|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.12.2020 Шоу-бизнес
Татар эстрадасы йолдызларын 2020 елның Яңа ел корпоративларында җырлату ничә сумга “төшәчәк”?Кызыклы суммалар. Күз төшереп алыгыз: 1. Элвин Грей корпоратив шоуга кабаттан бәя күтәргән — 600 дән 700 мең сумга кадәр җиткергән. 2. Ришат Төхвәтуллин — быел аның гонорары 3 тапкырга артып, 500 мең сумга җиткән.
3. Салават Фәтхетдинов 2018 елда бу исемлектә беренче урынны югалтып, 2020 елда икенче урыннан өченчегә тәгәрәде. Аның гонорары артса да, күпкә булмаган: элеккеге 250 мең сум урынына 350 мең сум түлисе булачак хәзер — бусы да 40 минутлык чыгышы өчен генә.
4. Айдар Галимов — бер сәгатьлек чыгышы өчен 200 мең сум түләргә әзер, 150 мең сум түләсәләр - 35-40 минут җырлаячак ул.
5. Фирдүс Тямаев үзе генә җырлаганга 150 мең сум, төркеме белән чыгыш ясауга 200 мең сум ала.
Татарстан һәм Башкортстан җырчыларының тагын бишесе Яңа ел корпоративларына иң кыйммәтләрдән саналучы артистлар 10-лыгына кергән һәм чыгышлары өчен 100 мең сумнан күбрәк гонорар ала. Мисал өчен, Эльмира Кәлимуллинаны чакырырга теләсәгез — 170 меңне әзерләгез, Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов 150 меңгә йөри, Илназ Минвәлиев 150 мең сораячак, Раяз Фасыйховның гонорары да 150 мең, Иркәгә 130 мең сум җитә.
Чынмы икән?
Эльмира ИБРАГИМОВА |
Иң күп укылган
|