• 03.03-05.03 Данир Сабиров. Уникс. 18:30
  • 06.03-09.03 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 17:00
  • 06.03-08.03 "Ак чәчәкләр кебек..." (12+) Премьера! Кариев театры, 18:00
  • 09.03 Фирдүс Тямаев. Пирамида. 19:00
  • 10.03 Әлмәт Татар дәүләт драма театры гастрольләре. "Кибет" (18+). Кариев театры, 12:00 һәм 18:30
  • 11.03 Ришат Фазлыйәхмәтов. Ленин клубы. 18:30
  • 18.03 Айдар Галимов. Ленин клубы. 18:30
  • 20.03-22.03 Әнвәр Нургалиев. Уникс. 18:00
  • 01.04-06.04 Рифат Зарипов. Уникс. 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 02 Март
  • Нәҗибә Сафина - шагыйрә
  • Гафур Каюмов (1959-2018) - режиссер
  • Әмирхан Еники (1909-2000) - язучы
  • Дәрҗия Аппакова (1898-1948) - язучы
  • Әсхәт Галимҗанов (1936-2016) - хәйрияче
  • Айрат Хаметов - биюче
  • Бер бозаулаган аклы каралы сыер бозавы белэн сатыла.СРОЧНО. ТЕЛ 89050220598
  • Флология юнәлешендә иҗади эшләр башкарам. тулырак 89274109001
  • Продаю комнату в коммунальной квартире, которая расположена по адресу: Казань, пр-т Ибрагимова, 37. Общ. площадью 13 кв.м.На 2/5эт. Входная дверь в комнату металлическая, пластиковые окна, на полу ламинат.Кухня, туалет, душ в коридоре с отдельным входом. В квартире сделан косметический ремонт.Доброжелательные соседи. Месторасположение комнаты очень удобная , развитая инфраструктура, всё в шаговой доступности(магазины,школы,аптеки). Во дворе детские сады, детская площадка, парковка своя. Отличная транспортная развязка, откуда можно добраться до любой точки Казани. Метро "Яшьлек" в 5 минутах пешим ходом. Автобусная остановка рядом. Парк Победы рядом. ТЦ Парк Хаус, Тандем, ДК Химиков, московский рынок всё в шаговой доступности. 870000р. Тел.89274000105
  • Казанда Дементьево урамы 31дэ булмэ арендага бирелэ хакы 8000сум.89178593518 ватсапка языгыз.
  • Актанышта тозелеш объектына монолитчиклар, каменщиклар хэм торле эшкэ кешелэр кирэк. 89376209888
  • Актанышнын узендэ/якын-тирэ авылларда 6 айга торырга квартира яисэ ой эзлим. Чисталык хэм вакытында тулэп баруны гарантиялим. 89376209888
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Продаю земельный участок (ИЖС) площадью 4.47 соток в поселке Вознесение на ул. Вишневая. Кадастровый номер: 16:50:270238:293 Все коммуникации: газ, вода, электричество. Центр поселка, рядом остановка 68 автобуса, асфальтированная дорога до участка, развитая инфраструктура - поликлиника, детский сад, магазин, дом культуры. Улица жилая, заселенная. Хорошие, добропорядочные соседи. Участок проверен на красные линии, охранные зоны и обременения. Все документы готовы. Продажа от собственника. 8-9173-9597-53
  • Казан шэхэре Приволжский районы,Дубравный 2Д урамында бер булмэле квартирга озак вакытка, начар гадэтлэре булмаган кеше кертэбез шалтыратыгыз 8:00-22:00 кадэр!!89274289028
 
 

 
Архив
 

               

06.12.2020 Мәдәният

Полиция хакындамы, әллә җәмгыять китекләреме: Тинчуринда яңа спектакль!

Тирән фикер, фәлсәфә эзләп театрга йөрүчеләр өчен түгел бу спектакль. Тормыш авырлыкларыннан, ыгы-зыгыдан бераз качып, ял итәргә, күңел күтәрергә теләүчеләр өчен. Сүз К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында әле кичә генә тамашачыга тәкъдим ителгән “Полиционер” спектакле хакында.

Театрда хәзер төрле режиссерлар эшли. Әйтергә кирәк, спектакльләрнең барысы да үзенчәлекле. Иң мөһиме аларда татарга хас әйберләр сакланып кала. Гомумән, Тинчурин театрында ниндидер бер өйдәгечә җылы мохит сизелә һәм гадилекне яратучылар театрның даими тамашачысыдыр дип ышанасы килә.

Полиционерны да 2014 елдан алып Казан дәүләт Яшь тамашачы театрында баш режиссер булып эшли торган Туфан Имаметдинов сәхнәләштерде. Пьеса авторы — “Әкият” Татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев.

Илгиз әсәрне бәлки алданрак язган булгандыр, чөнки эчке эшләр министрлыгындагы реформалар моннан нәкъ ун ел элек башланган иде. Әмма спектакльдә чагылыш тапкан юмор, җәмгыятьнең “китекләре” бүген дә актуаль. Кызганыч, бездән соң да әле актуаль булудан туктамас. 

Спектакльгә әзерлек март аенда ук башланса да, тамашачыларга ноябрьдә генә тәкъдим итү насыйп булды. Сәбәбе — пандемия. Тик бу тамашаны “чиле-пешле”лектән коткарган. Әле күптән түгел генә авыр хәлдә хастаханәгә эләккән Зөлфия Вәлиева да сәхнәне дер селкетеп, җырлап-биеп йөри. Гадәттә лирик, йомшак күңелле образларны гәүдәләндерә торган курчак кебек кенә Гөлчәчәк Хафизова да тамашачыга башка яктан ачылды. Ә төп герой — Идеалны башкарган Алмаз Фәтхуллинны әйтеп торасы да юк. Ул биегәндә оркестр чокырына төшеп китмәсә ярар иде дип уйлап, борчылып утыручылар мин генә булмаганмын, мөгаен… 2019 елдан гына театрда эшли башлаган Эдуард Никитинның Хафиз роле артистның театрда беренче зур эше дияргә дә була. Оркестр дигәннән, алар үзе бер аерым спектакль куйды диярлек. Шул ук вакытта артистлар белән бербөтен булды. 

Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов спектакльнең беренче бүлеген тамаша кылганнан соң, фикерләре белән минем белән дә уртаклашты.

-Бу спектакль лирик комедия. Автор ниндидер көчле конфликтларны, тормыштагы зур, җитди фәлсәфи мәсьәләләрне чыгаруны максат итмәгән. Вакыйгаларның милициянең полициягә үзгәртүгә багышланган булуына карамастан, бүген дә ул кабул ителә. Халыкчан, җиңел юмор, тамаша залы белән сәхнәнең бик нык якынаюы, берләшүе, татар кешесе өчен хас булган диалог-монологлар гади, кызыклы, авылча булуы чагыла. Монда культуралылык саклау, ошатырмы-ошатмасмы дип уйлап тору юк… Авыл кешесе ничек “маңгайга бәреп” әйтсә, спектакльдә дә шулай. Рухына, җанына рухи азык эзләп килгән кешегә спектакль бәлки кызык та түгелдер. Авыл кешесе өчен бик тә якын булган әйберне шәһәрдә туып-үскән яисә башка милләт кешесе аңлап бетермәскә дә мөмкин. Үзара мөнәсәбәт, мисалга ир белән хатын мөнәсәбәте, ул татарга гына хас сыйфат. Башка милләт кешесе бер-берсенә алай дәшмәскә дә мөмкин. Бу спектакльнең тамашачысы булыр кебек тоела миңа, – дип фикерләре белән уртаклашты Әлфәт әфәнде.

Лилия ЛОКМАНОВА, "Шәһри Казан" газетасы


---
Тинчурин театры
№ --- | 06.12.2020
Тинчурин театры печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№1 (909358) / 07.12.2020 07:06:54

Туфан Миңнуллин бер вакыт,"Иделем акчарлагы"на килгән мәктәп укучысы Илгиздән; " Ничә пьеса язасың?"-дип сорагач,Илгиз:"Көн саен- берәрне"-дигән,имеш.Туфан абзый,шунда тузынып :"Минем урынга гына килеп утырасың калган икән инде. Мин гомерем буена язган утыз пьесаны син бер айда язасың икән...Өстәвенә, өйләнмәгән килеш,гаиләдә ир белән хатын мөнәсәбәтен тасвирлап яткан буласың. Борын астыңа мыек чыкканын көт,ичмасам!"-дип сүккән,имеш.Инде Илгизнең бөтен башын йон басты, сүгәргә- Туфан юк.Вәт куя инде ул шул мыексыз чакта язан"пьесаларын".

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar