|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.12.2020 Шоу-бизнес
Чаллыдан инвалид кыз җырчы Алсу белән дуэт башкарганЧаллыда яшәүче Азалия Яфәсова “Белая трость” Халыкара хәйрия фестивалендә җиңү яулады. Әлеге проектны ел саен Россиянең атказанган артисты Диана Гурцкая оештыра. Азалия фестивальдә Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Алсу белән җырлады. Алсу һәм Азалия дуэты “К тебе” җырын башкарды. Жюри Чаллы кызының сәләтен югары бәяләде. Ул 30 катнашучы арасында җиңүче дип табылды.
14 яшьлек Азалия күрми, өстәвенә целебраль параличлы инвалид. Ул 3 яшеннән җырлый. Татар һәм рус телләрендә җырларга ярата. Клипларда төшә. Бүгенге көндә ул “Йолдызлык”, “Добрая волна” кебек Халыкара, Россия һәм республика күләмендәге фестивальләрдә лауреат булган.
Азалиянең “Белая трость” фестивалендәге чыгышын 7 гыйнвар көнне федераль каналда күреп булачак, дип хәбәр итә "Чаллы ТВ".
--- |
Иң күп укылган
|