|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.12.2020 Мәдәният
«ШАЯН ТВда» online бәйрәм концерты узачак10 декабрь көнне 16:00 сәгатьтә «ШАЯН ТВ» каналы туган көненә багышланган «ШАЯН ONLINE» бәйрәм концертын оештыра. Туры эфирда иң матур җырлар, онытылмаслык чыгышлар, татар эстрадасы йолдызлары, үзенчәлекле дуэтлар, премьералар көтелә. Концертның телевизион трансляциясен 20:30да «ШАЯН ТВ» каналында һәм сайтта карарга мөмкин булачак. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов хәер-фатыйхасы белән ачылган тәүлек әйләнәсе татар телендә эшли торган бердәнбер балалар каналына 12 ноябрь көнне 2 ел тулды. Шул уңайдан, «ШАЯН ТВ» каналы дусларына бүләк әзерли!
--- |
Иң күп укылган
|