поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
05.12.2020 Милләт

Бүген 70 яшен тутыручы Фәүзия Бәйрәмова: «Милләт кайда — мин шунда булдым»

5 декабрьдә татар халкының күренекле сәясәтчесе, язучы, җәмәгать эшлеклесе, тарихчы Фәүзия Әүхәди кызы БӘЙРӘМОВАга 70 яшь тулды. Шул уңайдан "Ирек мәйданы" газетасына биргән интервьюсын тәкъдим итәбез.

— Фәүзия апа, юбилеегызны нинди хисләр белән каршы аласыз? Туган көнегез уңаеннан нинди вакыйгалар, очрашулар көтелә?
 
— Бу илдә 70 яшькә җитү — могҗиза ул, аны Аллаһның рәхмәте дип кабул итәм. Элек тә юбилейлар белән мавыкмадым, хәзер бигрәк тә мондый зәхмәт вакытында бәйрәм итеп йөрергә уйламыйм. Шуңа күрә бу нисбәттән бернинди вакыйгалар һәм очрашулар булмаячак. Күңелем тыныч, ыгы-зыгы юк, олыгаю чорымны моңсу сабырлык белән, шөкрана итеп каршылыйм. Язучы өчен иң зур вакыйга һәм иң кадерле бүләк — яңа китабы чыгу. Мин дә гомеремнең бу көненә буш кул белән килмәдем. Быел энциклопедик хезмәт дәрәҗәсендәге 600 битле тарихый-документаль китабым дөнья күрде, аны үз хисабыбызга чыгардык. Бу илленче китабым иде. Төркиядә “Ана” китабының төрекчәсе басылып ята, ул Чыңгыз Айтматовның “Ана шәҗәрәсе” исеме астында шушы көннәрдә дөнья күрәчәк. Шулай ук Татарстан китап нәшрияты юбилеема “Һиҗрәт” китабын әзерләде, ул да быел дөнья күрер дип көтәбез.
 
— Үткән гомерегезгә борылып карагач, мөгаен, горурлык хисе тоясыздыр. Милләтебез өчен шактый эш башкардыгыз, бик күп әдәби, тарихый мирас тупладыгыз. Шулай да үкенечкә калган эшләр булмадымы?
 
— Әйе, Аллаһка шөкер, гомерем заяга узмады. Үземнән соң зур әдәби һәм тарихый мирас кала — дистәләгән роман һәм повесть, йөзләгән фәнни-популяр, документаль язма, тарихый шәхесләр турында хезмәтләр... Моның өстенә милли сәясәттә башкарган эшләр — Татарстанда беренче милли оешмалар, сәяси фиркаләр, шаулап үткән беренче корылтайлар, депутатлык, милләт хакына сәяси ачлык, татар халкының бәйсезлеге, гаделлек өчен утыз елга сузылган көрәш, шуның өчен берничә тапкыр хөкем ителү — болары да минем тарих. Үзем сайлаган язмыш. Милләткә иң кирәк вакытта мине шушы юлга чыгарган өчен, Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтлемен! Нинди генә авырлыклар күрсәм дә, бу елларны иң бәхетле чагым дип исәплим, чөнки милләтнең яңа тарихын яздык! Тагы бер гомерем булса, нәкъ шушы юлдан китәр идем. Бер үкенечем бар — дингә иртәрәк килгән булсам, шәхси тормышымда кайбер ялгышларны ясамас идем. Әмма монысы да минем тормыш, минем язмыш...
 
— Бүгенге тормышыгыздан канәгатьсезме?
 
— Әлхәмдүлилләһ, бүгенге тормышым Аллаһка шөкер! Янымда таянычым, ярдәмчем — ирем бар, бөтен тормышны ул алып бара, минем эшем — язу. Балаларым исән-сау, икесе дә Казанда, бер-беребезгә ярдәм итеп яшибез.  30 ел Чаллыда торсам да, беркайчан да зур татар дөньясыннан аерылмадым, милләт кайда — мин шунда булдым. Нинди генә каршылыклар очраса да, Аллаһ ярдәме белән теләгән җиремә бардым, теләгән сүземне әйттем, теләгән нәрсәмне яздым, теләгән китабымны чыгардым. Хакимиятнең күзенә һәм кулына карап тормадым. Хәзер аралашу чикләнсә дә, милләт өчен кискен вакытларда үз сүземне әйтергә җаен табам, интернетны бик файдаланам, тел һәм дин, кеше хокуклары буенча даими рәвештә төрле урыннарга хатлар язам. Иң зур бәхетем — дин юлында булуым, иҗатымның да шуңа хезмәт итүе. Каршымда берәм-берәм бөтен капкалар ябылганда да, бер капканың үзем өчен һәрчак ачык буласын беләм, ул — Аллаһның һидәят капкасы... Һәм миңа шул җитә.
 
— Яшьләргә тормыш итү буенча нинди киңәшләр бирер идегез?
 
— Яшьләргә берничә киңәшем бар. Беренчесе — шәхси мәсьәләдә. Гаилә корганда фикердәш булырдай кешене эзләгез, ягъни тоткан юлыгыз, мәсләгегез, кыйблагыз бер тарафта, уртак булсын. Икенчесе — иҗтимагый мәсьәләдә. Гаилә, үзегез өчен генә яшәмәгез, ул кысалардан чыгып, милләткә, халыкка файда китерерлек шөгыль табыгыз. Бу сезгә җан рәхәте бирәчәк һәм җәмгыятьтә социаль статусыгызны күтәрәчәк. Өченчесе — барлык эшләрегезне дә Аллаһ ризалыгы өчен, башкаларга файдасы тисен, дип башкарыгыз. Инде соңгысы — татар халкының зур тарихы, олы мирасы барлыгын, дәүләт тоткан милләт булуын истән чыгармагыз. Кайда, кем арасында яшәсәгез дә, милләткә хыянәт итмәгез, иманны бирмәгез, дәүләтле халык булып яшәргә омтылыгыз! Безне — олыларны онытмагыз...
 
"Ирек мәйданы" редакциясе үзенең укучылары исеменнән Фәүзия апа Бәйрәмованы олы юбилее белән тәбрик итә. Алдагы гомерегезне җан тынычлыгы, сәламәтлек белән, тигезлектә үткәрергә язсын. Милләтебез, әдәбият, тарих, сәясәт өчен куйган тырышлыкларыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Котлауларга "Матбугат.ру" да кушыла.
 
 

Рәзилә РӘСИМ
Ирек мәйданы
№ --- | 05.12.2020
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»