|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.12.2020 Хәвеф-хәтәр
Балалар бакчасында түшәм җимерелеп төшкәнКемеровода 28 ноябрьдә тантаналы рәвештә ачылган яңа балалар бакчасында түшәм ишелеп төшкән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. 200 урынга исәпләнгән белем бирү учреждениесе Федераль адреслы инвестицион программа кысаларында төзелгән. Аны төзү һәм җиһазлау өчен федераль бюджеттан - 249, өлкә казнасыннан - 51, урындагы бюджеттан 64 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, бу хәл нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, түшәм япмалары конструкциясенең яшерен дефекты җимерелүгә сәбәпче булган. Хәзер бу урында комиссия эшли, белгечләр бинаның барлык конструкцияләрен тикшерә.
Фото: activityedu.ru
--- |
Иң күп укылган
|