поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
03.12.2020 Ана теле

Ана теле: Җиһангир Абызгилдин сабакларын беләбезме?

Гомуми аралашуда кулланылган сөйләм төрләрендә дә, хәтта тел куллану белгечлегенә караган фәнни даирә сөйләмендә дә “нәфис сүз” гыйбарәсе лингвистик термин булудан бигрәк гомуми сүзтезмә буларак кабул ителгән. Ә бит фәндә ул сәнгатьле сөйләм, нотык, оратор, риторика, сөйләм культурасы, хөтбә-вәгазь һ.б. фәнни берәмлекләр рәтендә кулланыла торган термин гыйбарә дә.

Фәнни категория буларак аның асылын без берникадәр төшендергән идек инде. Иж-Бубый мәдрәсәсенең тел-сөйләм сабакларын хәтердә яңартканда болай дигән идек:  
     
Габдулла Бубыйның “Бубый мәдрәсәсенең кыска тарихы” дигән безнең темага турыдан-туры караган язмасына аерым диккать итү сорала. Габдулла Бубыйның тарихи эшчәнлеген хәтердә яңартуыбызның төп сәбәпләреннән берсе – Иж-Бубый мәдрәсәсенең һәм аның күренекле мөгаллимнәренең ана телебезне саклау, үстерү, куллануын дәвам иттерү юнәлешендә гаҗәп зур өлеш кертүе.  Шәхсән үзебез бубыйлыларның бу мирасына егерменче гасыр башында үзгәрешләр чоры башланып, телебезне яшәтүнең яңа чараларын эзләгәндә татар риторикасын аякка бастыру кирәклегенә инанып шул максатта хәрәкәт итәргә тотынгач, махсус өйрәнергә омтылдык. Нәфис сүз сәнгате – риторика фикереңне бүтәннәргә җиткерү, үткәзү, аларны ышандыру өчен телнең әйтеп вә язып белдерелә торган барлык чараларын файдалану сәнгате, шул мөмкинлекләрне  кулланырга өйрәтә торган фән дә. Тик совет чорында бөтенгаләм гыйлемиятенең ачкычы саналган шул фән “тел культурасы”, “ораторлык осталыгы” дигән кысаларда тарайтылып бетерелгән, кайбер уку йортларында гына телгә алына иде.
   
Дөрес, үзгәреш тәэсире бу торгынлыкны да бераз кузгатып алды: җәмәгатьчелектә риториканың кирәклеге турында фикерләр белдерелде, татар телендә дә башлангыч сыйныфларга программа, хәтта дәреслекләр дөнья күрде. Кыюлык җитеп, үзебез дә югары уку йортлары студентлары, аспирантларына дәреслек (Ритарика, КДУ нәшрияте,  2005) һәм “Нәфис сүз осталыгы” дигән уку кулланмасы (КФУ нәшрияте, 2013) язып бастырдым. Алар уңай бәяләнде.
   
Нәфис сүз сәнгатенең  тулы мирасын барлау -- һичшиксез дәвам иттерелергә тиешле изге бурычыбыздыр. Моңа нигез бар: моңарчы гасырлар буена бөртекләп җыелган халык тәҗрибәсе: авыз иҗаты, нәфис әдәбиятебез, төрледән-төрле өслүб, жанрда иҗат ителгән фәнни, рәсми, дини, эпистоляр язмаларыбыз, мәшһүр ханнарыбыз, җәмәгать әһелләребезнең тарихи нотыклары, хөтбә-вәгазьләре – халык хәтеренә бөртекләп уелып җыелган бәяләп бетергесез хәзинә.
   
Шул алтын бөртекләрнең берсе Бубыйлар тәҗрибәсе дип танылган. Бу мул тәҗрибәнең бер чаткысы – вәгазьне татарча сөйләүгә күчүне генә алыйк. Бубыйларның җиңел кулыннан һәм тырышлыгыннан татар теле яңа бер куллану өлкәсенә-даирәсенә ия булып киткән. Әлбәттә, бу җиңелдән гамәлгә аша торган яңалык  түгел иде, аңа ирешү өчен телебез үсешенә бәйле кайбер бүтән үзгәрешләр дә сорала иде. Мәсәлән, халык кадәр халык алдында вәгазь, хөтбә, нәсихәт сөйли алыр өчен мулла, мөгаллим ана теленең төзелешен, аның тәэсири мөмкинлекләрен, үтемлелек, тәэсири чараларын яхшы белергә тиеш.Мәдрәсәләр эшчәнлегендә беренче тапкыр диярлек Бубыйлар татар телен өйрәнүне программага, уку-укыту тәртипләренә кертә башлый.  Болар хакында без үткән язмаларның берсендә шактый җентекле бәян иткән идек.  Һәрхәлдә Бубый мәдрәсәсендә шәкертләрдә, алар йөзендә аларның ата-аналарында үз телебезгә хөрмәт тәрбияләүдә зур эш эшләнә. Алар арасыннан Җәмал Вәлиди кебек тел белгечләре, Нәҗип Думавый кебек шагыйрьләр – оста вәгазьче, ораторлар, татар телен пропагандалаучы мулла, мөгаллимнәр чыгуы һич очраклы хәл түгелдер.  
   
Татар сүз сәнгатенең гасырлар буеннан тупланган мул тарихының нигез ташларын хасил иткән якты хәтирәләреннән берсе шушы булса, янә берсе ул Уфа ахуны Җиһангир Абызгилдиннең нәфис сүз гамәлиятеннән мәдрәсәләрдә хөтбә сөйләү һөнәрен өйрәтү сабаклары өчен язылган дәреслекләре турында.
 
Бу юлы да тарихка күз салсак, мәгълүм ки 922 елда Идел буе Болгар дәүләтенең мәлиге Алмасның чакыруы белән Багдадтан гарәп илчелеге килә, һәм ислам дине Болгарда рәсми рәвештә кабул ителә. Бу тарихи вакыйга ислам динен кабул ителү, тарату һәм үзләштерелү мөнәсәбәтендә халыкның үзаңы, мәдәнияте, телендә барлыкка килгән үзгәрешләр аның нәфис сүз сәнгатен дә читләтеп үтмәгән. Бер  яктан, бу сәнгатьне ислам дине яклау, аны халык аңына сеңдерү максатында кулланучы осталар абруе казанса, икенче яктан, диннең, шәригать кануннарының хакыйкый сафлыгын саклау, аның халык мәнфәгатьләре сагында булуына ирешү өчен кайнар көрәшүчеләр дә халык күңеленә якын була.
   
Гомумән алганда да, нәфис сүз (риторика) һәм дин бердәйлеге бик ерак-ерактан, һәркайсының дөньяга туган дәвереннән үк килә булса кирәк. Дин адәм затлары зиһененә үтсен, яшәешендә ярдәм итсен өчен аның нигезләмә-кагыйдәләрен телдән сөйләп инандыруда нәфис сүз нык булышлык иткән. Ислам динендә вәгазь-хөтбә сөйләүнең гасырлар буена килгән тәҗрибәсе аның үзен дә баеткан.
 
Вәгазьне татарча сөйләү татар нәфис сүз сәнгате (риторикасы) үсешенең үзенә бер юнәлеше булып киткән. Моңа мәдрәсәләр, аерым алганда Бубый мәдрәсәсе, зур өлеш керткән. Кабатлыйбыз: Габдулла Бубый 1908 елда Казанда “Татарча хөтбә уку дөрестме?” дигән хезмәтен бастырып чыгара. Анда ул мәсьәләнең гамәли ягы белән бергә, нәзари ягына да җитди туктала. Хөтбә, вәгазь, риторика мәсьәләләренә Көнчыгыш галимнәренең, беренче чиратта ислам дине нәзариячеләренең фикерләре дәлил рәвешендә китерелә. Шулай итеп, риториканың К.Насыйри, Ш.Мәрҗәни, Р.Фәхретдиннәр сала башлаган фәнни нигезенә менә шушындый гамәли юнәлешле хезмәтләр дә ята.
   
Мәдрәсәләрдә риториканың нигезен тәшкил итәргә тиешле мантыйк, матур язу, нәфис сөйләү, бәлягать (стилистика), хөтбә сөйләү предмет-дисциплиналары, курслары укытыла. Әмма җәдитчә уку шартларында болар гына канәгатьләндерми. Ниһаять, Уфа ахуны Җиһангир Абызгилдин озак еллар мәдрәсәдә хөтбә уку  тәҗрибәсен туплап, “Хөтбәт ысуллары” исеме астында берничә дәреслек-кулланма бастырып чыгара.
   
Бүгенге җәмәгатьчелекне алар белән башта галимә Равия ханым Абдуллина таныштырды – стилистика фәненә тел куллану (сөйләмият) юнәлешендә төпле эзләнүләре аны шушы яңа чыганакларга юлыктырган. Моны бераз ачыклыйк әле. Телнең иҗтимагыйлык асылы, хәсияте аның һәр компоненты-күзәнәгендә – аваз, хәрефтән алып бөтен бер синтаксик конструкцияләрендә,-- һәркайсында үзенчәлекле рәвештә, булырга, чагылыш табарга тиеш. Р.Абдуллина менә шушы закончалыкны ачып бирер, дәлилләр өчен күп көч, тырышлык сала. Татар теленең әйтү белән язу арасындагы каршылыклы күренешләрне ачып бирү, аларны сөйләм оештырудагы кимчелекләрен кисәтү өчен фәндә моңарчы яшәгән алым-методларны кабат ачыклау юлларын тапты. Әйтик, әйтмә сөйләмнең кимчелекләрен бетерү, аның асылын язма сөйләмдә дә тулы куллану өчен риторика фәне тәҗрибәсеннән, аерым алганда, татар риторикасының бер тармагы хөтбәчелек (вәгазь сөйләү) сәнгатенең тарихын өйрәнеп, мәдрәсәләрдә бу сәнгатьне һәм фәнне өйрәнү өчен 1913-14 елларда ук әле дәреслекләр язган ахун Җиһангир Абызгилдиннең бу өлкәдәге хезмәтләре белән танышып, аларны фәнни әйләнешкә кертте.
   
Аның “Риторика һәм интонация” дигән җитди хезмәтен беләбез. Анда ул сөйләм барлыкка китерү өчен татарның пауза һәм басым төшенчәләрен тәфсилле анализлый. Монда аңарга гомерен шушы кыйблада мөгаллимлек итүгә биргән, хөтбә фәненең нигезен салуга да өлеш керткән галимебезнең бай тәҗрибәсе дә нык таяныч була. Ул хәзинә шактый тулы чагылыш тапкан кулланмаларның гомуми мөндәриҗәсенә күз салыйк: вәгазь (хөтбә) сөйләүнең шарт, предметы вә өлешләре; тел, аңа тәрбия; тавышка бәйле мәсьәләләр: тон, көй, мотив; сүзнең тыннары; хатыйбның (ораторның) тышкы күренеше, әхлак вә табигате; тыңлаучылары белән мөнәсәбәте (фикер алышу, сөйләшеп утыру, бәхәсләшү); хөтбәне исендә тота белү, ятлау сәләте һ.б.
   
Күренә ки, биредә китерелгән шартларның  бер өлеше хөтбә сөйләүгә, риторикага тарта. Ягъни әйтәсе фикереңне үзең уйлап чыгарып, ана телең ярдәмендә күңелдән кичереп уйлаганда ук аудиториягә ничек тәэсир итәсен күз уңында тотып, димәк, мантыйкый, психологик, физиологик, сәнгати чараларның барысын да (тавыш-интонация, гәүдә, әгъзалар хәрәкәтен, ым, ишарә, тамак кыру, көрсенү, көлү, елмаю, елау һ.б.) нечкә тоемлап, белеп эш итү сорала.
   
Бу кулланмалар бүген дә әһәмиятен югалтмаган – хөтбә укучыларга, хатыйбларга, мәктәп-мәдрәсә укытучыларына  методик кулланма булып хезмәт итә ала. КФУда “Татар риторикасы” курсын үткәндә журналист-студентыбыз Мәдинә Нурулла хөтбәгә куелган таләпләргә бүгенге дин әһелләре, аерым алганда ул вакыттагы мөфти Госман хәзрәт Исхакыйның мөнәсәбәте нинди? дигән сорау куеп, шуңа җавап итеп реферат әзерләгән иде. Аның күзәтүләре программабыз таләпләренә туры килеп, эш уңай бәя алганга, аннан да бигрәк, күзәтү нәтиҗәләренең бүген дә актуаль булуын истә тотып, хәзер аңа җентеклерәк тукталырбыз.
   
Җ.Абызгилдин кулланмасында тавышның әһәмияте, сөйләмнең максатына карап интонация үзгәрешләренә төп урын бирелә. Интонация кешенең уй-фикерләрен, омтылышларын, эчке халәтен ачык чагылдыра, диелә. “Хатыйбның тавышы ныклы, куәтле, күтәренке, кискен, саф булырга, кирәк урында күтәрелә, кирәк урында төшә белергә тиеш”. Бу кешенең темпераментына бәйле. Автор аны берничә төргә бүлеп күзәтә, һәркайсын сөйләүченең тавыш үзенчәлегеннән, сөйләү тизлегеннән, интонацион бизәкләрдән һ.б. ачыклый, кешенең темпераментын дүрт төргә бүлеп карый.
   
Бу бүленеш буенча Госман хәзрәт Исхакыйны флегматик дип атарга була. Ул тыныч, аз хисле, тойгыга артык бирелмичә, сүзләрен үлчәп кенә, тәмләп, озак сөйли. Хөтбә укыганда халык аны күңел биреп, онытылып тыңлый. Шул ук вакытта хәзрәтнең тавышы нык, ышанычлы, куәтле дә. Иң әһәмиятлесе, ул тавышын идарә итә: кирәк урында күтәрә, кирәгендә төшерә, максатына карап моңлылык та бирә ала.
   
Җ.Абызгилдин аһәң-тавыышына карап сөйләүченең холык-фикерләрен билгеләргә мөмкин, ди, шуңа карап та  вәгазьчеләрне төркемнәргә бүлә: тәкәбберләр, әдәплеләр, монафыйклар (икейөзлеләр), идиотлар, ялганчылар һ.б. Тыңлаучылар Госман хәзрәтне әдәплеләр рәтенә кертер. Ул һәрвакыт эчкерсезлек белән, әмма бик уйлап, табигатенә хас тыныч халәттә сөйләр, ихлас калебле икәнен сүзләре белән гел күрсәтеп торыр.
   
Сөйләм тоны турында да “Хөтбәт  ысуллары”нда мәгълүмат шактый. Автор болай ди: “Сүзне матур бер тонда сөйләү кирәк, моның өчен тавышны үзгәртә белү – туктарга тиешле урында туктау (бүгенгечә әйтсәк – пауза –И.Н.), туктамаска тиеш урында “лык” итеп туктап тормау, тавыш үзгәрүләре гаять табигый булу, сүзнең тоны сүзнең мәгънәсенә һәм җөмлә мәгънәсенә карап үзгәрү...”. Мөфти хәзрәт сөйләме шушы таләпләргә дә җавап бирә – сөйләмен ул беркадәр күтәренке тигез тонда башлый. Заман хәлләренә җиткәч, тон үзгәрә -- күчкәндә тавышны бераз төшерә. Ә игътибар юнәлтергә тиешле вакыт җиткәч, тон үзгәрә – тавыш төрле мәгънәви төсмерләре белән көчәя. Мәсәлән, яратмаган нәрсә турында әйткәндә, ул кискенләнә, гаҗәпләнүне белдергәндә хәзрәт үзенә бер “ләззәтле”, йомшак тонга күчә. Болар аның йөз кыяфәтендә дә чагыла – күзләренә елмаю чыга. Бөтен сөйләгәннәргә йомгак ясаганда исә кыска-кыска җөмләләр белән тиз-тиз, тукталмыйча, тигез бер тонда бәян итә.
   
Җ.Абызгилдин хезмәтендә шулай ук басым, тавыш көче, тембр, пауза төшенчәләре, көрсенеп кую, көлү, елмаю, йөткерү, елмаю кебек күренешләрнең һәрберсе аерым бер хәбәр яисә мәгънә төсмере белдерү чарасы дип әйтелә. Шуларга карап хатыйпның эчке кичерешләрен, фикере агышын, психологик халәтен абайларга-сиземләргә мөмкин. Автор шулай ук бу күренешләрнең ым-ишарә, төрле хәрәкәтләр, ягъни паралингвистик чаралар белән тыгыз үрелеп баруына да игътибар иткән: “Кайгы-хәсрәтле нәрсәләр хакында сөйләгәндә хатыйпның күзләре кызара, яшь белән тула. Шатлыклы хәбәрне бәян иткәндә, күзләре ялтырый, көлеп тора. Курыкканны белдергәндә күзләр түбән төшеп, акрынаеп тора. Оялганда, күзләр түбән карый. Ачу хисләре беленгәндә, күзләр тыныч акрын бер хәлдә, ләкин ялкынланып, ялтырап тора. Бер-бер нәрсәгә нәфрәтләнеп, кулны бер тарафка селтәгәндә, күз дә башка бер тарафка карый...”.
   
Хатыйпның үзен ничек тотарга тиешлеген, нинди ситуациядә нинди сүзләр белән, тавыш, тонны, хәрәкәтләрне ничек берләштерергә, нинди сорауга нинди җавап бирергә тиешлекне  Госман хәзрәт тә нәкъ менә “Хөтбәт ысулары”ннан өйрәнгән диярсең, анда таләп ителгәнчә, ул да һәрвакытта үзен ачык йөзле, галиҗанәб сурәттә тота. Шул ук вакытта эрелек, һавалык галәмәтләреннән азат. Үзенә дустанә мөгалләмәсе белән җәлеп итә. Һәр сорауга гаять игътибарлы. Җаваплар кыска, “су кушылмаган”. Беркайчан да күп белгәнлеген өскә чыгарырга, әңгәмәдәшен түбәнсетергә омтылмас.
   
Язмамны, кайберәүләргә бәлки үтә шәхси, урынсыз тоелса да, бер хәтирәм белән очлыйм әле. Җиһангир хәзрәт кулланмаларының өчесен Казан китапханәләрендә табып укыдым, икесен Уфа китапханә, музейларыннан таптым. Шуңа азрак офтанып та куйдым: “ Үз ахуннары бит!”. Үземчә әле каршы дәлил дә эзләп маташтым: “Казан артыныкы булмавы тел сыйфатына тәэсир итми калмагандыр”. Шулай уйлап, зур гонаһлы булып йөргәнмен икән, Аллага шөкер, ул фикеремнән бүген кире кайта алам – шушы араларда гына Ризаэддин Фәхретдиннең “Асар”ын кабат укыганда менә бу юлларны күчереп алдым:  Исмәгыйль  Үтәмешнең (Кышкарда имам вә мөдәррис) угылы Габдрәхманның (имам вә мөдәррис) шәкертләре арасында Уфа ахунды  Җиһангир Абызгилдин да бар икән.(Асар,148 б.). Димәк ки, Җиһангир хәзрәт күпмедер вакыт атаклы мәдрәсәбездә гыйлем эстәгән, әлбәттә инде шушы төбәк сөйләмендә аралашкан, халык авыз иҗаты, әдәбияте белән дә якыннан танышкан. Шул хәзинәдән файдаланганга күрә дә гасырлар буена яшәрлек хезмәтен дөньяга биреп калдыра алган.
   
Укыйк, үзләштерик әдибебезнең сөйләм осталыгына өйрәткән сабакларын.
  
                                             Илдар Низамов,
                           филология фәннәре докторы.
Фото: пиксабай

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 03.12.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»