поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
07.12.2020 Җәмгыять

Үлгән көнендә дә җиде баласы исәнлегенә җиде дисбе тартып калырга өлгергән иде ялгыз ана

Язмышлар адәм баласын кайларда гына йөртми дә, ниләр генә күр­сәт­­ми. Бер шатлыгы белән кул җит­мәс­лек күкләрне әй­ләндерә, икенче вакытта исә иңнә­реңә күтәрә алмаслык кайгы- сагышына сала. Биг­айбә, кемле­геңне дә сорап тормый, нинди байлыгың бар, аңа да карамый!

Балалары булып та, картлар йортларында, сыр­хауха­нә­ләрдә көн күр­мәк аналар, аталар юк дисезме, ялгышмагыз, бар алар?! Хәтеремдә картлар йортында тәрбияләнүче шундый ак яулыклы бер әбинең язмышы хәтергә уелып калган. Әлеге ана ире белән җиде балага җан биргән, тәрбия кылган, бер улларыннан кала барысын башлы-күзле итүгә ирешкәннәр. Югый­сә, үстергәннәренең игелеген тоеп матур итеп яшисе генә калган кебек. Төп нигездә парлап яшәп калган гаиләнең ишеген кайгы шакый: бабай дигә­не­без мәңгелеккә күзен йома. Менә шуннан башлана инде әбиебезнең ялгызлык газаплары. Байлык бүлешергә атап кайткан балалар якага яка килешеп талашканнан соң, төп йортка эз- сукмакны суыта төшәләр. Әби язмыш бе­лән бергә-бер калганын көннән-көн ешрак сизә башлый. Алдан күрше­ләре, соңрак авылдашлары хозурына дучар була карчык. Догалы ак әбине беркөнне картлар йортына озатырга мәҗбүр булалар. “Иртә тудымы тәрә­зәдән балаларын көтте ана, балалар бит, һәр кичне алар исәнлеген сорап догалар укыды. Үлгән көнендә дә җиде баласы исәнлегенә җиде дисбе тартып калырга өлгергән иде”, — диеп күз яшьлә­рендә искә алганнарын хәтерлим янәшәдәге­ләр­нең. Шушы хәлне күзал­лаган мәлдә композитор Расил Әхәтов белән “Картлар йортында” дигән сагышлы җыр да иҗат иттек әле. Пәйгамбәребез Мө­хәммәт хәдисләрендә: оҗмах аналарның аягы астында диеп әйтелә. Ни әйтсәң дә, баласына җан иңдергән, тормыш бүләк иткән бөек зат бит ул ана кеше. Ак әбинең, бу ана­ның балалары җан газабы кичерми калмаганнардыр, әле дә үкенечләрдә сызланалардыр диеп фаразлыйм, иманым камил. Сүз уңаеннан әйтим әле, аның бүлмәдәшенең язмышы да кызганыч тәмамланган булып чыкты. Ир күр­мә­гән, баласы булмаган карчыкны туганнары үзләре янына алып кайтканнар. Яхшылыклары алдан ук ти­рән мәкергә төренгән булган икән шул. Ике ел чамасы үтте микән, әбине шәһәрдәге ике бүлмәле фатирын сатарга үгет­лиләр. Вакытлар үтү белән тиктомалдан гына үпкә катыш әр сүзләре ишетә башлый ул. Шундый олы гаугаларның соңгысыннан соң ялгыз карчык картлар йортына килеп эләгә.
 
Ак әби дигәннән, Казанга туганнарга килү юлындагы кибет ишек төбендә торучы матур ки­енгән татар әбиен еш очрата идем. Әби ишек тө­бендә хәер сорашып тора. Һәр килүемдә әбинең кулына сәдака салмыйча узмый идем. Көннәрдән-бер көнне кызыксына тө­шеп, ашарыма җитми дигәч, якыннанрак танышу максатыннан да әбине үзем белән кибеткә дәштем. Тик ул тәкъдимне кире какты, аңа акча гына кирәклеген аңладым. Бу юлы хәеремне мулданрак биреп карадым, бәлкем, әби өенә юл алыр. Бер­ничә сәгатьләр узганнан соң кайтырга чыкканда да әби “үз постында” иде әле. Ни кызганыч, димәк бу урын аның кәсеп ноктасына әйләнгән инде. Светофор тукталышларында хәер сорашучы инвалидлар да еш кына кызгану хисе уята. Тик ишетә-белүемчә аларның гарип­легеннән кайсыдыр ки оятсыз бәндәләр файдалана. “Кызганыч адәм” ярлыгын таккан мондый җаннарга минем фикерем башкачарак. Сүземне ни­гезләргә талпынып карыйм: ике аяксыз калып станок, компьютер артында утыручыларны, сукыр килеш массаж ясаучыларны, кулсыз килеш теше, аяк бармаклары ярдә­мендә иҗат итүче рәссам, шагыйрьләрне аз белә­безме?! Армия сафларында хезмәт иткәндә казарма җимерелеп аяксыз калган Башкортстан егетен бүгенге көндә кемнәр генә белми. Үткәннәренә күз салып бакканда, аның язмышы аяныч булса да, яшәү гамәлләре күпләргә үрнәк. Бүгенге көндә гаи­лә­сендә ике бала үсте­рүче, спорттагы казанышлары белән дөньяны шаккатырган, Эльбрус тавына күтәрелеп Гиннессның рекордлар китабына керә алган бу егетне язмыш каһарманы дими, кем дисең!
 
Моннан дистә еллар элек бетүгә дучар ителгән бер авылда ялгыз сукыр карт яшәде. Эре мал, сыер тотты, сыерларын үзе үк сауды әле. Ике фляга бе­лән чишмәгә төшеп, ике иңбашында су күтәреп кайтканын күргән булды. Балалары үгетләп алып киткәнче, дөм сукыр булуына карамастан, ничә еллар буена берүзе генә тулы канлы тормыш алып барды карт. Фатир диварлары арасында авылын сагынудан бәргә­лә­неп яшәүче “могикан карт”­ны язмыш озак газапламаган дип ишеттем. Аны авылына алып кайтып җирлә­деләр. Урыны оҗмахта булсын! Аның белән бәй­ле хәлнең тагын шунысы хәтергә нык уелып калган, сукыр димәс­сең, өстәл өстендәге ипи валчыкларын соңгысына кадәр кулы белән эзләп табып авызына каба иде карт. Сугыш елларында күргән ачлык анда ик­мәк­кә карата шундый кадер- хөрмәт тәрбияләгән, кү­рәм­сең. Аңа ипине күрше авылдан махсус китерә иделәр. Ипи килү ешаеп китсә, ул аларны сохари итеп киптереп җыя торган булган.
 
Хәер, ачлык күргән буын икмәккә олуг тәгам итеп карый белде. Әнием дә өстәлдәге һәр бөр­текне учына салып, шө­ке­­рана сүзендә иреннә­ренә сала торган булды. Аның апасы Казаннан кайтканда” олы күчтә­нәч” итеп берәр капчык сохари бе­лән кайтып тө­шәр иде. Ис­керә төш­кән ик­мәк калдыкларын киптереп бару, аның өчен изге га­мәл сыман булды. Ачлыктан исән-имин калу өчен кычыткан, черек бә­рәң­ге ашаган, ипине төш­лә­рен­дә генә кү­реп үскән буын бит алар! Шуңа­дыр алар­ның нә­сый­­хате күңеллә­ре­безгә бик бә­рәкәтле сеңә килде. Бер­вакыт чүп савыты янында кайнашкан, кайчандыр олы дәрәҗә җи­тәкче саналган абзыйга күзем төште. Мин чүп ил­тәм, ул тулы чиләк белән кайтырга чыкты инде. Үз- үзе бе­лән сөйләшеп кил­гән җирдән тукталып калды да: бу ипине чүплеккә чыгарып ташлаучы адәм имгәкләре дөньяны бел­миләр шул дип сыкранды. Чыннан да, күпме ипи калдыклары чыга чүплек савытларына. Ни әйтергә дә белмим, пластмасс, кәгазь өчен махсус савытлар булдырдык, бәлкем ипи калдыкларын җыю өчен дә нә­ни контейнерлар ки­рәк­тер. Хәер, тагын кем мә­шәкатьләнә инде аның белән. Авылда да мал-туар азайган бер вакытта, шәһәрләр турында сүз кузгатырга мөмкинме соң инде? Тик, бу нис­бәт­тән барыбер дә әниләр буынын күзаллап йөрәктә сыкраулы төер яши. ”Алар­ның ачы язмышына дучар итмә Тәңрем” дип догалы кулларны күккә төбәүдән ары китеп булмый шул безләргә бүгенге көндә.
 
Язмышларны үзебез язабыз диеп мактансак та, еш кына язмышлар безне җитәкләп диярлек йөртә. Кемне ничек, ни дәрә­җә­дә, нинди түбәнлектә, нинди югарылыкта — әй­түе авыр, әмма беләм: без язмыш иләгендә!
 
 

Вазыйх ФАТЫЙХОВ, Балык Бистәсе
Татарстан яшьләре
№ --- | 07.12.2020
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»