|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.12.2020 Мәдәният
Милли музейда Салих Сәйдәшев декадасы башланып китте (ПРОГРАММА)2020 елның 3-16 декабрендә Казанда танылган татар композиторы, татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшевнең 120 еллыгына багышланган декада узачак. Татарстан Милли музее оештырган ункөнлекнең төп максаты — Салих Сәйдәшевнең иҗади мирасын популярлаштыру, аны хөрмәт итеп искә алу. Талантлы музыкант 1900 елның 3 декабрендә Казанда туа һәм 35 ел гомерен заманча татар музыкасын үстерүгә багышлый. Композитор татар музыкасында яңа эра — Татарстан һәм Россия музыка дөньясы тарихында мөһим урын алган һөнәри композиторлык иҗаты эрасын ача. Аның тормыш юлында уңыш һәм дан, авырлыклар да була, ләкин халык Сәйдәшевне үзенең күренекле улы дип саный. Ул халык мәхәббәтен яулый, аның турында: «безнең Сәйдәш..» диләр. ТАССРның халык артисты 1954 елның 16 декабрендә вафат була. Декада С.Сәйдәшевның һәйкәленә чәчәкләр куеп искә алудан башлана һәм тантаналы программа белән дәвам итәчәк, Татарстан сәнгать осталары катнашында концертлар, «Гомерем минем моңлы бер җыр иде…» күргәзмәсе, балалар өчен мәдәни-белем бирү программасы һәм башка чаралар үткәрү күздә тотыла. Facebook, Instagram, Facebook, YouTube социаль челтәрләрдә көн саен онлайн — форматта «Салих Сәйдәшев чорына кайту» дигән махсус проект тормышка ашырылачак һәм #Сәйдәшевка багышланган флешмоб булачак. Ункөнлек декаданы К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында һәм С. Сәйдәшев музеенда «Сәйдәш.Йокысызлык» дип исемләнгән спектакль-лабиринт тәмамлый. 4 декабрь, 2020 12.00 – «Без кабызган утлар» дип исемләнгән онлайн-концерт (Вконтакте һәм инстаграм челтәрләрендә)
5 декабрь 2020 11.00 – «Салих Сәйдәшев тормышы һәм иҗаты» — музыкаль композиция. Үткәрү урыны: ТР Милли музее, Кремль ур., 2.
8 декабрь, 2020 12.00 — «Гомерем минем моңлы бер җыр иде…» исемендәге күргәзмәнең ачылуы Үткәрү урыны: Н.Ершов ур., 57А, «Сәйдәш» мәдәният үзәге
9 декабрь, 2020 14.00 – Музыкаль кунак бүлмәсе «Балаларга мәхәббәт». С.Сәйдәшевнең балалар өчен иҗат иткән җырлары яңгыраячак Үткәрү урыны: Казан ш. Үзәк китапханәсе, Вишневский ур., 10.
10 декабрь 2020 ашады 9.00 – «Моңнарымны бирдем халкыма…» дип исемләнгән тематик программа Үткәрү урыны: Биектау районы, Ибрә ав., Союзный ур., 23, Салих Сәйдәшев Музее
11 декабрь 2020 ашады 11.00 – «Салих Сәйдәшев тормышы һәм иҗаты» — электрон-музыкаль композиция Үткәрү урыны: Идел буе районының Иҗтимагый саклау бүлеге, Р. Зорге ур., 39
12 декабрь 2020 ашады 12.00 — «Сәйдәшевне искә алу» — онлайн әдәби-музыкаль композиция (Вконтакте һәм инстаграм челтәрләрендә)
15 декабрь 2020 13.00 – «Барысы да шул моңнан башланды» дип исемләнгән онлайн концерт Үткәрү урвны: ТР Милли музее, Кремль ур., 2.
16 декабрь 2020 12.00 – Хәтер көне. Композитор С.Сәйдәшевнең һәйкәленә чәчәкләр салу Үткәрү урыны: Иске-Татар зираты, Пригородный ур.,1. 17.00 – «Сәйдәш. Йокысызлык» дип исемләнгән спктакль-лабиринт Үткәрү урыны: С.Сәйдәшев Музее һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, М.Горький ур., 13.
--- |
Иң күп укылган
|