|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.12.2020 Җәмгыять
1957 елда вафат булган хатын туганнарына бүләкләрен җир астына күмеп калдырганБу гаҗәпләндергеч хәл турында Санкт-Петербург өлкәсендәге киңкүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итә. Биредә яшәүче 33 яшьлек ир, картәнисеннән калган йортны сүтеп, яңа өй салмакчы булган. Өй артындагы бакчаны казыганда ул җир астыннан сандык тапкан. Сандык эченә аның картәнисе туганнарына бүләкләр һәм хат салган. Анда ул: "Мине онытмагыз...", - дип язып калдырган. Бүләкләр арасында оекбаш, бияләй, иске акча һәм әбинең ире белән төшкән фотосы була. Ир тапкан әйберләрне реставрациягә биргән. Аның сүзләре буенча, ул яңа өендә картәнисенә багышланган бәләкәй генә музей эшләячәк. Фото: goodfon.ru сайтыннан
--- |
Иң күп укылган
|