|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.12.2020 Сәясәт
"Бернинди арттырусыз": Путин Чубайска алмаш таптыРусия Президенты Владимир Путин Хәрби-сәнәгать комиссиясе коллегиясе рәисе Сергей Куликовка “Роснано”ны җитәкләргә тәкъдим итте. Шулай итеп, Путин 2011 елдан дәүләт копорациясен җитәкләгән Анатолий Чубайска алмаш тапты. – Бернинди арттырусыз, бу Русиянең генә түгел, бөтен дөнья икътисадының төп үсеш юнәлешләренең берсе, – диде Президент Куликов белән видеоконференция режимындагы очрашуда.
Путин нанотехнологияләр үсешеннән башка Русия икътисадының киләчәге булмавын ассызыклады. Дәүләт Башлыгы Хөкүмәтнең “Роснано”га ярдәм буенча тәкъдимнәр әзерләвен билгеләде.
Моңа кадәр Куликов “Ростех”ның корпоратив реформасы һәм стратегия яңаруы белән җитәкчелек иткән иде.
Бу хакта тулырак: Путин нашел замену Чубайсу: Госэкономика: Экономика: Lenta.ru
Фото: Евгений Биятов / РИА Новости
--- |
Иң күп укылган
|