|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.12.2020 Фаҗига
Татарстанда «КАМАЗ» белән җиңел машина һәлакәтендә имгәнгән бала хастаханәдә үлгәнТатарстанда йөк машинасы белән җиңел автомобиль һәлакәтендә зыян күргән бала хастаханәдә үлгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Фаҗига кичә кичке дүрт тирәсендә Чистай-Түбән Кама юлында Борок авылы янында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча «КИА» автомобиле руле артындагы 28 яшьлек хатын-кыз бозлавык юлда машина белән идарә итә алмаган, каршы як полосага чыккан һәм «КАМАЗ» белән бәрелешкән.
Автоледи урында ук үлгән. Чит ил машинасындагы ир-ат белән баланы авыр имгәнүләр белән хастаханәгә китергәннәр.
«Ике яшьлек баланы коткарып алмаганнар, ул имгәнүләрдән үлгән. Хәзер һәлакәт урыннында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли», диелгән ведомство хәбәрендә.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|