеләрендә татар мәдә-ниятенә һәм тарихына карата кызыксыну уяту, милләтебезне саклап калуга юнәлтелгән гамәлләр эшләү. Яшь сызранлылар Казанда узган “Татар яшьләре лидеры мәктәбе”ндә дә, “Татар яшьләре көннәре”ндә дә актив катнашалар.
 
Танылган дин эшлеклесе, тарихчысы һәм агартучы Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгына багышланган чара уздырдык. Сызран татарлары арасында зур абруй казанган милләттәшебез Әбделхак Идрис улы Хаметов истәлегенә оештырылган “Хаметов укулары” да зур кызыксыну тудырды. Алар Сызран мөселманнары өчен зур тарихи вакыйга бу-лып, җирле татарларны берләштерү чарасына әверелде. Моны гади шәһәр халкы гына түгел, түрәләр дә уңай бәяләделәр.
 
Оешмабыз Сызран милли-мәдәни татар автономиясе уздырган чараларда да актив катнаша. Мәсәлән, Сабан туенда без милли уеннар уздыруны үз өстебезгә алабыз.
 
Кызганычка, коронавирус пандемиясе оешманың 2020 елгы эш планына үзгәрешләр кертте, планлаштырылган шак-тый чараларны уздыра алмый калдык. Шулай да Татарстан, өлкә оешмалары уздырган онлайн чараларда катнашырга тырышабыз.
 
- Наил әфәнде, Сызран “Туган тел” татар мәдәнияте үзәген тагын бер кат 30 еллык юбилее белән котлап, эшчәнлегендә уңышлар телибез! Бергә булыйк, бердәм булыйк!
 
Әңгәмәдәш – Алия АРСЛАНОВА.

---
Бердәмлек
№ --- | 08.12.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»