|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.12.2020 Милләт
Китап, кофе һәм үзенчәлекле мохит... Татарстан китап нәшрияты «Әдәби кафе» ачты (ФОТО)Бүген “Татмедиа” бинасының (Декабристлар ур., 2) беренче катында Татарстан китап нәшриятының «Әдәби кафе» исемле яңа кибете ачылды. “Әдәби кафе” кунакларына уңайлы атмосфера, төрле зәвыкка җавап бирерлек китаплар, басма матбугат һәм тәмле кофе эчеп ләзәтләнү мөмкинлеге тәкъдим ителде. Кибеттә 700ләп исемдәге төрле жанрдагы китаплар сатыла. Алар арасында матур әдәбият, тарихи, фәнни-популяр әдәбият, татар әдәбияты классиклары белән беррәттән, яшь авторларыбыз әсәрләре, белешмәләр, фәнни әдәбият, альбомнар, затлы басмалар, юлкүрсәткечләр, һәм, әлбәттә, төрледән-төрле балалар китаплары бар. Бу Татарстан китап нәшриятының дүртенче сәүдә ноктасы. Казанның Бауман урамы, 19; Бауман урамы, 51 адреслары буенча ике кибете, Аргопромпаркта сәүдә ноктасы бар. Соңгы биш елда нәшриятның контрагентлар саны ике тапкырга артты. Хәзер Татарстан һәм Россиянең төрле почмагында 800 дән артык китап сатучылары бар. Татарстан китап нәшриятының китаплары Казан аэропортында, республикабызның һәм аннан читтәге төрле шәһәрләрдәге шәхси эшмәкәрләр кибетләрендә, “Китап” нәшриятының (Уфа) фирма кибетендә, шулай ук Казан, Түбән Кама, Урыссу, Бөгелмә, Зәй, Әлмәт , Алабуга, Чистай, Яшел Үзәндә “Любимый книжный”, “Читай город”, “Дом книги. Книга +” кибетләр челтәрләрендә сатыла.
--- |
Иң күп укылган
|