|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.09.2010 Җәмгыять
ҮЛЕМ БЕЛӘН ОЧРАШУЛАРБәхетсезлек кешене сагалап кына тора. Бүген исән кеше иртәгә инде бакыйлыкка күчә. Хәвеф-хәтәр адым саен. Туганыбыз Дамир, колбалы лампочкага сугып, кыйпылчыкның бер кисәге күзенә эләгеп сукырайды. Бер танышым Илгизәр сыңар кулы белән гармун уйнарга оста. Бала чакта ул кырда граната табып, аның кулында шартлый һәм ярты кулын өзә. Дустым Рөстәм, саксызлыгы аркасында, аягын трамвайга кистергән иде, ләкин һич тә төшенкелеккә бирелми, заводта эшли, укый, кичке мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт университетына юристлыкка укырга керә. Тормыш кора. Бер кыз үстерәләр. Күршедәге Кәримнең ике кулы да юк иде, ләкин ул Рәссамнар училищесын тәмамлаган талант иясе. Пумаланы авызына кабып, менә дигән картиналар тудыра иде.
Үземнең дә күп тапкырлар үлем белән очрашканым бар. Балык Бистәсе районының Олы Елга авылында түгәрәк күлдә бата башлау, сугыш елларында урманда имән агачында шөпшә оясы күреп, бал алырга теләгәндә, шөпшәләр чагу дисеңме?.. Иң истә калганы – базга егылып төшү.
Әни сугыш елларында бик матур чана алып биргән иде. Безгә ерак булмаган бәрәңге бакчасына кереп шуганда, базга егылып төштем. Иренем, авызым кан белән тулды. Елый башладым. Минем белән ишелеп төшкән кар өстенә басып карыйм, ишелә, менә алмыйм. Нык туңдым. Дер-дер калтыранам. Салкын, караңгы төшә башлады. Көн кыска, ә төн озын. Кич җитте. «Коткарыгыз!» – дип кычкыра башладым. Юк шул, бу тирәдән кеше узып йөрми. Тамагым карлыгып бетте. Өч сәгатьләп кычкырдым. Тагын үксеп елый башладым. Кайдадыр этләр өреп куя. Минем тирәдә ник бер җан иясе булсын. Аякларым туңды. Ничек булса да таң атканчы түзәргә кирәк. Кинәт аяк астында йомшак нәрсә сиздем. Салам, аны аяк астына җәйдем. Үтереп ашыйсы килә. Әнием нәрсә уйлый икән?
Ниһаять, таң ата башлады. Минем көчем бетте. Яңадан курку чолгап алды. Яктылык сизелгәч, яңадан кычкыра башладым. Юк, берәү дә ишетми. Кояш беленгәч, мин яңадан күренеп торган саламны йолкый башладым. Юешләнеп беткән бияләйләр белән эшләү уңайсыз иде. Ашыйсы килү басылды, эчәсе килә башлады. Саламны йолкый торгач, бер агач башы күренде. Базның тирәнлеге 3 метр чамасы булгандыр. Таякларны куеп, чана белән тоташтырып, шуңа басып кычкырам. Көннең икенче яртысы башланды. Әгәр буран чыкса, баз авызын кар басып китсә, бүген актык көнем була икән....
Кояш бату ягына авышты. Күзләр йомыла. Мине үлем йокысы җиңә башлады. Чыгуга өметем бетте. Елаудан туктадым.
Кинәт тавыш ишеттем:
– Банат апа, Рафаэль монда! Базга егылып төшкән.
Коткаручылар миңа баскыч төшерделәр. Аякларым сизми. Дөнья белән хушлашу чигенә җиткән идем.
– Улым, кадерлем, төне буе йокламадык апаң белән. Сине төне буе эзләдек. Исән, улым исән!
Шул көнне мине аракы белән ышкыдылар. Калганын хәтерләмим. Колакларым шешеп, үпкәләрем кабарып, авырып яттым. Ике ай укырга йөрмәдем.
Үлем белән тагын бер тапкыр олыгайгач, Мамадышка барганда очраштым. Ярты юл узгач, автобус таудан зур тизлек белән төшә башлады. Автобусның сул ягыннан бер исерек төркем безнең автобуска ашыга. Берсе, автобусны туктатам, дип, каршына басты, автобус кинәт икенче якка борылды да ауды. Яралылар күп иде, үлдем дигәндә, тагын исән-сау калдым. Берсендә эштән баш инженер Куйбышевка (Самара) командировкага җибәрде. Аэропортка якынлашабыз. Төшкәч, безнең АН-24 самолетының бер көпчәге әйләнми, яна башлады. Экипажга барып әйттем. Әгәр самолет бер якка ауса, бензин багы шартласа, көлгә әйләнәбез. Аллаһы Тәгалә бу юлы да саклады.
Тыныч кына яшәп ятканда, 2008 елны автобус тукталышына чыккач, кинәт йөрәк чыгымлый. Өйгә ничек атылып кергәнемне дә белмим. Үләргә яттым, кеше гомере нинди кыска... Эшләнеп бетмәгән эшләр. Хатыным, балалар күз алдымда. Аңны югалтып барам.
Табибның: «Быстро калий, успеем», – дигән сүзләрен генә ишетеп калдым. Үлем белән күзгә-күз очрашкач кына яшәүнең кадерен аңлый башлыйсың икән шул.
Рафаэль САЛЬМУШЕВ |
Иң күп укылган
|