поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.12.2020 Җәмгыять

"Мин синең хакка яшим": Көчле авариядә биш кешедән ул гына исән кала

Чаллыда яшәүче 54 яшьлек Гөлназ Гыйльметдинова моннан 16 ел элек юл һәлакәтенә очрый. Биш кешедән ул гына исән кала. Үзе белән булган хәлне сөйләү әле дә авыр аңа. Сәфәргә бергә чыккан газиз ире, апасы белән җизнәсе, туганнан туганы авария урынында ук вафат була. Шушы көн аның тормышын икегә бүлә. 11 яшьлек улы ятим калмасын өчен ул яшәргә тырыша.

– Ул вакытта Казанга апам белән җизнәмнең бергә яшәүләренә 25 ел тулуны бәйрәм итәргә барган идек. Бик күңелле  утырдык, матур очрашу булды. Иртәгесен кайтырга чыктык. Алабуга районына кергәч, Чаллыга борыласы урында һәлакәткә юлыкканбыз. Нәрсә булганын хәтерләмим. Мине Алабуга хастаханәсенә алып киткәннәр. Коридорда ятканда гырылдап җибәрүемне ишетеп, исән икән дип реанимациягә салалар. Мин анда үлем белән яшәү арасында ятып, 16 нчы көнне генә айнып киткәнмен, – дип искә ала Гөлназ. – Уянып киткәч, кыяфәтемне күреп яңадан аңымны җуйганмын. Кулыма бик нык зыян килгән. 13 урыннан сөякләрем сынган. Аягыма аппарат куйганнар иде. Күзләремә пыяла кереп тулган. Сөйләшә дә алмаганмын.
 
Гөлназ хастаханәдә 2 ай ята. Улын Лаеш районының Комлы Кавал авылында яшәүче апасы тәрбиягә ала. Аннары Гөлназны да Казанга күчерәләр. Икенче апасы 8 ай буе тәрбияли аны.
 
– Бу вакытта әнием дә аларда яши иде. Апам кайдан көч тапкандыр: әле дә гаҗәпләнәм. Елыйсы килгән чакларда әнигә карый идем. Ул дүрт баласын югалтып та, сынмады-сыгылмады. Авыртуны сиздермәскә тырыштым. Һәр туган көн саен Аллаһы Тәгаләдән улым һәм әнием хакына яшәсәм иде дип сорадым. Әнием исә, мин синең хакка яшим, дип әйтә иде. Ике ел элек, 93 яшенә җитеп, бакыйлыкка күчте, – ди ул.
 
Гөлназ тернәкләнгәнче елдан артык вакыт уза. Авариядән соң уң кулын югалтып, сулын көчкә саклап калалар. Бик озак вакыт сул кулым авырта дип, аны  төреп йөри. Тикшерелә торгач, яңадан хастаханәгә ятарга кирәклеген әйтәләр. Сул кулына катлаулы операция ясап, пластинка куялар.
 
–  Аллаһы Тәгалә сынаулар биреп, мине сыныйдыр, дидем.  Әкренләп догалар өйрәнә башладым. Хәтерем югалган иде. Догалар ятлау гына ярдәм итте. 45 яшемдә намазга бастым. Тормышымдагы әлеге хәл мине күп әйбергә өйрәтте. Мин шөкер итәргә, сабыр булырга тырышам, – ди ул. – Сәламәтлегемә зыян килсә дә, үземне башка өлкәдә сынап карап, бөтенләй яңа дөнья ачтым. Элек мәктәптә укыганда да, чаңгы ярышларында катнашып, Татарстан чемпионатында беренче урыннарны яулый идем. 2008 елның инвалидлар декадасында мине чаңгы ярышына чакырдылар. Бар көчемне җыеп, 25 елдан соң кабат чаңгыга бастым. Егылдым, әмма башкалар күрмәсен дип, тизрәк сикереп тордым. Ярышта 1 урынны яуладым. Шуннан соң башка өйдә бикләнеп ятмаска сүз бирдем.
 
2010 елда өстәл теннисы белән мавыга башлый ул. Гомерендә бер тапкыр да кулына ракетка тотып карамаган килеш!
 
– Тәүге тапкыр Сабага ярышка барганымны әле дә хәтерлим. Өченче урынны алдым, медаль алгач, кош тоткандай сөендем. 2012 елда исә бөтенләй спортка чумдым. Кул эшләремне дә ташладым. Чаңгы ярышлары, йөзү, җиңел атлетика, шахмат, теннис, кул көрәше, дартс белән шөгыльләнә башладым. Спорт мине дөньяга алып чыкты. Россиякүләм бәйгеләр, дөнья чемпионатында катнашам. Тиздән Мәскәүгә җыенам. Хәзер шуңа әзерләнәбез. Чаңгы сезонын да ачып җибәрдек, – ди Гөлназ. – Нинди генә уңышларга ирешсәм дә, бу хакта сөйләргә яратмыйм. Мактану була бит ул. Кырымда узган ярышлардан биш ел рәттән призлы урыннар яулап кайткач та, берни сөйләмәгән идем. Холкым шундый. Иң мөһиме – күңел халәтем. Миңа дусларым белән рәхәт. Спортка килүемә бер дә үкенмим. Тормыш авырлыкларын җиңәргә миңа спорт булышты.
 
11 яшендә әтисез калган улы Илназ – бүген инде үзе гаилә башлыгы. Хатыны Алинә белән Айзилә исемле кыз үстерәләр.
 
– Улым үскәндә минем авыр вакытларым булды. Хастаханәләрдә ятканда ярдәмгә килгән укытучыларына, сыйныф җитәкчесенә рәхмәт. Балам йөземә кызыллык китермәде. Аның тормышына  сөенеп яшим. Бәхетләре булсын дип телим, – ди Гөлназ. – Адәм баласы михнәткә түзә, рәхәткә чыдый алмый. Тормыш юлымны күз алдыннан үткәргәч, әнә шулай дим. Сынаулар тикмәгә бирелми. Аларны да уза белергә кирәк. Беркайчан  төшенкелеккә бирелмичә, күңелне тыңлап яшәүгә ни җитә?! Мин авыру, дип өйдә утырырга кирәкми, үз юлыңны табу мөһим. Саулык тигез бирелмәсә дә, күңелең сәламәт булсын!

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 04.12.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»